Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Чебешләрне санар вакыт җитте
3.08.2012

Чебешләрне санар вакыт җитте

Югары уку йортларына укырга кабул итү кампаниясе дә финиш сызыгына килеп җитте. Булачак һөнәрне хәл итәчәк дулкынландыргыч көннәр якынлашты. Агымдагы 2012 ел яшьләр өчен һөнәр сайлау, имтиханнар тапшыру, БДИ нәтиҗәләре буенча кайсы яклары белән үзенчәлекле булган? Укырга кабул итү кампаниясе ничек тәмамлана? 19 июль көнне УдДУның ректоры Галина Мерзлякова катнашлыгында шушы хакта пресс-конференция булып узды.

Быел барлыгы УдДУга укырга керергә теләү турында 5000нән артык гариза язылган. Аларның 200е электрон почта аркылы җибәрелгән. Укырга керүчеләр Россиянең 30 регионыннан, алар арасында мәскәүлеләр дә бар икән.

Галина Мерзлякова Удмурт дәүләт университетында быел кабул итү конкурсы зурлыгы буенча социология факультеты иң беренче урында торуын хәбәр итте. Бу факультетка керү өчен бер урынга 50гә якын кеше дәгъвә кылган. Социолог һөнәре бүгенге көндә шулай бик популяр микән ни? Бу сорауга җавапны ректор күп кенә студентларның БДИны математика, рус теле һәм җәмгыять белеме буенча тапшырган булулары белән аңлата. «Социология факультетын абитуриентларның үз итүен бүгенге көндә биредә фәнни эшләргә күп игътибар бирелүе, әлеге факультет белгечлек буенча бик күп өстәмә белем һәм курслар бирүе белән бәйләп аңлатырга да мөмкин», — дип, фикерен белдерде ул.

УдДУның кабул итү комиссиясенең җаваплы сәркатибе Павел Ходырев әйтүенчә, быелгы кабул итү кампаниясенең үзенчәлеге – укырга керүчеләрнең БДИ буенча баллары түбән булуы. Математика һәм физика күп кенә абитуриентлар өчен зур проблемага әверелде. Бу фәннәр буенча «икеле» алучылар чиксез күп. Барлык югары уку йортлары буенча да керү баллары быел узган ел белән чагыштырганда, түбәнрәк булачак дип фаразлыйлар. Әмма керү конкурсы аңа карап зурая гына. Шуңа күпләр инде түләп уку хәстәрен күрә башлады. Ә ансына килгәндә, быел түләүле бүлекләрдә хаклар тагын да артты. Ата-аналарга балаларын укыту өчен елына 60тан алып 120 мең сумга кадәр акча тотарга кирәк була.

Конференциядә күпчелек сөйләшү түләүле уку, хаклар үсеше, бюджет урыннары турында барды. «Ни өчен уку йортларында түләүле бүлекләрдә уку бәясе бик нык артты?» — дигән сорауга ректор: «Түләүле бүлекләрнең хакы бюджет бүлекләрендә бер студентны укытып чыгару өчен күпме чыгымнар кирәк булуын исәптә тотып куела. Ул аннан түбән булырга тиеш түгел. Бәяләр дәүләт тарафыннан билгеләнә», — дип аңлатты. Әгәр кемнең дә булса БДИ баллары югары һәм ул ел дәвамында сессия нәтиҗәләре буенча өлгер студентлар рәтендә була икән, бу вакытта уку өчен түләү хакы 15%ка киметелергә мөмкин. Аерым очракларда хәтта түләү хакы хәтта 50%ка да киметелергә мөмкин икәнен дә искәртеп үтте ул.

Быелгы кабул ителү тагын бер ягы белән уңай икән. Узган еллардан аермалы буларак, быел ташламалары булган абитуриентларның берничә урынга гариза биреп, берьюлы берничә уку йортында урын алып тору хокукы бетерелгән. Алар документларның оригиналларын гына тапшыра алган һәм уку йортына кабул ителүе, башка абитуриентларга караганда, берничә көнгә алдан билгеле булган. Минемчә, бу ташламалары булмаган абитуриентларның мәнфәгатьләрен кайгырту юнәлешендә бик гадел адым.

Шулай итеп, төн йокламый кагыйдәләр уку, БДИ тапшырулар, дулкынлана-дулкынлана укырга керү хәстәре белән чабулар артта калачак. Бүгенге көндә югары уку йортына укырга керү сөенечен кичерүче, үзләрен беренче тапкыр студент итеп тойган яшьләрне уңышлары белән котлыйсы гына кала. Ә кем бу теләген әлегә чынга ашыра алмаган, алар өчен әле барсы да алда…

Элмира Нигъмәтҗан