Читтә яшәү җиңел дисезме?
“Яңарыш” газетасының “Яшьлек адымы” сәхифәсендә патриотик тәрбия бирү турында еш языла. Нәрсә соң ул патриотизм? Яшьләр үзләре бу төшенчәгә ничек карый? Якыннарым белән булган бер аралашу мине дә шушы хакта тирән уйланырга мәҗбүр итте.
Мәскәүдән Барнаул шәһәренә кайтышлый бер төркем туганнар машиналары белән адаша-адаша булса да, безнең янга бакчага килеп җиттеләр. Очрашу бик күңелле булды. Озак еллар бер-беребезне күрмәгәнлектән, сөйләшер сүзләр, бүлешәсе яңалыклар күп җыелган иде. Ниләр турында гына сүз күтәрмәдек.
Иң күңелгә тигәне туганнарымның: “Сезнең балаларыгызның кайчан да булса чит илгә күчеп китәргә теләкләре булдымы?” – дигән сораулары булды. Минем бу сорау турында беркайчан да уйланганым булмады. Чөнки балаларым тарафыннан мондый теләк белдергәннәрен хәтерләмим. Ә заманында үзебез шәһәрдән-шәһәргә күченеп йөри-йөри бик нык ардык без…
Бу сорауны биргән туганнарымның буйга җиткән кызлары Германиягә китү турында хыялланып янып-көеп йөри икән. Без моңа бик гаҗәпләндек. Гаиләләре мул, нык тормышта яшиләр, бернинди матди кыенлык кичерми алар. Бу балаларны чит ил нәрсәсе белән үзенә тартты икән? “Безнең үгетләүләр дә, аңлатулар да, барсы да нәтиҗәсез”, — дип борчыла әти-әниләре.
20 ел демократия дулкынында үскән, укыган яшьләрнең дөньяга үз фикере, үз карашы шул. Бик еш кына ата-ана үгет-нәсихәтен дә бар дип тә белмиләр. Бу очракта яшьләрне генә гаепләргә без, бәлки хаклы да түгелдер. Әйе, демократия дип күп ата-аналар балалар тәрбияләүне үз агымына куйдылар. Балаларын мәктәпкә бирүгә: “Мәктәп тәрбияли, ә бездән ашату-эчертү, киендерү, дигән карашта яшәп, 90нчы елларда бар көчләрен акча табуга юнәлттеләр. “Һәр нәрсәне акча хәл итә” дигән төшенчәгә инанып, әхлакый мәсьәләгә кул селтәп карый башладык. Менә шушы әхлак, рухи кыйммәтләребез какшау яшь буынның ата-анага, туганлыкка, Ватанга салкын каравына китерде дә инде.
Күпме генә әрләсәк тә, минемчә, Совет чорының уңай яклары күп иде. Аларны аңларга гына теләмибез. Балаларыбызны мәктәптә патриотик рухта тәрбияләргә пионер һәм комсомол оешмалары бик нык булышты. Яшь буын Ватанны да, ата-ананы да хөрмәт итәргә кирәклекне аңлап үсте.
Ә демократиянең 20 еллык “уңышына” нәтиҗә ясасак, бик зур югалтуларга дучар булдык. Яшьләрнең күпчелеге Ватанга да, ата-анага да, гореф-гадәтләргә дә бернинди хөрмәт белән карамый. Аларда бары көнбатыш илләрдә генә яшәп бәхетле булырга мөмкин дигән фикер белән яшиләр.
Өстәвенә газета-журналларда даими рәвештә 90нчы елларда чит илләргә киткән милләттәшләрнең тормышларын бик матурлап язып торалар. Кирәкме икән аларның тормышын мактап, аларның читкә китеп яшәүләрен зур дәрәҗә итеп яктырту?!
Яшьләрнең чит илләргә барып уку, һөнәр алулары да модага кереп китте. Әйе. аларның кайберәүләре әйләнеп кайталар. Әмма аларның баш миләрен махсус хезмәтләр инде “чистарткан”, алар төрле болганышларны оештыручылар сафында торалар.
Бервакыт төнге телевизион тапшыру карап утырганда, Америкада укып белем алган кыргыз егетенең бик тәфсилләп ничек итеп эшкә ялланганын һәм зур суммага болганышлар, хөкүмәткә каршы чаралар оештырганлыкларын сөйләде. Уйланырга урын бар. Чит илдә Россия кешесе икенче сорт кеше булып яши ул.
Әллә кая ерак китәсе юк. Ирем хәрби булганлыктан, 10 елдан артык Казахстанда яшәдек. Анда климат бик кырыс. Бер елны көчле давылдан ут сүнде. Иписез, сөтсез калдык. Аптыраганнан ипи эзләп чыгып киттем. Үзәк кибеттә ипи өчен халыкның ничек сугыша-талаша чират торганын күрсәгез?! Казах милләтеннән булган сатып алучылар ипи ала, ә рус һәм бүтән милләтләр читтә көтеп тора. Чиратка бассалар аларны этеп-төртеп читкә чыгаралар.
Ул вакытта район хакимиятендә эшли идем. Ярый таныклыгым кесәмдә булды. Шуның ярдәмендә чиратны тәртипкә салып, һәркемгә ипи насыйп булды. Хурлыктан юл буе елап кайттым. Авыр вакытлар килгәндә җирле халык үзенекеләрен беренче чиратта саклый һәм яклый шул. Чит җирдә син барыбер үги булып каласың. Читкә китеп карамаган кеше генә туган ягы, газиз җиренең кадерен аңламый.
Гөлүсә Гибадуллина, Ижау шәһәре.



