Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Чулман ярда Бутыш торган
31.08.2012

Чулман ярда Бутыш торган

Чулман ярда Бутыш торган

Чулман ярда Бутыш торган

Кама елгасының уң як ярына килеп туктагач та, күңелгә ниндидер аңлашылмас хисләр килеп тула. Урал таулары күкрәгеннән чишмә булып чыгып, төрле ташлар, агач тамырларының төсләрен, тәмнәрен үзенә җыеп, Иделләргә, диңгезләргә илткән, борын заманнардан үз тирәсенә күп төрле халыкларны сыендырган, аларга яшәү чыганангы булган чал Чулманның тирән сулары эчтәлекле фикерләр уята.

Безнең юлыбыз Кама поселогына юнәлә. Ул авылның тарихы халкыбыз тарихына тыгыз бәйләнгән. Көндәлек тормыш ыгы-зыгысыннан арындырып, бу гүзәл табигать кочагында утырган авылга безне татар җәмәгатьчелегенең актив әйдаманы Мирдалиф-хаҗи Даут улы Якупов чакырып китерде.

2012 ел Россиядә “Тарих елы” дип игълан ителде. Шушы форсаттан чыгып, Удмуртия Татар иҗтимагый үзәгенең 24нче Пленумында халкыбыз тарихын өйрәнү — барлауны карар буларак кабул иткән идек.

Аерым шәхесләр тарихтагы үзләренең нәсел җепләрен эзлиләр. Бу — бик куанычлы күренеш (җиде буын ата-бабасын белмәү күп илләрдә наданлыкка тиңләнә). Ә инде күмәк яшәү серләрен, үткән заманнарның әһәмиятле борылышларын һәр авыл мисалында ачыклау – үтә дә җаваплы бурычтыр ул. Кама поселогы турында нәрсә беләбез соң? Аның елга порты икәнен, Совет елларында халык телендә “Бутыш” дип йөртелгәнен белә идек…

Агымга каршы баржа тартып килгән бурлакларның ял итү урыны буларак “Бу төш” “Шушы урын” мәгънәсендә нигез салынган, дигән риваятьләр бар. Ничектер, ә тарихи мәгълүматларга күз салсак, 1912 еллар тирәсендә бу урында җиңел пристань булып, Екатеринбург каласына тимерьюл сала башлауга этәргеч булуы билгеле. Шушы тарихи вакыйгага таянып, УТИҮ идарәсе утырышында Кама станциясендә һәм елга портында истәлекле такталар кую турында карар кабул ителгән иде.

Бу тәкъдим Камбарка район җитәкчелегендә дә, тимерьюлчылар һәм Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе тарафыннан да хуплау тапты.

Шуңа күрә 25 август көнендә чараны тантаналы рәвештә үткәрү билгеләнде. Иртәнге 10.00 сәгатьтә Кама тимерьюл станциясе янындагы мәйданчыкта район җитәкчеләре, тимерьюлчылар коллективы, ветераннар, яшьләр, татар җәмәгатьчелеге вәкилләре, журналистлар, поселокта яшәүчеләр җыелган иде. Вакыт-вакыт күктән сибелгән яңгыр тамчылары йөз ел элек юл төзүдә эшләгән кешеләрнең авыр хезмәтен исә төшереп яшьләнгәндәй булды.

Бер гасыр элек юл төзүдә фидакарь хезмәт салган буыннарга ихтирам һәм рәхмәт белдереп, аларны хәтердән чыгармаска өндәп, шушы вакыйга-юбилей беләр котлап, “Камбарка районы муниципаль берәмлеге” җитәкчесе Александр Васильевич Поддубский, Камбарка тимерьюл станция җитәкчесе Лидия Ивановна Боброва, район хәрби комиссары урынбасары Владимир Сергеевич Ушаков, Тимерьюл хезмәте ветераны Лилия Фәрит кызы Кәлимуллина, район хакимияте башлыгы Надежда Владимировна Климовских, Кама поселогы идарә җитәкчесе Галимҗан Фатих улы Юсупов, Кама станциясе җитәкчесе Татьяна Александровна Нуримәрданова һәм әлеге чараны уздыру тәкъдиме белән чыккан Мирдәлиф Даут улы Якупов үзләренең рәхмәтләрен, киләчәктә туган илнең чәчәк атуына ышанычларын җиткерделәр.

Мемориаль такта ачу мизгеле йөз ел элек язылган марш яңгыравы белән башланды. Бәйрәмнең мәдәни өлеше Кама авылы уртасындагы Сабантуй мәйданында дәвам итте. Ә “Бутыш” исеме мәрмәр тактада гына түгел, күңелләрдә дә яңарды.

 

Фнүн Мирзаянов, Удмуртия Татар иҗтимагый
үзәге президенты