Чыңгыз Мусин — туган ягым горурлыгы
Кеше кайда гына яшәмәсен, кем генә булып эшләмәсен — күңеле белән ул үзен туган ягыннан аерылгысыз сизә. Башыңа кайгы килгәндә, кайгыларыңны уртаклашырга, матур илләр күреп сокланганда, чагыштырып карарга, дәрәҗәләргә ирешкәндә, уңышларыңны күрсәтергә, зур эшләргә көчең бетеп егылганда, өр-яңадан көч алырлык туган ягың кирәк. Туган ягың сине аңлый, бервакытта да кире какмый. Нинди генә чорда яшәсәк тә, туган ягыбызның бай тарихын, үткәнебезне, мәдәниятебезне онытырга хакыбыз юк. Шуның белән беррәттән, замана агымыннан калышмыйча, үзебез яшәгән чорның күренекле шәхесләрен белү, иҗатларын өйрәнү дә – безнең бурычыбыз.
Ә туган ягым талантларга бай минем. Шуларның берсе – Чыңгыз Мусин. Үзенең шигырьләрендә башыннан кичергән тормыш чынбарлыгын, туган як кешеләрен күңел күзе аша уздырып гәүдәләндерә. Туган төбәккә, аның табигатенә, халкына булган чиксез мәхәббәтен чагылдырган халыкчан шагыйрь!
Чыңгыз Муллaмөхәммәт улы Мусин 1934 елның 16 июлендә Әгерҗе районы Тирсә авылында туа. Балачагы Мордывый авылында уза. Шул авылның башлангыч һәм Тирсә авылы мәктәпләрендә укып, җиде сыйныф белем алгач, ул Тирсә МТСына йөк төяүче, шофер ярдәмчесе булып эшкә урнаша. Шул вакыттан алып аның бөтен хезмәт юлы автомобиль транспорты белән бәйле: 1952 елда үзлегеннән әзерләнеп, шоферлык таныклыгы алгач, Тирсә МТСында, аннары шул җирлектә барлыкка килгән РТС һәм «Сельхозтехника» оешмаларында шофер, автослесарь, токарь, автомеханик, инженер, автоколонна башлыгы вазифаларын башкара.
Ул дүртенче сыйныфта укыганда ук шигырьләр яза башлый. Тәүге иҗат җимешләре район газетасында басыла. Соңрак әсәрләре республика газета- журналларында, күмәк җыентыкларда дөнья күргән шагыйрь туксанынчы елларда активлашып, ачылып китә. Шигърият сөючеләргә бер-бер артлы «Язмышым – үзәннәрдә», «Тамырлар», «Кадер кичендә», «Баганалы юллар», «Гомер юлы», «Карт юкәләр яшь чәчәктә» китапларын бүләк итә.
Чыңгыз Мусин “Әгерҗе хәбәрләре” район газетасының иң актив хәбәрчеләреннән берсе була, дистәләрчә еллар дәвамында газета битләрендә үзенең мәкаләләрен, төбәк тормышына кагылышлы хәбәрләрен бастыра. Инде лаеклы ялга чыккач, «Яңарыш» (Ижау) газетасының Әгерҗе районы буенча махсус хәбәрчесе сыйфатында үзенең һөнәри журналистлык эшен дәвам иттерә.
Чыңгыз ага төбәк тарихын өйрәнү буенча да зур тырышлык куя. Ул туплаган тарихи материаллар 2008 елда «Әгерҗе төбәге: тарихи сәхифәләр» исемле китап буларак дөнья күрә. Ул – 1997 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. Таҗи Гыйззәт, Саҗидә Сөләйманова, Риза Шәфи исемендәге әдәби премияләр лауреаты.
Яшьтән үк әдәбиятка, шигърияткә гашыйк милләттәшебез үзенең шигырьләрендә туган якка, тормышка, мәхәббәткә, табигатькә, туган телебезгә мәдхия җырлый, тормыш михнәтләрен чагылдыра. Чыңгыз Мусинның шигырьләре нәкъ безнеңчә, гади, тормышчан. Алар уйландыра, күңелнең иң нечкә кылларына кагыла, туң йөрәкләрне дә эретә, кайберләре күздән яшь тә чыгара. Шигырьләрендә күңелендә йөрткән уйларын һәркем йөрәгенә үтеп керерлек, халыкчан итеп кистереп әйтә ул.
Чыңгыз Мусин – җаны гел борчылып яшәгән, шул борчулары, уйлары белән башкаларны да тынгысызлыкка чакырып торучы шәхес. Аның иҗатында лириканың барлык жанрлары да урын ала. Табигать образын тудырган һәм шуңа үз мөнәсәбәтен белдергән пейзаж лирикасына караган шигырьләрен игътибар белән укыдым. Туган ягының матурлыгына, гүзәл табигатенә соклануын ул бөтен күңел җылысын биреп тасвирлый. Инеш-елгалар, гөлләр-үләннәр, агачлар, болытлар, яңгыр-бураннар һәм башка табигать күренешләре чагыла аларда. Мәсәлән: “Гүзәллек дәрьясы”, “Инеш”, “Бакча гөлләре”, “Ак болытлар” шигырьләре.
Кайбер әсәрләрендә Чыңгыз Мусин тормыш мизгелләренә, хыялларга үзенең шәхси карашын белдерә. Күңел лирикасы ул — мәхәббәт темасы. Шагыйрьнең әсәрләрендә әлеге тема аерым урын алып тора. Сөйгән ярына — тормыш иптәшенә — булган хисләрен ул гади һәм күңелгә үтәрлек итеп шигъри юлларга тезеп бирә. Әлеге шигырьләрендә Чыңгыз Мусин мәхәббәткә мәдхия җырлый. Тормыш иптәше Мәйсәрә ханымга рәхмәтен дә, аның белән бергә кичергән гомер юлының иң бәхетле мизгелләр булуын да, бергәләшеп гомер көзенә җитүләренә сөенүен дә үз укучысына җиткерә ала ( “Сиңа”, “Бәхетле мизгелләр”, “Сөю-сәгадәт”).
Лириканың бу җанрында автор лирик герой белән якыная, еш кына тәңгәлләшә. Лирик герой язлар белән бергә яшәрә, татлы хисләр кичерүен яшерми, чиксез хыяллар, зур өметләр белән яна. Сөю – мәңгелек, хыял – кешенең терәге. Мәсәлән: “Чәчәк кебек”, “Карт юкәләр” шигырьләре.
Кеше, яшәеш, галәм, яшәү мәгънәсе хакындагы уйланулары Чыңгыз Мусинның фәлсәфи лирикасында чагыла. Шигъри фикерләү – аның өчен иң олы яшәү мәгънәсе. Мәхәббәткә, туган илгә, якыннарга, табигатькә мөнәсәбәтле хис-кичерешләре шул уйлануларга бәйләнә, фикер беренче планга чыга.
Чыңгыз Мусин милләт күләмендә уйлый, үзен татар халкының язмышы өчен җаваплы итеп саный: “Бу күңелдә милләтемнең бар шатлыгы, бар моңы.” Ул үзен бүгенге чор өчен дә җаваплы тоя, укучысыннан да “Кемнәр томалый һаваны? Йә, әйтегез, кайсыгыз?” — дип сорый.
Шагыйрь күңелендәге саф хисләр аша башкаларны да үз артыннан иярергә, җаннарын чистартырга чакыра: “Чистарынсыннар күңелләр, шагыйрьләр җаны кебек”.
Мал артыннан куучы милләттәшләребез, әхлаксыз түрәләр, хәмер эчүчеләр өчен җаны әрнегән, рухи торгынлыкка каршы чыккан “Алданулар” шигырендә шагыйрь хаксызлык өчен уфтана. Ә “Вакыт тизлеге” исемле шигырендә гомернең бик тиз үтүенә борчыла ул.
Автор тормыш мәгънәсе турында бик еш уйлана. Мәсәлән, “Учаклар” шигырендә кеше гомерен янган учак белән чагыштыра ул:
Сәхрәләргә чыгып, учак яксаң,
Пыскып сүнә аның күмере.
Пыскый-пыскый бары да янып бетә,
Шуңа охшаш кеше гомере”.
Илебез, җәмгыять, халык тормышындагы вакыйга-хәлләргә дә битараф түгел Чыңгыз Мусин. Әлеге вакыйгалар нәтиҗәсендә туган хис-кичереш аша шагыйрьнең җәмгыятьтәге тәртипләргә һәм кагыйдәләргә мөнәсәбәте, ягъни гражданлык позициясе ачыла. Ул үзенең ватанпәрвәрлек, җаваплылык, борчылу хисләрен шигырьләрендә ап-ачык, саллы итеп әйтә. Дөньяның, тормышның болгануына борчыла (“Җилләр исә”, “Упкын”).
Тел язмышы, милләтнең рухи нигезе белән бәйле мәсьәләләр дә Чыңгыз Мусин иҗатын читләтеп үтми. Аның гражданлык лирикасына караган шигырьләрендә аерым урын алып тора (“ Хур итмәгез газиз телемне”, “Татар моңы”).
Чыңгыз Мусин җаны-тәне белән авылга, аның кешеләренә, гүзәл табигатенә гашыйк. Шуңа күрә аның йөрәк түреннән, туган туфрактан шытып чыккан күп шигырьләре авыл турында: “Авыл яши бер зарланмый гына…”, “Авыл”). Авылларның кимүе, кешеләренең өлкәнәюе, яшьләрнең шәһәрне үз итүләре, авыл хезмәтенең дәрәҗәсе төшүе, кадере бетүе, урамнарның бушап баруы, кешесез йортларның күбәюенә борчыла. Авылның үткәненә, киләчәгенә битараф түгел шагыйрь күңеле. “Кызылъярның кызыл яры” дигән тарихи шигыре дә безне ачы язмышка дучар ителгән татар авылының үткәненә алып кайта, тарихыбызны онытмаска чакыра.
Чыңгыз Мусинның шигырьләре гади кеше җанын, кеше күңелен аңлап язылган булулары, гади, тормышчан, халык рухына туры килүләре белән аерылып торалар, җиңел укылалар, иң гади кешене дә дулкынландыралар. Менә шулай гади халык күңелен яулап алу һәр шагыйрьгә дә бирелми. Юкка гына Чыңгыз ага Мусинны “Районыбызның халык шагыйре” димиләрдер. Якташ шагыйребезнең арабыздан киткәненә быел 5 ел була. Аның иҗатына баш иючеләр күп һәм киләчәктә дә булачагына шигем юк.
Алина Хуҗина, Әгерҗе шәһәренең 4 нче мәктәбе укучысы.
(Җитәкчесе Фәридә Хафизова).