Чәкчәк-шоу
Безнең мәдәният йортында төрледән –төрле кичәләр еш уздырыла. Бәйрәмнәрдә авыл халкы да бердәм булып, теләп катнаша. Әниләр көнен дә быел үзенчәлекле итеп, «Чәкчәк – шоу” исемле программа ясап уздырдык. Алсу Сибатова, Фәридә Каюмова, Люция Ситдыйкова өйдән өйгә йөреп, әниләребезне, әбиләребезне чәкчәк пешереп алып килергә, аның серләрен авылым халкы белән уртаклашырга чакырдылар. Бәйрәм өчен “Чәкчәк — табын күрке” дигән стенд төзелде. Стендка куелган 14 фотография арасында иң күп тавышны Әлфия Рамазанова җыйды. Ул истәлекле бүләккә лаек булды. “Чәкчәк — шоу”да катнашучы 8 бизәлгән чәкчәкне өстәлгә куеп, янына матур итеп кемнеке икәне язылган иде.
Кичә башлангач, алып баручы Люция Ситдыйкова һәр баланың әнисен котлап язган, котлау открыткаларын адресатларына өләште. Чәкчәк пешерүчеләр: — Гөлнара, Гөлзирә, Гөлфидә, Сәлия, Гөлнур, Мәрзия, Зәнфирә, Рәсимә — һәрберсе дә үзләренең чәкчәк пешерү серләре, аны ничек бизәүләре турында шигырь юлларына салып сөйләделәр. Авылыбызда чәкчәк пешерүче осталар унбишкә якын, сәхнәгә менгәннәре иң осталары.
“Чәкчәк — шоу” кичәсе ике сәгать барды, аны Кадыбаш урта мәктәбе укучылары куйган концерт тулыландырып җибәрде. «Чәкчәк» сүзенең мәгънәсен яңа йолалар комиссиясен җитәкләгән табибә, медицина ветераны Рәмзия апа Айдарова бөтен нечкәлекләре белән аңлатты: “Элек аны әз генә итеп ваклаганнар, чак-чак кына авыз итәргә кушылган. Милли ризыгыбызның исеме дә шуннан алынган инде,”- дип сөйләде ул. Авылдашым Зәнфирә Ясавиева чәкчәкләрне заказ буенча пешерә. Аның чәкчәкләре Мәскәү, Чаллы, Ижау, Казан шәһәрләренә кадәр китә. Хәтта чит илгә –Германиягә кадәр ул пешергән чәкчәк күчтәнәч булып киткән. Татарның милли ашы, табын күрке – чәкчәк бәйрәме искитмәле күңелле үтте. Бәйрәмне үткәрүдә, һәр кичәне кызыклы итеп оештыруда китапханәче Фәридә Каюмованың роле бик зур. Аңа һәм бәйрәмне оештыруда катнашкан һәркемгә зур рәхмәтләр җиткереп.
Фаягөл Әхмәтшина, Кадыбаш авылы



