16.02.2012
Шартлау кайтавазы һаман яңгырый
«Пугачево поселогында хәрби арсенал шартлау нәтиҗәсендә зыян күргән объектларны торгызу өчен тагын 2 млрд. сумга якын акча кирәк булачак. Инде төзелгән контрактлар буенча 400-500 млн. сум акча җитми. Оператив штаб тикшерүеннән соң торгызылырга тиешле объектлар исемлеге тагын да артты. Бүгенге көндә 356 йорт төзекләндерү таләп итә», — дип белдерде Удмуртия Республикасы төзелеш министры урынбасары Рөстәм Хәбибуллин. Шартлаудан зыян күрүчеләргә һәм йортларын үз көчләре белән төзекләндерүчеләргә әлегә кадәр тулысынча матди ярдәм күрсәтелеп бетмәгән. Оператив штабта гражданнарның торакларына яңадан тикшерү уздыруны һәм компенсация күләмен арттыруны сораган, башкарылган эшләрнең сыйфатыннан канәгатьсезлек белдергән 2412 мөрәҗәгать теркәлгән.



