Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Шушы яктан, шушы туфрактан без!
5.11.2015

Шушы яктан, шушы туфрактан без!

“Яңарыш” газетасының баш мөхәррире Рәмзия Габбасова, газета хезмәткәре Рәфилә Рәсүлева, “Моя Удмуртия” каналының журналис­ты Фәнзилә Салихова, шоферыбыз Наил Мөхәммәтдинов белән Ижау шәһәреннән үзебезнең туган якларга Әгерҗе районының иң ерак поч­магына урнашкан Девятерня авылына ашыгабыз. Кайтырлык сәбәп тә бар! Татар музыка эшлеклесе, шагыйрь, журналист, драматург, композитор Ләбиб Айтугановның 80 еллыгы уңаеннан “Иҗат күгендә — Тугызбуй йолдызлыгы” исемле әдәби-музыкаль кичә үткәрергә булганнар якташларыбыз.

Балачак бишеге тибрәлгән авыл

Минем туган авылым Нарат гади ге­нә бер авыл, атаклы, белемле кешеләре белән аерылып тормый. Табигате — бай, кешеләре — хезмәт сөючән. Тарих битләрен актарсак, бирегә муллаларның да читтән килгәнлеген белербез. Бүгенге көндә “Купол” Ижау электромеханика заводы генераль директоры Фәнил Газис улы Зыятдиновның бабасы Зыямулла, Ләбиб Айтугановның әтисе Кәрам абый да авылга мулла итеп җибәрелгән булалар. Моннан чыгып, Айтугановлар нәселе авылга аң-белем таратучылар дип, авыз тутырып әйтергә була. Ләбиб аганың апасы Әрибә ханым олы яшьтә булуга карамастан, бүгенге көнгә кадәр авыл кешеләренә абруйлы киңәшче, сорауларына җавап бирүче. Авылның аяклы тарихы ул!

Талантсызлар аксап үткән юлны
Талантлылар чабып үтәләр…

Бу көннәрдә Ләбиб аганың сик­сән еллык юбилее алдыннан теле­видениедән тапшырулар күрсәтелде, газеталарда язмалар чыкты. Читләрдә сибелеп яшәүче авылдашларыбыз, якташларыбыз тапшыруларны карап, газеталарны укып, туган якларны искә төшерделәр, юксындылар, оештыручыларга рәхмәт укыдылар. Тукай гомерен яшәп, безгә күпме рухи байлык калдырган ул. Заманыбыз кешеләренә бүген аеруча шул хас: алар җиңел сүзләргә, гади ритмга корылган музыканы яратып кабул итә дә, бер-ике көн тыңлагач, аны онытып, икенчесен тыңлый башлый. Шушы бер көнлек әсәрләрдән аермалы буларак, бөек сәнгать әсәрләре, гади генә итеп әйткәндә, чын музыка үз тыңлаучысы белән “яшәп” килә. Ләбиб Айтуганов иҗат иткән “Юллар, юллар”, “Һаман истә” җырлары нәкъ шундыйлардан.

“Иҗат күгендә — Тугызбуй йолдызлыгы”

Тугызбуй ягына Исәнбай, Атнагул, Кадыбаш, Иске Эсләк, Үтәгән, Нарат, Касай, Гали һәм Девятерня авыллары керә. Девятерня тугызынчы татар авылы булып урнашкан. Исеме дә шуңа бәйле. Бу авылда элек марилар, удмуртлар, татарлар яшәгәнлектән, исемне русча Девятерня дип атаганнар. Бүгенге көндә Девятерня авыл җирлегенә Нарат, Гали авыллары кереп, анда 600дән артык кеше яши. Әлеге авылдан сәләтле, белемле кешеләр күп чыккан. Бәлки бу урта мәктәпнең, авыл советының, элегрәк колхоз үзәгенең биредә урнашуыннан киләдер. “Девятерняда барысы да җырчылар бит анда”, — дип шаяртучылар да бар. Чыннан да, җырга-биюгә сәләтле кешеләр күп биредә. Әлбәттә, бүгенге көндә җыр-моң дөньясында төп йөкне җигелеп тартучы Фәнис-Алия Арслановлар гаиләсе көче бу. Зурысын-кечесен сәхнәгә тартып, авылның мәдәният учагын сүндерми яши алар. Әлеге кичәне дә Ләрисә Нәҗметдинова, Әлфирә Низамова белән берлектә җылы итеп, истә калырлык оештырганнар. Гомумән, Тугызбуй төбәгендә бүгенге көндә иҗат итүче якташларыбыз, “Яңарыш” газетасының дус­лары, Ләбиб Айтугановның юлын дәвам итүчеләр күп. Аларның әйдәп баручысы: Татарстан һәм Удмуртия Язучылар берлекләре әгъзасы, Риза Шәфи һәм Таҗи Гыйззәт исемендәге премияләр лау­реаты, дүрт китап авторы Әлфирә Низамова, Кадыбаш авылыннан: Фаягөл Әхмәтшина, Рәзилә Ясәвиева, Девятерня авылыннан: Гөлфирә Мәйдуллина, Гәүһәрия Шәймәрданова, Ләбиб Айтуганов исемендәге Девятерня урта мәктәбе укучылары.

Болытның куәтен күрәсең, явып үткәч…
Равил Фәйзуллин.

Каләм тибрәткән якташларыбыз: Раил Шакиров, Рәзилә һәм Мәҗит Исрафиловлар, Әлфирә Фәтхетдинова инде безнең арада юк. Аларның иҗатына кайтып, кабат-кабат искә алып торалар якташларыбыз. Аяз Гыйләҗевның “Табигатьнең иртә өлгергән җимеше” дигән гыйбарәсе бар. Резидә Заһретдинованы нәкъ шундый җимешләрнең берсе дип атыйлар авылдашлар. Үсмер кыз үзеннән соң нинди матур иҗат җимешләре калдырган!
Якташларыбызның матур эшләренә сөенеп кайттык! Сүземне кичәдә чыгыш ясаган Девятерня авыл җирлеге башлыгы Фәнис Йосуповның сүзләре белән тәмамлыйсым килә: “Без бу җирлектә муллыкта, байлыкта, тынычлыкта яшибез”. Амин, туган ягымда тынычлыкта, булганына шөкер итеп, гади, авылча итеп яшәргә язсын!

P.S. Кичәдән алган тәэсирләр Ижауга кайту юлында — Удмуртиянең Черново авылына җиткәнче таралып бетте. Иске Эсләк авылыннан бирегә кадәр бер чакрымны үткәнче чокыр-чакырлы юлдан кайтырга кирәк. Инде ничә еллар җитәкчеләрнең бу юлны төзәтергә куллары җитми…

Рәфилә Рәсүлева.