Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Элекке Сабантуйларны сагынам
17.06.2012

Элекке Сабантуйларны сагынам

1947 елларда Ижау Сабан туе Пирогово елгасы буенда узды. Бәйрәмгә бер атна калгач, халыкны чакырып самолеттан ике телдә язылган листовкалар ыргытып йөрделәр. Без, малайлар,  шул листовкаларны ярыша-ярыша җыя идек. Ул елларда халык якшәмбе көнне генә ял итте. Ләкин  көрәшчеләрне сайлап алу шимбә көнне үк башланды, чөнки элек көрәшкә керүчеләр күп булды. Сабантуйга әйберләр җыйганда балаларга 1 тиенлек акчаларны үлән арасына чәчү гадәте дә бар иде.

Сабантуй буласы көнне халык Татар бистәсеннән Пироговога  җырлый-җырлый агылды. Авылдан килгән яшьләр милли киемнәре, чиккән түбәтәйләре, читекләре белән аерылып торды. Яшь егетләрнең чәчләре кырылган булды. Ул елларда ат ярышлары, мотоциклда узышулар бик күңелле узды, аеруча без, яланаяклы малайлар, мотоцикл ярышын кызыксынып күзәттек. Кайберләре сүнә, кайберләрен пычрактан тартып чыгаралар иде. Сабантуйда иң зур бүләк сарык булды. Ә бер елны патефон бирделәр. Әлеге бүләккә лаек булган абыйның горурланып бәйрәм буе аны күтәреп йөрүе истә калган.

Бәйрәмдә кузгалак, кукы, юа, кипкән көнбагыш, кайвакытта чишмә суын да саттылар. Сабантуйда сөт сатучылар күп була иде. Әле бер бабайның кызык итеп: «Мин бүген сөтне кайнаган су белән катнаштырдым, минекен алыгыз. Бүген акчага, иртәгә бушка сатам», — дип сату итүләре хәзер дә колагымда яңгырый. Шунысы кызык: ул елларда исерек кешеләр булмады. Сабантуй әзер сценарий белән узмады. Ләкин халык үзе кызык табып, чын күңелдән күңел ачты. Хәзер Сабантуйлар кыйммәтле бүләкләр белән уза. Елдан-ел аның миллилеге югала баруы өчен борчылам.

Фәнүс Газизуллин, Ижау шәһәре