Элемтәләребезне ныгыттык
Красногорскида 2013 ел «Милли мәдәният елы» дип игълан ителгән. Шул уңайдан, февраль аенда Красногорск мәдәният йортында бик зур бәйрәм узды. Чарада удмурт, рус, татар бию һәм җыр коллективлары катнашты. Юкамен районының «Тургай» ансамбле дә чакырылган иде. Красногорск татарлары барлык кунакларны да халык ашлары әзерләнгән табын артында каршы алдылар.
Бу районда татарлар иң күбе Бараны авылында яшиләр. Кышкы кичләрдә авыл клубына җыелып татар җырларын, биюләрен өйрәнәләр икән. Төркемнәрендә бары тик өлкән яшьтәге апа-абыйлар гына. «Авылыбызда яшьләр бар, тик алар өйдә утыралар. Гореф-гадәтләребез, мәдәниятебез белән бер дә кызыксынмыйлар», — дип, үзләрен борчыган фикерләре белән уртаклаштылар алар. Әлеге бәйрәмнән соң яшьләр дә кызыгып, бераз уйланырлар, сәнгатькә тартылырлар дип ышанасы килә.
Концерттан соң татар халык уеннарын уйнадык, биюләрен биедек, татар халык җырларын, иске көйләрен башкардык. Безнең бу биегән-җырлаганга удмурт, рус халкы шаккатып, аптырап калдылар. “Какие татары молодцы! Каких только игр, песен не знают! Молодцы, что сохранили свой национальный колорит!” — дип әйттеләр. Ахырда түзмәделәр, безгә кушылып үзләре дә бии башладылар.
Мондый очрашудан соң безнең Красногорск татарлары белән элемтәләребез ныгыр, алга таба да бергәләшеп эшләп, ял итеп яшәрбез дип уйлыйм.
Мәрьям Арасланова, Тегермән авылы



