Эх, эчәләр, эчәләр!
«Яңарыш»ның 19нчы санында дөнья күргән «Сан алдык та, шаккаттык» дигән язманы укыгач, Удмуртиядә яшәүче 110 мең татарның 98 меңгә калуының сәбәпләре нидә икән, дигән сорау туды. Монда аракы дигән агуның да катнашы бар, дип уйлыйм. Соңгы вакытларда күзәтелгәнчә, исерек килеш руль артына утыру аркасында, күпме кеше юл һәлакәтләрендә кырыла, күпме гаиләләр таркала, гауга, үтереш – барсы да эчкечелек аркасында чыга.
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, дөньяда бер кешегә елына 8 литр алкоголь туры килсә, Россиядә бу сан 18 литрны тәшкил итә икән. Бу хакта Дмитрий Медведев бер чыгышында үзе гаҗәпләнеп сөйләде.
Аптырарлык шул, сәламәт яшәү рәвешен яклаучы законнар кабул ителә, ләкин берсе дә үтәлми. Төнге 23.00 тән иртәнге сәгать 10.00га кадәр исерткеч эчемлекләр сатылырга ярамавы, ә балигъ булмаганнарга бөтенләй исерткеч эчемлек сату тыелуы хакында законнарга кабул ителде. Ләкин алар барыбер үтәлми. Ерак барасы юк, мин яшәгән йорт каршындагы тукталышта тәүлек буе сатыла ул агу. Сату ноктасы бик җайлы урнашкан: уң канатында чәчәкләр, янәсе шуны алырга киләләр, ә икенче ягында шешәләр — ниндие генә юк!
Төнге сәгать 2-3 тирәсендә шаулашып сөйләшкән тавышка уянып, балконга чыгып карасаң, ларек янында төркем-төркем яшьләр җыелып торуын күрергә була. Кайберләре исә шешәләрен сатып алу белән, шунда ук ачып эчә дә башлый. Югыйсә, урам аркылы гына участок полициясе урнашкан…
Ә мәктәп тирәсендә 12-13 яшьлек малайлар-кызлар эчәләр, тәмәке тарталар. Мәктәптә укыганда ук өлкәннәрдән дә яшермичә тартып-эчеп йөргән яшүсмерләр кемнәр булып үсеп җитәр, кызлар киләчәктә үзләре ничек балалар табып, аларга нинди тәрбия бирер?
Исеректән исерек туа, диләр. Моңа бер мисал китереп, бер танышым белән булган вакыйганы язып үтәм. Аның буйга җиткән кызы кияүгә чыгарга җыенуын хәбәр итә. Егет сабыр, ипле генә сыман тоела. Алар кызларына кияүгә чыгарга ризалык биреп, туйга әзерләнә башлыйлар. Тик никах буласы көнгә ике атна калгач егет юкка чыга. Очраклы рәвештә кыз урамда барганда булачак иренең дустын очрата. Ул аңа: «Егетең тагын «запой»га киткән», — дип әйтеп ташлый. 23 яшьлек егетне инде өч тапкыр дәвалап караганнар, код та салганнар икән. Бу хакта ишеткәч, кыз аптырашта кала. Хакыйкать ачылгач, егетнең әнисе: «Әтисе гомер буе эчте, төптән уйламыйча ашыгып кияүгә чыктым, язмышым шулдыр, дип түздем. Көн саен исерек кайта, кул да күтәрә башлады. Ләкин аерылып китәргә курыктым. Улым туды – сөенмәдем, атасына ошаса, ничек җиңәрмен, дип курыктым. Борчылуларым юкка булмаган икән, дөрестән дә улым әтисе ягына тартты. Ирем шул эчүе аркасында үлеп «котылды». «Чирен» малаена калдырып китте», — дип елый-елый сөйләп биргән.
Әйе, эчүчелеге аркасында, гаилә кора алмыйча, үз бәхетләренә балта белән чабучылар аз түгел. Иң аянычлысы – үз бәхетен генә түгел, башкаларның да бәхетен җимерәләр, балаларын ятим яки бәхетсез итәләр эчкечеләр. Алар белән аның якын туганнары, әти-әнисе җәфа чигә. Ничек кенә булмасын, эчү – ул чир, социаль бәла һәм аннан Россия халкының котыла алганы юк.
Дания Борһанова, Ижау шәһәре