Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Эчкечелек яшәешне агулый
4.08.2016

Эчкечелек яшәешне агулый

Иртән эшкә барганда минем юлым Сарапул шәһәренең Гоголь урамы аша үтә. Кояш иртә таңнан ук кыздыра. Шушы матур көнне бозып, каршыма алпан-тилпән бер хатын очрады. 30 ел инде ул бидонын тотып, “эшкә” бара. Гоголь урамындагы бер-берсенә каршы ике йортта көмешкә, әче бал саталар. Ул хатын да шуннан кайтып килә.
Шушы йортларның берсенә иртә таңнан әзмәвердәй егетләр, таякка таянган инвалидлар эчәргә дип җыелалар. Араларында хатын-кызлар да бар. Әнә бер хатын иренең эчеп чыкканын көтеп тора. Иренең мондый халәтенә күнеккән, кул селтәгән инде, күрәсең. “Эчсә, эчсен инде”, — ди торгандыр. Ире эчеп чыккач, акрын гына кузгалып киттеләр. Икенче йорт янында өелеп тормыйлар торуын. Бәлки, басып торырга тротуар булмагангадыр. Бәлки, хуҗалары рөхсәт итмиләрдер. Икенчесенә шыпырт кына кереп чыгалар сәрхүшләр. Әнә, баскычтан ишегалдына керә алмаган бер исерек, койма кырыена килеп, коймага тотына-тотына барып, капкадан ишегалдына кереп китте. Я инсульт, я инфаркттан соңдыр инде. Яшьли гарипкә охшамаган.
Алга таба юлымда 80 яшьтән узган бабай очрады. Гел дә очрый ул. Бу бабай иртә таңнан урам себерергә килә. Соңгы ун елда мин аның урам себерүче булып эшләгәнен күрсәм, соңгы вакытта Карл Маркс белән Гагарин урамы почмагында эшләвен беләм.
Бу сәрхүшләрне җитәкләп алып килеп, шушы бабайны күрсәтәсе килә. 90га якынлашып килүче бабайның да бу тормышта максаты бар: “Яшәргә әле яшәргә, балаларыма, оныкларыма аз булса да ярдәмем булыр”, — дип, күзләре өмет чаткылары белән яна. Үзен бик кирәкле кешегә саный ул. Ә бу япь-яшь ирләр урам себереп акча эшләргә оялалар. Кайвакытта кемнеңдер вак-төяк эшен эшләтәсе булса, җыеп, яисә берәм-берәм алып китәләр аларны. Аларга нәрсә, сөенеч: бүген эчәргә тагын акча табылды. Кич эштән кайтканда, бу сәрхүшләр инде басып тора алмыйлар, җыелышып утырып, гәп коралар. Көнлек эштә кем кайда эшләгән, күпме эчерткәннәр яки акча биргәннәр — шул турыда мактанышалар инде.
Беләләрме икән ул эчкечеләр аларның хатыннарының чарасызлыктан кая барып бәрелергә белмичә җәфа чиккәннәрен. Дәрес вакытында укытучы сөйләгәнен ишетмичә, бер ноктага карап утырган сабыйларының хәлен аңлыйлар микән?
Минемчә, андый балаларның башында бер генә уй: “Минем әти бүген айнык булыр микән?” Аларның хатыннарының да, балаларының да күзләрендә өметсезлек. Хәзерге көнгә өметсезлек, киләчәк көнгә, әйтерсең лә упкын читенә басканнар да менә-менә түбәнгә очарлар шикелле.
Әнә, бер апа болай ди: “Беркөн ирем эчмәсә, гомер буе эчмәгән шикелле тоела. Бөтенесен дә гафу итәргә әзер. Тик эчмәсен иде генә”.
Юк, белмиләр шул, сәрхүшләр. Хатыннарның, балаларының бәхетен стаканга салып, аракы белән бергә эчкәннәрен белмиләр. Аларда җаваплылык хисе “үлгән” инде. Өйдә кадак какмасалар какмаслар, кемгәдер барып, кемгәдер эшләп, эчәргә акча юнәлтү генә аларның уенда. Әле ярый, балалары гыйбрәт алып үссә. Шушы капка төбендә аталы-уллы да басып торучылар очрый бит.
Бу сәрхүшләр гаиләдәге үз урыннарын белмиләрме? Вәлиулла хәзрәт Ягъкубның “Ир дәрәҗәсе” дигән вәгазеннән (“Мөселман календаре”, 2008 ел) өзек китерәсе килә. “Ир кешенең гаиләгә җитәкче булуының сәбәбе хатыннарда булмаган үзенчәлеккә ия булуда. Ихтыяр көче, кыюлык вә катылык, үз хатынын һәм гаиләсен яклавы, хезмәт сөючәнлек ирләргә хас сыйфатлар.
Һәрбер ир тормышы дәвамында ул бурычны үтәү юлында тырышлык итәргә тиеш.
Кызганыч ки, бүгенге көндә кайбер ир-егетләр гаилә башлыгы дигән вазифаларын оныталар. Кайберәүләр исә оятларын югалтып, үз хәләл җефетләрен акча табу өчен урамга куып чыгаралар яки хатын-кызга хас булмаган төрле эшләрдә аларны эшләтәләр. Үз хатыныңа шулай игътибарсыз, битараф булу ир дәрәҗәсен төшерә һәм бетерә”.
Минемчә, ир кешегә хас сыйфатлар кечкенәдән ир балага гаиләдә, балалар бакчасында сеңдерелергә тиеш.

Флария Вәгыйзева, Сарапул шәһәре.

Эчүгә акча кызганмыйбыз

2016 елның беренче яртыеллыгына Удмуртстат ясаган нәтиҗәләр буенча, республика халкы исерткеч эчемлекләр сатып алуга 8,4 млрд. сум, ягъни бер кеше аена уртача 925 сум акча сарыф итә.
Бер кеше башына күпме исерткеч эчемлек һәм сыра сатып алыну буенча Идел буе округында урнашкан регионнарны чагыштырганда, Удмуртия өченче урында тора.

2016 елның гыйнвар-июнь айлары
(литрларда)

1. Киров өлкәсе 4,20
2. Марий Эл республикасы 3,80
3. Удмуртия республикасы 3,70
4. Татарстан республикасы 3,63
5. Түбән Новгород өлкәсе 3,39
6. Башкортстан республикасы 3,10
7. Пермь крае 3,03
8. Чувашия республикасы 2,90
9. Самара өлкәсе 2,90
10. Ульянов өлкәсе 2,88
11. Мордовия республикасы 2,80
12. Пенза өлкәсе 2,64
13. Ырымбур өлкәсе 2,32
14. Саратов өлкәсе 2,04