Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Эшләп тапкан бәхет
18.02.2012

Эшләп тапкан бәхет

Тыйнак, тыныч табигатьле, эш-гамәлләре, яшәү рәвеше белән тирә-юньдәгеләргә үрнәк булып, сокланырлык матур яшәүчеләр бар. Андыйларны мин сафлык, пакьлек таратып, табигать каршысындагы вазифаларын җиренә җиткереп башкаручы көмеш сулы урман чишмәләренә охшатам. Сәхрә авылында гомер кичерүче Илдус Закиров – нәкъ шундыйлардан.

Дәһшәтле 41нче ел баласы ул. Әтисе Мулланур, үзе сугышка киткәннән соң туган Илдусы турында белми дә кала: сугыш башланган елның сентябрендә үк һәлак була. Сугыш елы балаларының җилкәсенә төшкән барлык авырлыкларны да ныклык белән кичереп, эш сөючән, тырыш булып үсә ул. Мәктәпне тәмамлау белән фермага эшкә килә. Куян карау, таналар, аннан соң атлар көтү кебек үзенә тапшырылган һәр эшне җиренә җиткереп башкара. Шулай хезмәт чыныгуы алган егет Алабуга техник училищесында механизаторлар курсын тәмамлап, туган авылы Югары Барҗыда тракторчы булып эшли башлый. Һәм гомер буе корыч атына тугры булып кала, бик күп бүләкләргә, «За трудовую доблесть» медаленә лаек була. Алда аны язмыш сынаулары көтеп торган: Югары Барҗыда янгын чыгып, 4 өйнең көле генә кала: Илдуслар да бернәрсәсез урамда кала. Инде өйле булып, тыныч кына яшәп киткәндә, тагын яңа хәбәр: Югары Барҗы субасу зонасына керү сәбәпле, аның халкы күченергә тиеш була. Илдуслар Сәхрә авылын сайлый. Тирсә авылының уңган-булган чибәр кызы Асия белән матур гаилә коралар, биредә бер-бер артлы кызлары Гүзәлия, Алмазия, Лилия туа. Асия апа белән Илдус абый кебек балаларын тәрбияләүгә бик җитди караган, мәктәп тормышында актив катнашкан ата-аналарга һәйкәл куярлык. Илдус абый – алдынгы тракторчы, Асия апа – алдынгы сыер савучы. Көне буе эштә булсалар да, күп итеп мал асрарга да, мәктәп һәм авыл тормышындагы чараларда актив катнашырга да вакыт табалар иде. Илдус абый – оста җырчы да, сүз остасы да. Ул булган җирдә, мәҗлесләрдә бернинди тамада да кирәкми: һәммәсен авызына каратып тота.

Илдус абыйның әнисе Мәрзия апаның урыны һәрчак түрдә, үзе тәрбиядә булды. Үз хуҗалыгында шәхси тракторлы Илдус абый — күпсанлы туганнарының барысын да утын һәм печән белән тәэмин итеп торуны үз өстенә алып, бик күп рәхмәтләр ишеткән рәхим-шәфкатьле һәм игелекле кеше.

Улы һәм килененә хәер-фатихасын калдырып киткән Мәрзия апаның, аның мәрхәмәт-ярдәмен тойган туганнары, күрше-күләннең теләкләре тормышка ашты: кызлары искиткеч инсафлы, тыйнак, итагатьле, әти-әниләре кебек эш сөючән булып үстеләр. Мәктәптә гел бишлегә укыдылар, училище һәм институтларда укыганда да сынатмадылар. Олы кызлары Гүзәлия авыл хуҗалыгы институтын тәмамлагач, Ижау каласында калды, бухгалтер булып эшли. Ә төпчекләре Лилия Сарман районының Җәлил посёлогында балалар бакчасында сабыйларга белем бирә.

Илдус абый үз куллары белән корган бәхетле тормышыннан бик канәгать. Мал асрап, бал кортлары тотып, үзенең 15 гектар җирендә иген һәм печән үстереп, эштән тәм, тормыштан ямь табып яши абруйлы ил агасы.

Асия Корбангалиева, Әгерҗе шәһәре