Юбилеең белән!
Сокланырлык синең үткәннәрең,
Алдамаса икән көткәннәрең.
Бүгенең дә синең матур булсын,
Көләч йөзең һәрчак балкып торсын.
Сиңа бары изге теләк:
Белеп яшә, син безгә бик кирәк!
***
Котлы булсын юбилеең,
Гөлчәчәктәй үтсен һәр көнең.
Корычтай булсын тазалыгың,
Кояштай озын булсын гомерең.
Сиңа булган безнең хөрмәтебез
Урын алсын йөрәк тхрендә.
Шатлык-куанычлар, ак бәхетләр,
Юлдаш булсын гомер-гомергә.
***
Туган көнең — юбилеең белән
Чын күңелдән сине котлыйбыз.
Сәламәтлек, шатлык-куанычлар,
Күңел тынычлыгы телибез.
Юлларыңа ак бәхетләр яусын,
Шатлык балкып торсын йөзеңдә.
Кайгы-хәсрәт баш очыннан узсын —
Шул теләкләр бездән үзеңә.
***
Зур бәхетләр юлдаш булсын сиңа,
Көннәреңне шатлык бизәсен.
Сәламәтлек — ярты бәхет, диләр.
Шушы бәхет читләп үтмәсен.
Кызганма син үткән елларыңны,
Яшәү Җирдә — үзе зур бәхет.
Юбилеең белән котлап сине,
Сәламәт бул, дибез, һәрвакыт!



