Юбилей белән котлыйбыз!
“Яңарыш” редакциясе киштәсендә укучылардан килгән шигырьләр, хикәяләр белән бергә тагын бер кадерле папка бар. Ул — еллар үткән саен калынайганнан-калыная барган рәсемнәр тупланмасы. Нинди генә рәсемнәр юк анда?! Яңа ел, 8 март, 23 февраль, Әниләр көне… Кыскасы, ел дәвамында булган бәйрәмнәр уңаеннан ясалганнары, җирле һәм классик язучыларның, шагыйрьләрнең портретлары, аларның әсәрләрен тулыландыручы рәсемнәр… Әлеге рәсемнәрнең авторы — “Яңарыш”ның редколлегия әгъзасы, мөхтәрәм шәхес Әхәт абый Фаррахов. Ул күп еллар дәвамында үзенең сәләте, фидакарь хезмәте белән “Яңарыш” газетасының бизәлешенә зур өлеш кертә. Башта Әхәт абый әсәрне кат-кат укып, әдәби геройның холкын, табигатен өйрәнә, шул чорга сыйфатлама бирә. Аннан соң гына кулына каләм, пумала ала.
Алдан җентекләп уйлап, фикерен туплап эш итүчәнлек Әхәт абыйның рәсем төшерү сәнгатендә генә чагылмый. Әйтәсе һәр сүзен, ниятләгән һәр эшен ул җаваплылык тоеп башкара. Фикерен тормыштан алган вакыйгалар белән исбатлап, китаптан укыган кызыклы мәгълүмат белән үреп сөйләп бирә. Гыйлемле, кызыксынучан, гади һәм нечкә күңелле Әхәт абый һәрьяклап үрнәк. Шуңа күрә дә аны без, редакция хезмәткәрләре, аеруча хөрмәт итәбез.
12 февральдә Әхәт Гата улы Фарраховның 80 яшьлек юбилее. Сезне ихлас күңелдән котлап, сәламәтлек, озын гомер, шатлыклар юлдаш булуын телибез. Рәсемнәрегез белән бизәлгән китаплар, газета саннары әле алдагы көндә дә бихисап булыр дип өметләнәбез.



