Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Юкка чыккан авылыбызны сагынабыз
9.06.2016

Юкка чыккан авылыбызны сагынабыз

5 июньдә Әгерҗе районында бик күңелле, җылы, шул ук вакытта сагыну хисләре белән сугарылган очрашу булды. Төрле яктан су белән уратылып алынган кечкенә утраучыкта Рыс авылы халкы очрашты. Бу очрашу үзенә күрә бер традициягә әверелеп, инде икенче тапкыр оештырыла. Авылдашларны үткәннәргә алып кайтучы бу бәйрәмне оештырган авыл советы рәисе һәм аның гаиләсе — Мөхәммәдиевләргә зур рәхмәт.

Очрашуга төрле яшь­тәге 50 кеше җыелды. Аларны барысын да туган авылларын сагыну хисе берләштерә. Ул елларда электр энергиясе өчен өстәмә чыганаклар кирәк булуын аңлыйбыз. Кешеләр әлеге хәлнең корбаннары булдылар. Алар үз туган нигезләрен, авылны, туган туфракны ташлап чыгып китәргә мәҗбүр иделәр.
Хәзер күп кенә авылларда Бөек Ватан сугышында һәлак булучыларга һәйкәлләр куялар. Авылдашлар очрашуына да күпләр фронтта һәлак булучы туганнарының фотографияләрен алып килгән иде. Бу “Үлемсез полк” зур булды. Рыс авылыннан сугышка китүчеләрнең дә исемнәрен мәңгеләштерәсе иде…
Сөйләшү вакытында өлкәннәр авыл тормышы турында хати­рәләрен яңарттылар. Без Советлар чорына туры килгән бала-чакны искә алдык. Әти-әниләр иртә таңнан печәнгә, фермага китә иделәр. Кайтканда төрле җиләкләр җыеп алып кайттылар. Аларның тәме әле дә авызда. Рыс авылы урманнарга бай иде. Шулай ук күлләр дә күп иде. Алар барысы да су астында калсалар да, кышкы вакытта үзләре турында хәтерләтәләр. Алар боз белән капланмый. Ул күлләрдәге суның тәмлелеген аңлатып, сөйләп бетерә торган гына түгел. Бу табигый байлыкларның су астында калуы бик үкенеч.
Рыс авылы күптән юкка чыгып, картадан сызып ташланса да, безнең күңелләрдә ул мәңгелеккә калачак. Биредә яшәүче халык төрле якка таралды. Авылдашларым күпләп яшәгән авыл — Салагыш.
Бабам Салих белән Шәмсенур әбием күченеп киткәндә, миңа бары тик алты гына яшь булса да, күңелем бу якларга тартыла. Рыста үткән балачагымны сагынам.
Очрашуга күп кенә авылдашлар кайта алмады. Тик без үз традициябезгә тугры калып, барысын да киләсе елда булачак очрашуда көтеп калабыз. Чөнки бу утраучыкта безнең тарих, безнең хатирәләр саклана.

Лия Тукаева, Ижау шәһәре.