Юлга чыксаң — уйлап чык!
Юлга чыксаң — уйлап чык!
Эшкә бару юлым Азин урамы буйлап үтә. Укучыларның җәйге яллары башлануның беренче көннәрендә чишмә каршындагы бер йортның капка төбендә чиләккә утыртылган чәчәкләр, балалар уенчыгы һәм «5 июньдә балабызның гомерен өзгән юл һәлакәтен күрүчеләрнең ярдәме кирәк» дигән игълан барлыкка килде. Соңыннан сораштырып белдем: дүртенче сыйныф укучысы мәктәпкә җәйге лагерьга барырга чыккан булган. Капка төбеннән үк үтүче юл аркылы чыкканда автобус астына эләккән… Чит-ят кеше мондый хәбәрне ишеткәч: «Аллам сакласын, балалар кайгысы күрергә язмасын», — дисә, нарасыен югалткан ата-ана өчен гомерлек җан ярасы бу… Бүгенге көндә әлеге эш буенча тишкерү эше бара.
Удмуртия Эчке эшләр министрлыгы белдерүенчә, 2011 ел белән чагыштырганда, агымдагы елда юл-транспорт һәлакәтләре саны кимегән булса да, республика юлларында хәлләр киеренке булып кала бирә. Мәсәлән, 5 айда 174 мең машина йөртүче юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган, 474 юл-транспорт һәлакәтендә 67 кешенең гомере өзелгән, шуларның өчесе 16 яшькәчә бала. Республика башлыгы Александр Волков хокук тәртипләрен тәэмин итү буенча координацион утырышта Ижау урамнарында һәм башка торак пунктларда видеокүзәтү чаралары урнаштыруны дәвам итәргә, транспорт йөртү хокукыннан мәхрүм ителеп тә, берничә мәртәбә исерек хәлдә руль артына утыручыларга каты җәза бирергә кирәклеген ассызыклады. «Андыйларга тиешле җәза бирергә кирәк, хәтта транспорт чараларын конфискацияләү дә артык түгел», — диде ул һәм әлеге тәкъдимнәрнең Россия Дәүләт Думасына җиткереләчәге, республикада да чаралар күреләчәге турында белдерде.
Александр Волков нәтиҗә ясап, 2013 ел бюджетында юлларны һәм җәмәгать урыннарын күзәтү техникасы сатып алу максатына 90-100 млн сум акча карарга тәкъдим итте. «Видеокүзәтү булган очракта кем генә булмасын җәмәгать урыннарындамы яки юллардамы тәртип бозганчы, иң элек, уйланачаклар. Видеоязмалар белән җинаятьне дәлилләү дә җиңелләшә һәм җәза бирүдә дә гаделлек була», — диде.
Рамзия Габбасова



