Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


2.06.2020

Юллар

Гыймран Сафин

Бу дөньяда күпме юл үтелгән,
Юллар газабыннан арылган.
Маңгайларга тирән эзләр булып,
Хатирәләр килеп сарылган.

Һәр үткән юл — яңа ачыш бит ул,
Һәр очрашу — яңа кичереш.
Күргәннәрдән ачы гыйбрәт алу
Олуг тәҗрибәгә тиң бер эш.

Хыялларда күккә менәсең дә,
Яңгыр булып җиргә иңәсең.
Изге күңел, нык ихтыяҗ белән
Бөтен авырлыкны җиңәсең.

Йөрәкләрдә ялкын дөрләгәндә,
Авыр юлда туктап калмыйсың!
Дусны сынап, үзең сыналасың,
Яшәү хакыйкатен аңлыйсың.

Ижау шәһәре.