Юлларыбыз имин булсын
Телевизор яки радио аша республикабызда, илебездә булган юл һәлакәтләрен күреп, ишетеп торабыз. Барыбызга да билгеле булганча, бу хәлләрнең күбесе юл йөрү кагыйдәләрен бозу аркасында килеп чыга. Бөтен кеше тормышында бу мәсьәләнең зур әһәмияткә ия булганын истә тотып, моннан ун еллар элек Ижау шәһәре Ленин районы мәктәпкәчә бүлекнең өлкән методисты Тамара Градобоева балаларга юл йөрү кагыйдәләрен кече яшьтән ук өйрәтә башларга кирәклеген әйтте. Хәзер балалар бакчаларыннан «Балаларны юл йөрү, куркынычсызлык кагыйдәләренә өйрәтү» планы таләп ителә һәм бу эшнең бакчаларда төгәл үтәлеше тикшерелеп торыла.
Кече яшьтәге балаларга юл йөрү кагыйдәләрен нинди юллар белән аңлатырга була соң? Иң гади алымның берсе — тирә-юнь белән таныштыру дәресләрендә урамда йөрү кагыйдәләре һәм светофор турында сөйләү. Рәсемнәр караганда балалар аңларлык итеп әңгәмә кору, шигырьләр уку һәм ятлау да бик файдалы. Балаларга өйдә әти-әниләренә, курчакларына яки яраткан уенчыкларына да өйрәтергә кушу, сәяхәтләр вакытында светофорга карап, юлны аркылы чыгу, шушы темага кыска-кыска аңлаешлы кинолар, әкиятләр карау да бик үтемле алым.
Бу мәсьәләнең мөһимлеген истә тотып, Ленин районы балалар бакчалары арасында да төрледән-төрле уеннар, чаралар, конкурслар үткәрелеп тора. Мәсәлән, быелгы уку елында Ленин районы бакчалары арасында «Мин дә, әтием-әнием дә юл йөрү кагыйдәләрен беләбез» дигән темага бәйге оешырылды. Ленин районы мәктәпкәчә бүлекнең баш методисты Елена Старцева, Тамара Градобоева, шәһәр күләмендә мәктәпләр һәм балалар бакчалары белән юл йөрү, куркынычсызлык кагыйдәләрен өйрәтү буенча белгеч Элеонора Корнева бәйгенең жюрилары булдылар. Бәйгедә күп кенә бакчалар юл йөрү кагыйдәләрен яктырткан шигырьләр укып, җырлар җырласалар, безнең бакча балалары Камилә Тукаева һәм Раяз Абдрахмановлар әти-әниләре белән «Көлсылу» әкиятен сәхнәләштереп күрсәттеләр. Балаларга мондый сәхнәләштерелгән әкиятләр бигрәк тә ошый.
Әти-әниләр дә балалары белән йөргәндә юл йөрү кагыйдәләрен бозмасыннар, балаларына һәрвакыт аңлатып торсыннар иде, диясе килә. Чөнки 1нче сентябрьдә безнең бакчадан гына да 93 бала мәктәпкә китә һәм алар берничә айдан үзләре генә мәктәпкә йөри башлаячаклар. Аларның сәламәтлекләре, исән-иминлекләре, иң беренче чиратта, әти-әниләр, сезнең кулда.
Рәсилә Гатауллина, Ижау шәһәре.




