Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Сәхнә тормышы - «Язгы тамчы» булып яңгыр яуды!
27.05.2021

«Язгы тамчы» булып яңгыр яуды!

Яз кояшы җылы нурларын сибә башлаган вакытта ел саен Ижау шәһәрендә татар-башкорт көй­ләрен башкаручыларның төбәкара «Язгы тамчы» инструменталь фестиваль-конкурсы үтә. Ә агымдагы елда ул май аеның иң матур вакытына туры килде. Җылы яңгырның явуы катнашучыларга көч бирде, аларның классик көйләрен башкаруларын тыңлаучыларны хисләр дөньясына алып кереп китте. Конкурсның максаты — талантлы балаларны барлап, татар музыка сәнгатенә мәхәббәт тәрбияләү, татар зыялыларын үстерү, гүзәл сәнгать дөньясына әйдәү. Катнашучылар саны, географиясе елдан-ел арту үзе үк бәйгенең халык арасында популярлыгы хакында сөйли. 25 ел элек узган конкурста катнашкан балаларның күбесе махсус музыкаль белем алып, бүгенге көндә төрле дәрәҗәле коллективларда эшли яисә балаларга белем бирә.

Бәйгедә Татарстан Республикасы Әгерҗе районы, Удмуртиянең Кече Пурга, Кизнер районнарыннан, Можга, Сарапул, Ижау шәһәр­ләреннән 50 гә якын бала катнашты. Катнашучылар домра, флейта, фортепиано, синтезатор, курай, баян, аккордеон, саксофон, гитарада классик көйләр башкардылар.
Бәйгедә Сарапул шәһәренең сәнгать мәктәбе укытучысы Ильвира Сәлимҗанованың үзе иҗат иткән әсәрләре яңгырады. Аның әсәрләре ничектер үзгә, башкалардан аерылып тора. Балалары да чыгышлары белән таң калдырды. Ильвира ханым — шәһәрдә мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән эшләүче бердәнбер укытучы. Укучысы Диана Сакмарова уйнаганда тамашачылар тын да алмадылар. Диананың күзләре күрми. “Без — рус милләтеннән. Әле Дианага ике яшь тә тулмаган иде, ул бер курчагына Әлфия дип исем кушты. Шуннан соң ул да, без дә татар мәдәниятенә тартыла башладык. Бик күп төрле бәйгеләрдә катнашабыз. Безгә ошый”, — диде аның әнисе. Лимира Лотфуллина да укытучысы иҗат иткән көйләрне сокланырлык итеп башкарды. Ильвира ханым сәнгать мәктәбендә 1992 нче елдан бирле эшли, ул югары категорияле укытучы. Сарапулда татар мәдәниятен күтәрү өчен зур көч куйган шәхес. Кече Пурга районыннан Милана Заһидуллина домрада уйнаганда, жюри әгъзалары аңа көч биреп, ул башкарган әсәргә кереп китеп тыңладылар. “Асылъяр” җыр-бию ансамбле — бәйгенең горурлыгы! Җи­тәкчеләре, укытучылары Лариса Гайнетдинова һәм Сергей Тепинга зур рәхмәт! Фортепиано, скрипка, флейта, баян, аккордеон, балалайка, гармун, курай, кубыз, домра кебек уен коралларында татар классик әсәрләрен башкару зур көч сорый. Аның артында күпме йокысыз төннәр, укытучылар тырышлыгы ята. Быел катнашучыларның күпчелеге фортепианода уйнадылар, кызганыч, баян, аккордеонда уйнаучылар аз иде.
Әлеге бәйгене Удмуртия милли сәясәт министрлыгы ярдәмендә Татар иҗтимагый үзәге (җитәкчесе Илсур Миңнемуллин) оештыра. Удмуртиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, Удмуртия Республикасының халык иҗаты йорты директоры Светлана Кайсина, музыкантларга көч һәм рух бирүче музыка укытучысы Гайсә Талипов булмаса, бәйге әлеге югарылыкта узмас иде. Жюри әгъзалары Удмуртиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, Ижау шәһәренең 6 нчы сәнгать мәктәбе укытучысы Дина Тимергалиева, Удмуртиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, 9 нчы сәнгать мәктәбенең югары категорияле укытучысы Гөлчәчәк Нуриева һәр баланы игътибар белән тыңлап, аларга көч биреп утырдылар.

Бәйгенең гала — концертында җиңүчеләр чыгыш ясады. Милли сәясәт министры урынбасары Людмила Соковикова бәйгене оештыручыларга, катнашучыларга зур рәхмәтен җиткерде. Катнашучылар дипломнарга, рәхмәт хатларына, сертификатларга ия булдылар. Район-шәһәр делегацияләренә “Ralin” кондитер фирмасыннан тортлар бүләк ителде. Ә сәнгать мәктәбендә укытучыларга федераль татар милли — мәдәни автономиясе нәшер иткән “Туган телдә җырыбыз” китабы тапшырылды. Ижау шәһәренең 9 нчы сәнгать мәктәбенең “На­дежда” үрнәк кыллы оркестры чыгышы (җитәкчесе Надежда Мишина) тамашачылар, катнашучылар өчен зур бүләк булды.
Яшь сәләтләрнең чыгышын зур горурлык хисе белән тамаша кылдым. Киләчәктә бәй­гедә катнашучылар барысы да сәнгать юлыннан китмәс, әлбәттә, тик бу көйләр гомер буе һәркайсының аерылгысыз юлдашы булыр, икенче кояш булып, күңел күген балкытыр. Әйе, мәдәниятне күтәрү — игелекле эш. Теле, җире, мәдәнияте булган, халыкның гомере бар, дибез. Татар музыка сәнгате бәйгесендә катнашырлык һөнәри музыкантларның аягына басып килүче балаларыбыз, яшьләребез бар икән, киләчәгебез өметле. Моңа ничек сөенмисең! Әлеге бәйгедә катнашкан талантлы балаларга, яшьләргә тормышта үзләренең лаеклы урыннарын табуларын, һәрчак шулай гүзәллеккә, яңа җиңүләргә омтылып, матур яшәүләрен телибез!

Рәфилә Рәсүлева.