Язмышка юк үпкәм

Кар өстендә учак яктым әле,
Җил дә йөрде шунда өргәләп.
Янәшәмә дусларымны дәштем
Күңел ачтык әле бергәләп.
Иҗат уты янган йөрәкләрдән
Ий, коелды очкын учакка…
Хәтер диңгезендә бата-чума
Мең кайтырмын әле ул чакка, —
дип язылган шигьри юлларымны күңелемнән кат-кат кабатлап, Кадыбаштан иң актив хәбәрчеләрнең берсе, бик күп язмалар, шигырьләр авторы, каләмдәшем Фаягөл Әхмәтшинаның иҗат кичәсеннән кайтып килешем. Шигыремнең беренче юлын гына бераз үзгәртеп: “Язгы кичтә учак яктым әле…”, — дип төзәтәсе килә. Шундый да матур, җылы кичәдә катнашу бәхетенә ирештем, Ходайга шөкер.
Мин инде гадәттәгечә, иң беренче, сәхнә бизәлешенә игътибар иттем. Чәчәк, гөлләр генә түгел биредә, мөлдерәп агып ятучы чишмә күренеше, сусаган юлчыга шифалы су эчәргә чүмеч тә куелган. Танылган татар язучысы Гариф Ахуновның: “Дөньяда ике могҗиза бар: берсе — чишмә, икенчесе — әлифба”, — дигән сүзләре бик хак икән, могҗизалы кичә булды бу.
Иң сөендергәне, әлбәттә, тамаша залының тулы булуы, чакырылган кунакларның көттерми килүе… Бу үзе генә дә Фаягөл апаның авылда гына түгел, күрше авылларда да, районда, республикада, Удмуртия татарлары арасында да үз кеше булуы хакында сөйли. Үзенең иҗаты турында Фаягөл апа болай ди: “Яшәү дәверемдә, хәбәрче буларак, бик күп редакцияләр белән аралаштым. “Ватаным Татарстан”, “Татарстан яшьләре”, “Акчарлак”, “Ирек мәйданы”, “Безнең гәҗит”, “Сөембикә” журналларында язмаларым басылып чыкты. Ә иң күп язган газетам — “Әгерҗе хәбәрләре”нә — 25, “Яңарыш” газетасына 22 ел буе язмаларымны җибәреп торам. Бик зурлап котлаулар бастырдылар, бер битне иҗатыма багышладылар, рәхмәтләр яусын!” Кичәнең кунагы, “Яңарыш” газетасының баш мөхәррире Рәмзия Габбасова да үз чыгышында Фаягөл Әхмәтшинаның нәкъ менә шул иҗади осталыгына, тырышлыгына, үҗәтлегенә, тынгысызлыгына басым ясап, котлауларын, олы рәхмәт хисләрен җиткерде. Бәйрәм сәхнәсенә кем генә күтәрелсә дә, асылда бер үк фикерләр кабатланды: эчкерсез, ачык күңелле, ярдәмчел, кешелекле, туган сарлы, бала җанлы… Әйе, әгәр дә адәм баласы тормышны, кешеләрне, табигатьне, яшәешне яратмый икән, ул иҗатчы була алмый. Каләм тибрәткән һәркем өчен дөнья үзгә! Чәчәкләр күзендәге яшьне дә күрә алган, нечкә күңелле тылсым иясе, бүген бар тарафка ишетелерлек итеп, елмаеп-көлеп: “Юк язмышка үпкә…” — ди. Әйтерсең лә, язмыш аны какмаган-сукмаган, әйтерсең лә булмаган ул югалтулар, йокысыз төннәр, сырхаулар, күз яшьләре… Әле ап-ак, әле ал төстәге гөлчәчәк кебек балкып сәхнәгә чыгып безне сокландырган бу ханымның бетмәс-төкәнмәс көче дә, нәкъ менә шуларны кичерә белүдәдер. Үз язмышына һич үпкәләми, хәер, төртмә сүз ишетсә дә, үпкәләүне, рәнҗүне белми ул. Татар хатынына хас булган бар сыйфатларны — тыйнаклык, сабырлык, эшчәнлек, гадилек, изгелекне, көчлелек һәм хислелекне Ходай мулдан биргән Фаягөл апага. Фәнис Яруллин әйткәнчә, көчле, сабыр булганнарга бәхет тә елмая. Бүгенге көндә 5 туганың исән — сау булып, бергәләшеп, гөрләшеп яшәү олы бәхет түгелмени?! Кичәдә сәхнә түрендә Шәймәрдановлар гаиләсе чыгып баскач, ирексездән күзгә яшьләр килде. Бик бәхетле бит син, Фаягөл апа! Туган нигезең исән, аның тәрәзәләрендә утлар балкый… Сез тату, бердәм! Димәк, әти-әни рухы шат. Җил-яңгыр тидермичә үстереп, укытып, олы тормыш юлына аяк бастырган бер бөртегең Алсуның, киявеңнең: “Әни!”, оныкларыңның: “Әби!” — дип өзелеп торулары да — үз тәрбия җимешең, гомерлек бәхетең дә! Күз генә тимәсен!
Кичә барышында каләмдәшем күпкырлы талант иясе булуы белән дә сокландырды. Гомер агышында сәхнәдә тудырган образлар — Гөлфинә, Минзифа, Рәхимәләр кабат яңарды, шигырьләр кабатланды, әледән-әле җор-шаян сүзләр әйтелеп, алкышларга күмелде. Котлаулар, чыгышлар кызлар башкаруында татар биюләре, үзешчәннәр башкаруында җырлар белән үрелеп барды. Фаягөл апаны тәбрикләргә килгән җырчы-композитор, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнис Арсланов, Алия Арслановаларның җырлары ямь өстенә ямь булды.
Авыл мәдәният йортларында үткәрелгән чараларның яхшы оештырылуы, файдалы һәм нәтиҗәле булуы (бу кичә кебек!) мәдәният хезмәткәрләренең иҗади осталыгына, чиксез фантазиясенә, алып баручының сүз байлыгына бәйле, әлбәттә. Афәрин, кызлар, шәп булды! Әмма, минем тамашачыларны, килгән кунакларны җылы каршы алып, озатып калган, “Үзебезнең Фаягөл апа, безнеке бит ул!” — дип горурланып, иҗат әһеленә котлау, зурлауларын җиткергән авыл җирлеге башлыгы Илфат Гали улы Рамазановка да чиксез соклану, рәхмәт хисләремне җиткерәсем килә.
Кичә тәмам… Чәчәкләргә күмелгән Фаягөл апа эчкерсез елмая. Без исә, аның белән фотосурәткә төшәргә ашыгабыз. Бу җылы мохиттән аерыласы килми. Гөрләшә-гөрләшә чәй эчәбез…
“Иҗат уты янган йөрәкләрнең еллар билгеләми гомерен” дигән гыйбарәне бик яратам мин. Бу сүзләр Фаягөл апага да бик тәңгәл килә. Бик яшь, сөйкемле, сылу — күз генә тимәсен! Гел шундый булып кал, каләмдәшем! Бөртекләп җыйган бәхетең тулы торсын! Язмамны Фаягөл апаның шигъри юллары белән тәмамлыйм:
Бәхетлеме, дисез…
Бәхет бит ул — бик зур төшенчә,
Һәркем аңлый аны үзенчә.
Бәхетлемен туганнарым белән,
Бәхетлемен хезмәт юлымда,
Бәхетлемен газиз балам белән,
Бәхетлемен туган авылымда,
Бәхетле мин авылдашларымның
Җылы карашларын тойганда.
Әлфирә Низамова,
Исәнбай авылы.



