Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Язмышка язмасын…
28.06.2012

Язмышка язмасын…

УРның 7нче төзәтү колониясендә тракторчылар бәйгесе уза икән дигәч, аптырап калдым. “Төрмәдә утыручылар өчен дә шундый чаралар уздырыла микәнни?” — дигән уй башымнан үтте. Әлеге бәйгенең серләренә төшенү, үз күзләрем белән күрү өчен колониягә юл тоттым.

Тоткыннар янына өченче тапкыр баруым. Хәтеремдә калганча, безнең килгәнне алдан белгәнлектән, колониягә узар өчен артык кыенлыклар булмый иде. Биредә исә әле исемдә хата җибәрелгән, әле пропускка кул куелмаган дип берничә тапкыр кире борып чыгарып җибәрделәр. Инде документлар тәртипкә китерелгәч, хатын-кызларга махсус озатучы кирәк дип тагын көтәргә куштылар. Ахырда, эчкә үтәр өчен генә сәгатьтән артык вакыт сарыф ителде. Әнә шул вакытта күп кенә күренешләр шаһиты булдым. Урта яшьтәге хатын-кыз белән бер ир-ат берсеннән-берсе кечкенә өч бала ияртеп очрашуга килгәннәр. Тиешле документларны барлагач, алар безнең яннан үтеп, эчкә уздылар. Шулвакыт 6-7 яшьләр чамасы булган малай: “ Әбием, ә бу зоопарктагы сыман читлекләрме соң?” — дип сорап куйды. Дәү әнисе авыр уфтанып: “Шулай дисәң дә була инде”, — дип җавап бирде. Әлеге кечкенә сөйләшү йөрәгемне телеп алды. “Мондый урыннарга кечкенә балаларны алып килү кирәкме икән?” — дигән сорау туды. Күрәсең, биредә ул сабыйларның әтиләре утырадыр. Бер-берсен сагыналардыр. Шулай да, газиз кешеләрен тимер рәшәткәләр артында күрүне бала психологиясе ничек кабул итә икән? Тик чит кеше күңелен белеп булмый шул, һәркем үзе теләгәнчә эшләргә хокуклы. “Мин улым янына килдем”, — дип керүче карт әбиләр дә, сөйгән ярын күрергә теләгән яшь кызлар да — барысы да күңелемдә кызгану хисе уяттылар. Аларның күз карашларында күпме сагыш, моң яшеренгәнен сизеп алырга мөмкин. “Ходаем мондый хәсрәт күрүдән үзе сакласын”, — дип, эчемнән генә теләк теләдем.

Ниһаять, без дә эчкә үттек. Борынга шунда ук “төрмә исе” килеп бәрелде. Тирә-якта тимер рәшәткәләр. Килгәндә “батырлар” рәтендә булсам, хәзер исә биредән тизрәк качасым килә башлады. Адәм баласы шулкадәр юләр күрәсең, үзе теләп упкынга төшә. Җинаять юлына басып нәрсәгә ирешеп була икән? Иң беренче чиратта, якыннарыңны хәсрәткә саласың, үзең дә мең кат газаплар күрәсең. Урамдагы тимер рәшәткәләр артында саф һава суларга чыккан тоткыннарны күргәч, ирексездән теге кечкенә малайның сүзләре хәтергә килде. Алар чыннан да, читлектәге җанварлар сыман тоелдылар миңа. Күбесендә бернинди үкенү хисе булмаган, салкын караш тойдым. “Боларның әти-әниләре нинди газап утларында яна икән?” — дигән уй башымнан йөгереп узды. Берүк Ходай сабырлык бирсен!

Журналистлар җыелып беткәч, ниһаять, бәйге дә башланды. Бәйгедә катнашучылар икегә бүленеп, биремнәр буенча таралыштылар. Барлыгы УР буенча 4 төзәтү колониясеннән 12 тоткын катнашты. Алар ярты ел дәвамында трактор йөртү серләренә төшенгәннәр. Гомумән, республика колонияләрендә махсус һөнәри белем алучылар арасында бәйгеләр ел саен уздырыла. Быел иң яхшыларны тракторчылар арасында сайлаганнар. 7нче төзәтү колониясендә 148нче училище филиалы директоры Владимир Ушаков сүзләре буенча, соңгы 37 ел эчендә генә әлеге колониядә 800гә якын тоткын әлеге һөнәрне сайлап, йөртү хокукына ия булганнар. Ә бәйгедә бары тик уку барышында үзләренең үтә дә оста булуларын күрсәткән тоткыннар гына катнаша ала икән. УРның УФСИН идарәсе баш инженеры Игорь Базуев сүзләре буенча, әлеге бәйгеләрне уздыру уку-укыту эшләрендә төгәлсезлекләрне, хаталарны барлау өчен дә кирәк икән. “Иң мөһиме: тоткын-студентларда катнашу, үз-үзләрен күрсәтү теләге булсын”, — ди ул. Теориядән бигрәк, катнашучылар өчен тракторда йөрү осталыкларын күрсәтү иң авыры булды. “Махсус биремнәрне үтәү өчен тизлек, тәҗрибә сорала”, — ди оештыручылар. Тоткыннар һәр биремне дә төгәл үтәргә тырыштылар. 3нче төзәтү колониясендә җәза үтүче Илшат исемлесе: “Тракторлар белән кечкенә чагыннан ук кызыксындым”, — ди. Иреккә чыккач, туган авылына кайтып, хезмәт юлын башлап җибәрергә уйлый. Аның сүзләренә, әлбәттә, ышанасы килә. Һәркем дә төзәлергә хаклы бит.

Бәйге кызганнан-кыза, ә мин тоткыннарны күзәтәм. Кайберсе чыннан да, киләчәктә дөрес юлга басар сыман тоелса, икенче берәүләре күңелдә шик кенә түгел, хәтта курку хисе дә уята. Үземә төбәлгән карашлар, ишетелгән әшәке сүзләр моны исбат итеп тордылар сыман. Инде төрмә һавасы минем өчен авыр була башлады, тизрәк өйгә, якыннарым янына кайтасы килә иде. Ә яшь гомерләрен рәшәткә артында уздыручылар газизләре турында уйлыймы икән? Чыннан да, биредә утыручыларның күбесе яшьләр. Кызлар карамастай егетләр дә түгел үзләре. Араларында егерме яшьлекләре дә икенче тапкыр җәза үтә икән инде. Тоткыннар күпчелек наркотик тарату, үтерү һәм көчләү буенча утыралар икән. Әлеге мәгълүматны ишеткәч: “Дөнья кая тәгәри, ахырзаман галәмәте шулмы икән?” — дип уйлап куясың. Язмышыңа язылмасын…

Бәйге ике сәгать дәвамында барды. Нәтиҗәдә, 7нче төзәтү колониясе командасы беренче урынга чыкты. Икенче урынга 1нче, өченче урынга 6нчы төзәтү колониясе командалары лаек булдылар. Шәхси беренчелектә исә 7нче төзәтү колониясе тоткыны Сергей Степанов беренчелекне яулады. Июнь аенда тоткыннар чын имтихан биреп, йөртү хокукына ия булачаклар. Мәшгульлек үзәгендә иректә алар сайлаган һөнәргә кытлык зур, дип белгертәләр. Ә аеруча сәләтлеләрне үзләре җәза үткән колониядә үк эшкә чакырырга мөмкиннәр. Иң мөһиме: тоткыннар төзәлергә тырышсыннар, өйләрендә көтүче ата-аналары, якыннары хакына тормышларын яңа биттән башласыннар иде.

Эльвира Хуҗина
Фото УФСИН сайтыннан алынды