Язмышлар кабатлана
Минем дөньяда иң кадерле кешем Агыйдел буеның иң матур җирендә — 7 утрауның берсендә — күп балалы гаиләдә дүртенче бала булып дөньяга килә. Алар гаиләдә 5 кыз үсәләр. Иң зур апабыз бабабызның «улы» урынына зур ярдәмче була. Әнинең икенче апасы май заводында өлкән мастер дәрәҗәсенә ирешә. 2 сеңеле, 1940 еллар өчен бик укымышлы булып, укытучы хезмәтен башкаралар, тракторчы булып та эшләгәннәр.
Әбиебез көчле рухлы, иманлы иде, бер намазын да калдырмады, урыны җәннәттә булсын. Ул кирәк чакта табиб та, кендек әбисе дә булган, кызларына оныкларны тәрбияләргә дә булышкан. Ә бабабыз бик чибәр, кечкенә ап-ак сакаллы карт булып күңелемә кереп калган.
Әнием (исеме Сания), гаиләдә ныклы тәрбия алып, сугыш елларында күрше авыл МТСларында сабанчы да, тракторчы да, техника төзәтүче булып та эшләгән. 1946 елның 13 апрелендә ул 22 яшендә сугышта катнашып, күп медальләр һәм орден белән бүләкләнеп кайткан, әти белән язылышкан. Әткәй (исеме Габдулла) — дөнья күргән ир уртасы, әнкәйдән өлкәнрәк, беренче хатыныннан улы да була. Ләкин сугышта берничә тапкыр яраланып та исән калган әткәйне 1948 елның 13 октябрендә кемнәрдер гүр иясе итәләр. Җинаятьчеләр ачыкланмый, 40 көннән соң гына әткәйнең ярым-йорты гәүдәсен саздан табып алалар. Шул рәвешле әнкәй 2 атналык көмән, 1 яшь тә 8 айлык кыз (мин), авырып ятучы кайнана һәм өлкән яшьтәге кайната белән ирсез кала.
Әнкәй әткәй малыннан аның улына да өлеш чыгара. Актанышны тетрәткән вакыйгадан соң тормыш бозыла башлый: малны авырулар да, бурлар да, бүреләр дә тарката. Бабай бер ел да яши алмый, авыр кайгыдан бу дөнья белән хушлаша. 2 ел үтте дигәндә ятактагы әби дә үлеп китә. 3 елда 3 мәет җирләү! Шулай да 24 яшьлек әнкәй сынмады, бөтен яшьлеген, көчен безгә — 2 кызына багышлады. Үги абыебызны да кире какмады ул. Рәфис абыебыз әнкәйгә бик рәхмәтле иде, безгә — сеңелләренә дә ныклы терәк иде. Әнкәй аңа чын мәгънәсендә ана, балаларына кадерле әби була алды.
Әнкәй колхозда төрле эшләр башкарды, гел алдынгылар сафында санала иде. Колхоз идарәсе әгъзасы, авыл Советы һәм район Советы депутаты итеп сайлап, халык аңа үзенең ышанычын белдергән. Кирәк чакта ул киңәшче дә, ярдәмче дә, хат язучы да була иде.
1963 елда авылда читтән килеп укучылар өчен интернат ачылды. Әнкәй анда пешекче, җыештыручы, кер юучы, кирәк чакта тәрбияче, балаларны өйгә кайтарып куючы да булды. Балалар белән уртак тел табар өчен әнкәй бик күп китаплар укый иде, мохтаҗларга мөмкин кадәр күбрәк ана җылысы бирергә тырышты. Интернатта әнкәй тәрбиясендә үскән балалар аны искә алып, хәзер дә рәхмәтләрен белдереп торалар.
«Язмышлар кабатлана», — диләр. Моңа мин дә инандым: абый әткәйнең язмышын кабатлап 34 яшендә фаҗигале үлем белән бу дөньядан китте. Төрле яшьтәге 4 баласы ятим калды, җиңгәбез аларга бөтен гомерен багышлады.
Мәгъфия җиңги гомер буе фермада эшләде, фоторәсеме мактау тактасыннан төшмәде. Балаларга тиешле тәрбия бирде: олыны олы, кечене кече итеп, игътибарлы һәм ихтирамлы булып яшәргә өйрәтеп үстерде. Алар безне дә ихтирам итәләр, һәрвакыт хәл-әхвәл сорашып торалар. Мин җиңгигә дә, балаларга да бик рәхмәтлемен.
Бу тормышта әнкәй дә, җиңги дә сыңар канатлы булсалар да, сынмыйча-сыгылмыйча, барча кешеләргә үрнәк булып, беренче һәм соңгы мәхәббәтләренә тугры калып, гомерләрен балаларга багышладылар. Әнкәйнең урыны оҗмах түре, җиңгинең урыны өй түре булсын!
Гөлүсә Яппарова, Сарапул шәһәре



