Якынлык кылу әдәпләре
“Ике кеше беркайчан да гыйлем алмас”, — дигән борынгылар, беренчесе — тәкәббер кеше, ул үзен җитәрлек дәрәҗәдә белемле дип йөри. Икенчесе — артык оялчан кеше, оялуы сәбәпле сораулар бирми, эзләнми. Артык оятсыз кеше булмасам да, әлеге язмамда бераз кызарта торган нәрсәләргә керергә булдым. Белү оят түгел, белмәү оят, дигән сүз белән бераз күңелемне тынычландырдым.
Аның каравына, без монда оялышып утырганда, 5-6нчы сыйныф укучыларының телефоннарына кереп карасаң, чәчләрең үрә торырга мөмкин. Интернет дигәне балаларга әти-әниләре гомер ишетмәгән һәм күрмәгән нәрсәләрне өйрәтә.
Хатыныңны яратуың да — сәдака
Аллаһының никах аша ир һәм хатынга биргән зур нигъмәте — җенси мөнәсәбәт. Бүген, ирекле хисләр, ирекле мөнәсәбәтләр макталган заманда, җенси мөнәсәбәт ешрак азгынлыкка, хәтта шакшылыкка кайтып кала. Кем белән теләсәң — шуның белән йокла, туйсаң — башкасын эзлә… Телевизор һәм Интернет та шушы сәясәтне алга сөрә. Ә бит ир һәм хатын арасындагы якынлык ике арада гына кала торган серле дөнья булырга тиеш. Ул дөньяны башкаларга ачарга ярамый. Аллаһы Тәгалә кешеләрне ир һәм хатыннарга бүлде, бер-берсенә карата шәһвәт хисләре салды. Динебез әлеге хисләрне җимерми, аларга каршы көрәшми, ирләрне хатыннардан, хатыннарны ирләрдән ваз кичәргә, мәгарәләргә бикләнеп, дога гына кылып ятарга өндәми. Киресенчә, үз тиңеңне эзләргә, гаилә корырга, табигый дәртеңне хәләл юл белән канәгатьләндерергә куша. Пәйгамбәр (с.г.в.с.) вакытында бер егет гыйбадәткә бирелү нияте белән: “Мин беркайчан да өйләнмим”, — дигәч, Пәйгамбәр (с.г.в.с.) аңа: “Мин өйләнәм һәм бу — минем юлым. Кем минем юлымнан баш тарта, ул миннән түгел”, — диде.
Җенси мөнәсәбәт хайвани рәвештә шәһвәтне сүндерү, вакытлыча ләззәт алуга гына кайтып калмасын өчен, аның исламда билгеле тәртипләре, үз кагыйдәләре, хәтта кайбер чикләүләре бар. Изге ният, тиешле әдәп, махсус догасы белән кылынган якынлык — гади шәһвәт сүндерүдән изге гыйбадәт дәрәҗәсенә күтәрелә һәм кешегә аның өчен әҗер-савап языла.
Пәйгамбәребез: “Сезнең җенси мөнәсәбәтегез дә — сә-дака”, — диде. Кешеләр: “Шәһвәтебезне канәгатьләндереп тә әҗер-савап алабыз мыни?” — дип сорадылар. Пәйгамбәр: “Әгәр берегез җенес әгъзасын хәрәм юлда кулланса, моның өчен гөнаһ булырмы? Нәкъ шулай, хәләл юлда кулланып, әҗер-савап алыр”, — диде (Мөслим риваяте).
Җенси якынлык — гаилә коруда төп максатларның берсе. Ул кешенең сәламәтләген саклый, читләргә карамаска, намусны сакларга ярдәм итә, шәһвәт утларын сүндерә, күңелләрне күтәрә, мәхәббәтне арттыра, кешегә ләззәт һәм рәхәтлек бирә, балалар тууга, нәселне арттыруга сәбәп була. Әгәр кешедә җенси шәһвәт булмаса, күбесе гаилә дә кормас иде, балалар да тумас иде.
Якынлык кылу әдәпләре:
1. Изге ният. Югарыда искә алынган хәдистән аңлашылганча, ир белән хатынның бер-берсен яратулары, җенси мөнәсәбәтләре изге эш санала, бер-береңнең хакын саклау булып тора, шуңа күрә икесенең дә ниятләре изге булса, фәрештәләр аларга савап яза.
2. Җенси мөнәсәбәт үзара хөрмәт итүгә нигезләнергә тиеш. Ир кешегә тизрәк үз шәһвәтен сүндереп, аннан артын куеп яту дөрес түгел. Пәйгамбәр: “Берегез хатыны белән якынлык кылса, аңа изгелек кылсын: үз ихтыяҗын үтәп, аныкы үтәлмәсә, ашыкмасын, аныкын да үтәсен”, — диде. Шуңа күрә пәйгамбәребез якынлык кылганда бер-береңне назлау, уйнау, үбешү кебек бер-береңне уята, шәһвәтне арттыра торган нәрсәләргә чакырды.
Моның өчен җенси мөнәсәбәт вакытында ир һәм хатынның матур киеме, тән чисталыгы, авыз эченең пакь
булуы, бер-береңнән хуш исләр килеп торуы мөһим. Бу әдәп хатын-кызларга гына түгел, ирләргә дә кагыла. Хатыны ире кайтуга киенеп-ясанып, хуш исләр белән фәрештәдәй балкып каршы алса, ә иреннән солярка яки ферма исе килеп торса, авызыннан тәмәке исе аңкып торса, бу гаделсезлек була. Пәйгамбәр вакытында ирләр дә хатыны янына керү алдыннан матур киемнәрен кигәннәр, исле майларын сөрткәннәр. Габдуллаһ ибн Габбәс: “Хатынымның минем өчен зиннәтләнүен ничек яратсам, үзем дә аның өчен бизәнергә яратам. Чөнки Аллаһ: “Хатыннарның бурычлары булган кебек, хаклары да бар”, — диде”, — дип әйтте (“Бәкара”, 228).
3. Җенси мөнәсәбәт алдыннан “бисмилләне” әйтү һәм махсус дога уку киңәш ителә. Хатын балага узса, ул бисмилләле, догалы бала була. Пәйгамбәребез: “Әгәр берегез хатыны белән якынлык кылганда “Бисмилләһи, Әллааһүмма җәннибнә-шәйтаанә вә җәнниби-шшәйтаанә мәә разәкътәнә”, — дисә һәм аларга бала насыйп булса, аңа шайтан зыян китерә алмас”, — диде (Бохари риваяте). Доганың тәрҗемәсе: “Аллаһ исеме белән. Йә Аллаһ, безне һәм безгә ризык итеп биргән баланы шайтаннан сакла”. Әлбәттә, иман иясе өчен бу доганы яттан белү һәм куллану хәерле.
4. Якынлык кылу ир белән хатынның госелен боза һәм аларга госел алу (бөтен тәнен юу) мәҗбүри була. Андый кеше “җөнеб” дип атала. Җөнеб хәлдә намаз уку, Коръән китабын тоту, аятьләрне уку, тәваф кылу, мәчеткә керү тыела.
Госел алырга тиешле кешегә госелен намазга кадәр кичектереп йокларга ятарга ярый. Ләкин аңа йоклар алдыннан тәһарәт алу киңәш ителә. Гомәр ибн Хаттаб Пәйгамбәребез (с.г.в.с.)нән: “Җөнеб хәлдә йокларга ятарга ярыймы?” — дип соргач, ул: “Әйе, әгәр теләсә тәһарәт алсын”, — диде (Ибн Хиббән риваяте).
5. Хатын-кызның айлык күрем вакытында җенси мөнәсәбәт кылу хәрәм булып тора. Аллаһы Тәгалә: “Кешеләр синнән айлык күрем турында сорашалар. Син аларга: “Бу алар өчен авыр вакыт”, — дип әйт. Шуңа күрә, күрем вакытында якынлык кылудан сакланыгыз һәм чистарынганчы аларга якынлашмагыз. Хатыннарыгыз арулангач, аларга Аллаһ әмер иткәнчә килегез. Аллаһ тәүбә итүчеләрне һәм пакьләнүчеләрне сөя”, — диде (“Бәкара”, 222).
6. Әгәр ир белән хатын бала тууын теләмәсәләр (сәбәпләре төрле булырга мөмкин), ир кешегә җенси мөнәсәбәтне өзәргә яки сакланырга ярый. Ләкин, сакланган очракта хатынның да ризалыгы кирәк, чөнки аның да бала табарга хакы бар. Җәбир ибн Габдуллаһ: “Без пәйгамбәр вакытында җенси мөнәсәбәтне өзә идек. Бу хәбәр пәйгамбәребезгә барып иреште һәм ул безне бу нәрсәдән тыймады”, — диде (Бохари. Мөслим риваятьләре).
Шулай да, мөселман гаиләләре күбрәк балалар тудырып, аларны тәрбияләп үстереп, үзләреннән соң зур һәм хәерле нәсел калдырырга тырышырга тиешләр.
7. Иргә дә, хатынга да гаилә эчендәге, бигрәк тә җенси мөнәсәбәт белән бәйле серләрен башкаларга сөйләү катгый рәвештә тыела. Пәйгамбәребез: “Хатыны белән ялгызы булып, соңыннан аның серләрен башкаларга сөйләүче ир — Аллаһ каршында иң яман ирләрнең берсе булыр”, — диде (Мөслим риваяте).
Кайберәүләр үзләренең ятакта булган казанышлары, “бөек җиңүләре” хакында мактанышып сөйләргә, социаль челтәрләрдә язарга яраталар. Тәрбияле һәм иманлы кешеләр үзләренең ятакта булган нәрсәләрен башкаларга сөйләргә тиеш түгелләр.
8. Хатын авырлы булганда аның белән җенси мөнәсәбәт тыелмый. Гомумән, динебездә бар нәрсә дә хәләл, әгәр хәрәм булына дәлил килмәсә. Бу мәсьәләдә Коръән һәм хәдисләрдә тыюлар күренми. Әмма бу хатынга һәм балага зарар китерергә тиеш түгел. Монда тәҗрибәле табибның киңәше кирәк. Кайбер хатыннар авырлы вакытта ирләрен бөтенләй якын китермиләр, әмма сәламәт ир 8-9 ай буе ничек түзеп йөрергә тиеш?
Җенси мөнәсәбәт бүләкме, әллә бурычмы?
Ир белән хатынның бер-берсен җенси яктан канәгатьләндерергә тырышулары бер-берсенә булган бүләге генә түгел, бәлки изге бурычлары булып тора. Пәйгамбәребез: “Әгәр ир хатынын ятакка чакырып, хатыны килмәсә һәм ире аңа ачулы булып йокласа, фәрештәләр иртәнгә кадәр ул хатынны каргап торырлар”, — диде (Бохари һәм Мөслим риваятьләре).
Хатынның иренең чакыруыннан баш тартырга хакы юк, әгәр гозере булмаса (күрем вакыты, авыру). Ләкин кәефе юклыгы, бераз арып китүе иреннән баш тартуга сәбәп булмый. Ир дә гаилә хуҗасы буларак, гаиләсенә ризык, акча эзләргә, хезмәт итәргә бурычлы. Ул: “Минем кәефем юк”, — дип кенә гаиләсен ашатудан, тәрбия кылудан баш тарта алмый.
Җенси бурычны үтәү ир өстендә дә изге бурыч булып тора
Ләкин ирдә дә, хатында да ниндидер сәбәп белән юкка чыккан дәртне “Хәдистә кушылган бит”, — дип кенә булдырырга тырышу дөрес түгел. Җенси дәрт үзара мәхәббәткә һәм дуслыкка нигезләнергә тиеш. Моның өчен бер-береңә карата яхшы мөгамәлә кылып, ярдәмләшеп яшәү кирәк.
Ир белән хатын арасындагы җенси мөнәсәбәтләрнең яхшы булуы гаиләнең ныклыгына, йөрәкләрдәге мәхәббәтнең артуына сәбәп булса, җенси мөнәсәбәтләрдәге проблемалар еш кына гаиләләрнең таркалуына китерә. Диннән ераграк торганнарның тән җылысын гаиләдән читтә эзләүләренә сәбәп була.
Гаиләләребез нык булсын, мәхәббәтебез какшамасын. Бәхетле булыгыз.
Йосыф Дәүләтшин, Түбән Кама шәһәре.



