Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Ижау — иҗат мәйданы - Ялан тәпиле кыз
18.02.2012

Ялан тәпиле кыз

Өлкән яшьтә булса да, әнием җөй машинасында тегү тегәргә ярата.

— Менә монысы оныгымның туй бүләге, бусын дустым Казаннан төс итеп алып кайткан, ә бу тукыманы авылдашым васыять итеп, миңа атап калдырган, — дип, нинди генә матур күлмәкләр текми. — Яшь чагымда кигән күлмәгем төсле түбән билле, киң итәкле булыр, — дип, җөй машинасының келтер-келтер көенә оеп кына, тәрәзәдән төшкән кояш яктысына куанып, һаман эшләп утыра.

— И әни, кем инде бу яшьтә шулай җәфалана. Күпме матур күлмәкләр тегеп кигездең миңа. Чыгарылыш кичәсе өчен дә дус кызларым белән өчебезгә бик матур күлмәкләр өлгерттең. Ак штапель тукымага үзеннән чыккан вак-вак елтыравыклар сибелгән күлмәкләрдән Роза, Лилия һәм мин бик бәхетле мизгелләр кичердек. Газап чикмә, әзерне генә алыйк, — дим.

— Нишләп газап чигү булсын. Күп еллар элек яшүсмер чагымда, бәхетле кеше генә шулай тәрәзә буенда машина әйләндереп җөй тегә торгандыр, дип, татлы хыялларга бирелгән идем мин, — дип, башыннан кичкән бер  вакыйганы сөйләп бирде әнием.

— Бик күптән булды бу. Бөек Ватан сугышы бара, — дип башлады ул. Җөй машинасыннан кулын алмыйча гына карашын тәрәзәгә төбәде, аннан миңа таба борылып утырды һәм сөйләвен дәвам итте.

— Безнең авылда өй чиратыннан Авыл советының йомышларын үтәү өчен кизү тору бар иде. Атна буена гаиләдән берәү чапкын булып тора. Кемнең хөкүмәткә бурычы бар, заимга язылмаган, салым-фәлән түләмәгән – барып чакырасың, кемдер эшкә чыкмаган – җитәкчеләр каршына бастырасың, исемлек тотып, җыелышка куу – барысы да чапкын вазыйфасы. Чакырырдайны чакырып, язу-фәлән илтеп, көне буе хезмәт куясың.

Көннәрдән беркөнне бу чират безнең гаиләгә җитте. Мине әнием Авыл советына җибәрде. Авыл советы рәисе үз бүлмәсенә чакырып алды, каршысына утыртып сүз башлады: «Бик зур ышаныч белдерәбез сиңа, сеңелем. Шаршады авылында урнашкан балалар йортына бер кызны илтәсе бар. Шуны урнаштырып кайта алсаң, атналык кизү тору эшең үтәлә, бүтән сезнең гаиләне борчымыйбыз», — диде.

Гаиләбездә кеше күп анысы, тик барысы да эшли, һәркемнең үз эше. Әни иртә яздан сукага чыгып китә, урып җыю эшләре бетмичә колхоз кырыннан кайтып керми, атлы эштә. Зур апам – бригадир, абый – фронтта, кече апа авылдан биш чакрым ераклыкта – Алмалы фермасында сарык карауда, сигез яшьлек энем авыл көтүенә ялланды, мине почтага эшкә алдылар. Атналык эшне бер көндә тәмам итү – барыбыз өчен дә файдалы буласы. Ризалык бирергә дә белмим, башкарып чыга алуыма да ышанып җитмим. «Мин Шаршадыга бара белмим шул абый. Аннан соң ул кечкенә сабый белән нишләрмен?» — дип, шикләремне ачып салдым. Миңа, 15 яшьлек кызга, ничек ышанып шул эшне тапшырырга батырчылык иткәннәрдер – хәзер дә аптырыйм. «Баланы анасы илтә барыр, сиңа кертеп тапшыру бурычы гына куела, сеңелем, зинһар кире какма бу эшне, син генә булдыра аласың», — дип Авыл советы рәисе күңелемне күтәргәч, ризалаштым.

Кечкенә кул арбасына кызын утыртып, Шафига исемле юаш кына авылдашым килеп туктады. Ике күзе тулы яшь, иелгән башын күтәреп беребезгә бер сүз әйтә алмый, тик тора. «Әй, Ходаем! Бу газиз ананың йөрәк җимешен, бәгыреннән өзелеп төшкән бердәнбер нарасыен илтеп тапшырырга нәрсә мәҗбүр иткән соң?» – дигән сорау җанымны борчый.

Эш менә болайрак: Шафига апа, туган апасы карамагында калган сабый, гомере буе аның хезмәтчесе булып үсә. Үзе бик юаш, мәктәп-фәләнгә йөрмәгән, кеше белән аралашмаган, күңел ачу турында уйлап та карый алмаган. Ул үз-үзенә бикләнгән, ачлык-ялангачлыкның, җәбер-золымның нәтиҗәсе буларак, миңгерәүләнеп беткән бер кыз булып, буй җиткезә. Соңлап кына күрше Ямурза авылы егетенә кияүгә сорыйлар. Тиздән кызлары туа. Инде матур гына яшисе дә яшисе бит, әмма каһәр суккан сугыш башлана. Ире фронтка китә һәм күп тә узмый, кара кәгазь булып, авыр хәсрәт ишек шакый. «Артык кашык асрап булмас», — диеп куып чыгаралар һәм Шафига баласы белән апасы бусагасына кайтып егыла. Апасының үзендә дә өч бала, ире сугышта, үз хәле хәл була. Кышны бергә чыгалар. Яз җитүгә Шафиганы кызы белән күршедәге кечкенә генә йортка башка чыгара. Ягарга утыны, кияргә киеме, ашарга ризыгы юк – кая барырга? Яз көне кешеләрдә эш күп анысы: өй юарга, бакча казырга, чокырдан бәрәңге чыгарырга яллаучылар була. Тамак ялына эшләүчеләр дә күбәя шул. «Баласы белән ике тамак», — дип, Шафиганы эшкә чакырмыйлар. Ике генә юл кала: баласын кочаклап ачтан үлү, я баланы илтеп тапшыру. Авыл советы хәлне  аңлап, кирәкле язуларны әзерләп, бу бичараларга ярдәм кулы сузмакчы булган, күрәсең.

Мин, биргән документларны пөхтәләп, киндер сумкама салдым. Әнкәем төреп тыккан юл ризыкларым: ике бәрәңге, бер телем кара ипи кыерчыгы да шунда иде.

Барасы юл ерак, озак юанып тормадык, юлга кузгалдык.

Татар Чилчәсенә кадәр юл таныш, аннан соң бригада йортына кереп, Шаршадыга юлны белешәсе дип, ныклап өйрәттеләр. Чилчәгә кадәр әйбәт кенә бардык, бала да көйсезләнмәде, әле ятып, әле утырып, ипләп кенә барды да барды. Язмышына буйсынган ана да тавыш-тынсыз гына атлый бирә.

Чилчәдә безне юлга чыгарып, озатып калдылар. Калын урман аша юлыбызны дәвам иттек. Барабыз да барабыз, урманның борма-борма юлы мәңге бетәр төсле түгел. Әллә дөрес бармыйбыз микән, дигән уй башымнан узды, бигрәк күп вакыт узгандай тоелды. Бара торгач, ачыклыкка чыктык. Нарт агачлары өстеннән төшкән кояш яктысы җанга җылылык, өмет биргәндәй булды, күңелләр  күтәрелеп китте. Тагын бераз баргач, өй түбәләре шәйләнә башлады, димәк, ерак калмаган. Шыңшып барган сабыйга сындырып икмәк кыерчыгымны тоттырдым. Тиздән, бик тиздән ризыклы булачаксың, дигән уй узды баштан. Тик күңелдәге ниндидер хәвеф күзгә яшь, тамакка төен булып утырган. И сабый, нинди язмыш көтә сине? Авылымның  бер газизен, бәхет өмет итеп дөньяга аваз салган җанны илтеп тапшырам, ләбаса!

Авылга кердек. Балалар йортының кайда урнашканлыгы турында сорарга урамда бер кеше дә юк. Ялт-йолт каранып барам. Шунда, җыйнак кына бер йортның түр тәрәзәсен ачып куеп, бер хатын тегү тегеп утыра. Келтер-келтер машинасының тавышына кадәр затлы кебек тоелды. Янында кечкенә генә кыз, күзләрен челт-челт йомып, яңа күлмәкнең әзер булганын көтеп утыра. «Менә ул бәхет!» – минәйтәм. Бәхетле хатыннар гына менә шулай җөй машинасы артында тегү тегеп утыралар. Әй Раббым, әнием янына исән-имин кайтып җитеп,  миңа да шушы бәхетне насыйп итсәңче!

Балалар йортын белештем.  Авылны чыккач, тегермән буасы, аннан тауга күтәрелгәч, бик зур йорт булыр, дип өйрәттеләр. Буага җиткәч, юлыбыз бүленде. Язгы су буаны ерган, бүтән буып тормаганнар. Алга таба җәяүлегә генә юл бар. Шафига апаны арбасы белән буа чокырында калдырдым. Авылда ук шулай өйрәтеп җибәрделәр, күрәсең, сабыйның әнисе булуын күрсәтергә кирәк булмагандыр. Сабыйны җитәкләп, тауга менеп киттем. Әле күтәреп барам, әле тәпи-тәпи атлыйбыз. Ниһаять, менеп җиттек. Бик матур йорт, ерактан ук күренеп тора. Минем соравыма каршы, «Директор төшке ялда», —  диделәр. Тора торган йорты ерак түгел икән, ишеген шакыдым. Урта яшьтәге ир-ат килеп чыкты һәм аңа кулымдагы юлламаны суздым. «Менә сезгә бала алып килдем», — дидем. Ул кәгазьләрне игътибар белән укып чыгып, янымдагы кызга күз төшерде дә: «Бу яшьтәге балалар Кәдрәк авылындагы балалар йортында кабул ителә, шунда барырга кирәк», — диде. Башыма китереп суккандай, бер мәлгә югалып калдым. Ходай уш биргәндер инде: «Мин китерүче генә. Менә юллама, кая кирәк шунда үзегез җибәрегез, баланы югалтмагыз», — дидем. Аннан борылып, ашыга-ашыга китеп бардым. Кечкенә сабыйның аруы җиткән булды микән, баскан урынында калды, мескенкәем. Яшьле күзләремне сөртә-сөртә үзем таудан түбәнгә йөгерәм, үзем артыма борылып-борылып карыйм. Шактый биек тау иде ул, хәлем бетеп, көчкә тын алып, Шафига апа янына төшеп җиттем. Ул ике күзен мөлдерәтеп, миңа текәлгән: «Апаем, алдылармы?» — дип кенә сорый алды. «Алдылар, юындырып, киендереп, ашатып калдылар. Әйдә, тизрәк кузгалыйк, кичкә кадәр кайтып җитәсе бар», — дигән сәбәп табып, аны ашыктырам. Чокырдан бәләкәй арбаны чыгарып, кайтыр юлга кузгалдык.

Урман юлы тагы да шомлырак, караңгырак кебек тоелды. Күңелгә әллә нинди яман уйлар килә: ашыгып юлны ялгышмадык микән, урманда әллә ниткән җәнлек-җанварлар бардыр, урман качкыннар белән тулган, диләр, имин генә кайтып керә алсак ярар иде…

Кызу-кызу атлый торгач, Чилчәгә кайтып җиттек. Авылга керү белән юлдашым: «Апаем, мин монда Камал түтәйләргә керәм әле», — дип кереп китте. Карыны да бик ачкандыр инде, чәй булса да эчәр, сөйлисе сүзләре дә бардыр, бушанасы киләдер, дип уйладым. Миңа, 15 яшьлек кызга, яну-көюләрен сөйләп кенә ничек юансын, нарасыен җуйган бичара ана.

Мин инде авылыбызга юлны беләм, басудан туры юлдан Салагышка кайтып киттем. Әллә каушаудан, әллә куркудан, әллә кечкенә кыз баланы кызганудан, моңа кадәр арганлыгымны тоймаганмын гына икән. Бөтен гәүдәм изрәгән, ял итәсем килә. Юл буена тукталып, бераз гына ял итеп, утырып тордым. Юк, озак юанырга ярамас, әнием борчылып көтә булыр, авылыбыз ягына карап юлга кузгалдым.

Бик күп еллар узса да, балалар йорты директорының өйалды баскычына сөялеп калган ялан тәпиле, тузган чәчле, бер кат сәләмә ситсы күлмәкле өч яшьлек кыз бала күз алдымнан китмәде. Шактый еллар узгач, туганнарыннан сорашып белешмәкче булдым: «Шафига апаның балалар йортына тапшырган кыз баласы бар иде, ул кайда, исәнме икән?»

«Ә, Алмазия апаны әйтәсеңме. Казанда яшәде ул. Үзбәкстанга да киткән иде, кайтып әнисен эзләтеп, үз янына алдырмакчы булган. Тик Шафига апа кызы янына китәргә ризалашмаган. Үз-үзен гафу итә алмады микән, бүтән сәбәпме – китмәде. Чистайда картлар йортында дөнья куйды», — диделәр.

Сугыш беткәнгә дә күпме еллар узды, күпме сулар акты, инде онытырга вакыт, диләр. Юк, ул көннәр, баштан үткән фаҗигаләр һич тә онытылмый. Сугыш афәтенә юлыгып, туган җиренә кайтмый еракта ятып калганнар, кайтып та рәхәт күрмичә  вафат булганнар,  җимерелгән гаиләләр, ятимнәрнең аянычлы язмышларыйөрәкне әрнетә, күңелдә яра булып сызлый бирә.

Рәмзия Җиһангәрәева, Кичкетаң авылы