Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Ижау — иҗат мәйданы - Ялгыз сагыш (повестьтан өзек) Фирдәвес Зариф
21.01.2021

Ялгыз сагыш (повестьтан өзек) Фирдәвес Зариф

(Рәзилә Беркутованың якты истәлегенә багышлана)

1

«Зәңгәр Кама буйларында
Салагыш болыннары…»

Радиодан туган як турындагы җырны ишетеп, Нәзилә кер юган җирдән тукталып калды. Икенче мизгелдә ул, күзләренә сарылган яшь пәрдәсен кул аркасы белән сөртеп, яулыгын төзәтте, өстәл янына килеп утырды.

«Салагыш, Салагыш,
Мин китәмен еракларга,
Бәгърем, хуш, бәгърем, хуш!..»
Элек тә битараф кына тыңлый алмаган туган як турындагы бу җыр Нәзиләнең күңелендә хис­ләр өермәсе кузгатты. Хәтер чоң­гыллары актарылып, уйлары аны еракта калган балалык елларына, яшьлегенә алып кайтты…
Менә ул, утрауга печән ашарга кергән сыерны куып, колач салып ярга таба йөзә. Ул да түгел, аның колагында яраткан егете Василның хушлашу сүзләре яңгырый башлады.
— Ике ел вакыт озак түгел бит, Нәзилә. Көтәрсеңме?!
— Көтәрмен, Васил.
Язмыш, язмыш… Көтеп ала ал­мады шул ул Василын. Әфган җиреннән цинк табутта үле гәүдәсе генә кайтты. Үз-үзен белештерми, көне-төне елады кыз. Азрак онытылыр, дип, әти-әнисе аңа Казанга китәргә киңәш бирде. Нәзилә биредә күн-галантерия фабрикасына эшкә урнашты, үзе кебек авылда туып-үскән Эльмира исемле кыз белән дуслашты. Бергә университетның филология факультетына — читтән торып уку бүлегенә керү өчен имтихан тоттылар. Югалту ачысы да онытыла төште, Игорь исемле урыс егете белән танышты. Матур гына йөрешә башладылар. Сары чәчле, зәңгәр күзле бу чибәр егет хакында таныш-белешләре арасында сүз чыкканда, ахирәте Эльмира: «Фәрештә инде менә»,— дип әйтә торган иде. Группа старостасы, яше кырыктан узган Саттар да: «Менә күрерсез әле, Нәзилә бәхетле булачак», — дип кистереп әйтте. Янәсе, урыслар хатын-кызга ирек бирә, ул ни теләсә – шуны эшли ала.
Нәзилә университетның өченче курсына күчкәч, алар гаилә кордылар. Игорьның туган ягында – Ижевскида урнашып, матур гына яшәп киттеләр, кызлары туды…
Шулай яшисе дә яшисе иде дә бит… Әмма Игорь эчүгә сабышты, күз алдында үзгәреп, юк кына сәбәп табып, Нәзиләне һәр күргән ир-аттан көнләшә, хәтта кул күтәрә башлады. Кыйнаганда гел күзгә суга иде ул. Инде сабыр савытлары тулгач, Нәзилә ике елдан аның белән аерылышты.
Соңгы уку елында ул курсташы Ирек белән йөрешә башлады. Әмма янып торган җирән чәчле бу егетнең исәбе башкада иде булса кирәк, балалы хатын белән тормышын бәйләргә ашыкмады.
Университет тәмамлагач, Нәзи­лә, фатир алмашып, Әгерҗегә күчеп кайтты, мәктәптә татар теле һәм әдәбиятын укыта башлады. Кызы күбрәк авылда — әбисе һәм бабасы янында торды. Әмма Игорь да, күләгә кебек, аннан калмады, Әгерҗегә күченеп, тимер юлга эшкә урнашты. Дөрес, башта үзен тәкәбберрәк тотты, хәтта башка хатынга да өйләнеп карады. Әмма бер ел чамасы яшәүгә, аның белән дә аерылышты, яңадан эчә башлады…
Нәзилә дә тормышын көйләп җибәрә алмады. Очраклы танышулар, йөрешүләр… Арада кияүгә чыгарга тәкъдим ясаучылары да булды. Сылу гәүдәле булмаса да, чибәр, бит очлары чокырланып һәм янып торган, коңгырт-кара күзле, уймак иренле, күперенке кара чәчле, йөзеннән елмаю китмәгән Нәзилә һәркемнең йөрәген яуларлык иде. Әмма берәүгә дә күңеле ятмады аның. Юк, җилбәзәк хатын түгел иде ул. Ялгызы калганда күзләренә яшьләр тыгылуын, бәхетсезлегеннән вакыты-вакыты белән чарасыз хәлгә төшүен үзе генә белә иде Нәзилә.
Шундый көннәрнең берсендә ул аны очратты. Ничектер башкаларга охшамаган иде бу ир, шуңа Нәзилә беренче күрүдә ук аңа тартылды. Тышкы чибәрлеге белән түгел, ә игътибарлылыгы, кешенең хәленә керә белүе белән тартты ул хатынны үзенә. Йөрәге белән түгел, акылы, тормыш тәҗрибәсе белән кабул итте Нәзилә аны.
Танышулары да көтмәгәндә булды. Кышкы көннәрнең берсе иде. Җепшеклектән соң килгән суыклар аяк астын шугалакка әйләндерде. Кызын бакчага илтеп, мәктәпкә эшкә ашыга иде Нәзилә. Урам чатына җиткәч, ул, аягы таеп, тротуарга гөрселдәп егылды, аркасы, башы бозлы асфальтка бәрелде. Узып баручы мөлаем йөзле бер ир аны йомшак кына тотып торгызды да:
— Хәлегез ничек, ханым, бик каты бәрелдегезме? — дип сорады.
Бәрелүдән Нәзиләнең башы шау­лый иде, юньләп җавап та бирә алмады бугай. Ир кеше, машина туктатып, аны шифаханәнең травматология бүлегенә алып барды, рентген сурәте өлгерүен көтеп торып, өенә озатты. Бәхеткә, баш мие селкенмәгән, башның йомшак тукымалары гына бәрелгән икән.
— Сезгә нинди рәхмәтләр әйтсәм дә, аз булыр кебек, — диде Нәзилә саубуллашканда. — Бәлки берәр яхшылыгым тияр, менә телефон номерым.
— Рәхмәт, Нәзилә ханым. Мин яхшылыкны бурычка эшләмим. Кем белә, бәлки очрашырбыз да әле. Мәктәпләрдә шактый еш булырга туры килә миңа. Сезгә бер генә теләгем бар: тизрәк савыгып, аякка басыгыз, сакланып йөрегез. «Сак­ланганны Алла саклар»,— диләр бит.
«Изге күңелле булып кылана. Исәбе — күңел ачу һәм туйдыргач, ташлап китүдер инде моның. Ирләр барсы да бер чыбыктан сөрелгән», — дигән уй узды беренче мизгелдә Нәзиләнең башыннан. Ә күңеле ник-
тер моңа ышанып җитми, аның башкаларга охшамаган ир булуын тели иде. «Ичмасам, исемен дә сорарга өлгермәдем бит, — дип өзгәләнде Нәзилә. Аннары: «Хәер, телефон номерын бирдем ич»,— дип, батып барганда саламга тотынган кешедәй юатты ул үзен…
Нәзилә, сеңелесе Нәсимәгә шалтыратып, кызын бакчадан алуны үтенде дә софага барып ятты. Башы әйләнә, ниндидер йокылы-уяулы халәттә иде ул. Шуңа, онытылып, йокыга талды.

2

Көннәр, атналар бер-бер артлы уза торды. Нәзилә һәр көнне көтсә дә, күңеленә кереп калган яңа танышы шалтыратмады. «Оныткандыр. Андый чибәр ирнең миннән башка да танышлары күптер әле. Аннары, ул– балалы хатын, ирләр аның кебекләргә җитди карамыйлар. Игътибар иткән очракта да вакытлыча гына, бары тик күңел юату өчен…
Оныт аны, ул синеке була алмый, оныт…» Нәзиләгә акылы шундый киңәш бирсә дә, йөрәк һаман да өметләнә, хисләренә сүрелергә ирек бирми иде.
«Кара инде, сиңа хәзер унсигез яшьме, — дип тиргәде ул үзен ахырда. — Күптән акылга утырырга, үз хәлең белән ризалашырга вакыт түгелме сиңа».
Мәктәптәге дәресләр, балалар арасында булу да хисләрен йөгәнләргә, онытылырга мөмкинлек бирмәде аңа. Юк, Нәзилә эшкә салкын карамады, бөтен күңелен, егәрлеген биреп эшләргә тырышты. Кешеләр белән һәрвакыт елмаеп исәпләшә, көләч йөз белән сөйләшә иде ул. Тик күзләрендә генә мөлдерәмә тулы моң-сагыш иде…
Ә беркөнне мәктәптә ыгы-зыгы купты. Мәгариф министрлыгыннан тикшерү комиссиясе киләчәк икән. Кемдер: «Мәктәптә балаларга юньле белем бирелми, педколлектив очраклы кешеләрдән тора… Читтән килгән бер ирсез хатын өлкән класс егетләрен аздырып ята. Хәтта берсе белән мунча кергәнен дә күргәннәр… Ә директор, белә торып, боларга күз йома. Хәер, үзе дә ул хатынга битараф түгел…»,— дип, пычрак шикаять язган. Әлеге хатны РОНО мөдире үз күзләре белән күреп кайткан, имеш…
Бу хакта ишеткәч, Нәзиләнең башына суккан кебек булды. «Ничек, нәрсә өчен?.. Кемгә начарлыгы тигәне бар аның? Ничек шундый пычрак гайбәткә телләре әйләнгән! Кем язган?» Шундый уйлар бөтерелде аның башында.

***
Бер атнадан директор Нәзиләне кабинетына чакыртты.
— Менә нәрсә, Нәзилә Хәйдәровна,— диде ул аңа утырырга урын тәкъдим иткәч,— иртәгә безнең мәктәпкә комиссия киләчәк. Комиссия составында район мәгариф бүлеге, министрлык вәкилләре булачак. Ниятләре — мәктәптә белем һәм тәрбия бирүнең торышын тикшерү. Әлбәттә, ачык дәресләр уздырабыз. Тәҗрибәле педагог булганга, алар сезнең дәресләргә дә кереп утырырга теләк белдерделәр. Әзерләнеп торыгыз.
«Тәҗрибәле педагог булганга…» Нәзиләгә эсселе-суыклы булып китте, әйтерсең лә өстенә бер чиләк салкын су койдылар. «Шикаятькә ишарә ясап, мыскыл итә»,— дигән уй йөгереп узды аның башыннан. Шулай да, кыюлыгын җыеп, директорның күзләренә күтәрелеп карарга батырчылык итте. Юк, мыскыллы, төрткеле түгел иде директорның карашы. Киресенчә, якын-үз итеп, хәлгә кереп карый иде бу күзләр…
Әйтерсең лә беренче тапкыр күрә иде Нәзилә директорны. Болай чибәр генә кеше икән: пөхтә итеп кыскартылган сары чәчләре уң якка таралган. Күзләре зәңгәр. Күз кырыйларында, маңгаенда җыерчыклар. Юк, алар аны картайтмый, киресенчә, аерым бер җитдилек өстәп торалар. Җыйнак, матур иреннәр. Алар, буялган кебек, ничектер сусылланып тора.
Һәрвакыт җитди сөйләшкәнгә, таләпчән булганга Нәзилә директорны артык горур, хәтта мин-минлекле, тәкәбберрәк кешегә санап йөри иде. Юк, андый кеше түгел, ахыры. Йөзендә аерым бер җылылык, нур бар. Хисле, әмма кичерешләрен эчкә, күңел тирәнлегенә яшерә белгән кешегә охшаган. Күз карашы бер караганда уйчан, икенче мизгелдә ул ничектер кырыслана, артык җитдилек иңә сыман…
— Рәхмәт, Рөстәм Насыйрович,— диде Нәзилә исенә килеп.— Китәргә мөмкинме?
— Әйе, Нәзилә ханым, — диде директор, тавышын йомшарта төшеп. — Борчылмагыз, тынычрак булырга тырышыгыз. Беләсезме, яхшы кешегә, бик теләсәләр дә, начарлык эшли алмыйлар. Тик үз-үзеңә, кешеләргә ышанычны югалт­маска кирәк.
— Зур рәхмәт, Рөстәм Насыйрович. — Нәзилә, башын иеп, ишеккә атлады.
Төн уртасына кадәр ачык дәрескә әзерләнде Нәзилә. Юк, нин­дидер җитешсезлекләр булудан, ачык дәрес вакытында туган сорау­ларга җавап бирүдән курыкмады ул. Ни әйтсәң дә, Нәзиләнең үз укыту методикасы, үз юнәлеше бар һәм укыту елларында гел югары бәя алып килде. Ирешелгәннәр белән генә чикләнмичә, Укытучыларның белемен күтәрү һәм камилләштерү институтына үзе юллама сорап алды, практик күнекмәләрне теоретик яктан нигезләде.
Укучылары да йөз кызартырлык түгел иде Нәзиләнең: район буенча гына түгел, республика күләмендә уздырылган олимпиада­лар­да да катнашып, алдынгы урыннар ала килделәр. Райондагы татар теле һәм әдәбияты укытучылары семинарының нәкъ менә алар мәк­тәбендә үтүе дә очраклы хәл түгел иде.
Икенче нәрсә борчыды аны: үзенең намуслы, әхлаклы кеше булуын, министрлыкка язылган шикаятьнең пычрак бер гайбәт кенә икәнлеген ничек исбатларга?! Коллективта яклаучылар булырмы аны, әллә көнчелек, хөсетлек җиңеп чыгармы?
Шикаятьне кем язуы да мөһим түгел иде хәзер Нәзилә өчен: кем генә булса да, ул аны гаепләү, пычрату юлына басмаячак. Шулай ук аклану юлын да сайламаячак — килсеннәр, күрсеннәр, нәтиҗәне үзләре чыгарсыннар. Авыр булса да, бу сынауны Нәзилә үзе генә узачак, беркемнән дә яклау сорамаячак.
Әгерҗедәге тормышын гына түгел, бөтен гомерен күз алдыннан уздырды ул, ялгышларын, югалтуларын барлады. Юк, куркыр җире юк аның: кулыннан килгәнне эшләр, кирәк булса, намуслы исеме өчен көрәшер дә.
Иртән шундый уйлар белән мәктәпкә юл тотты Нәзилә. Укы­тучылар бүлмәсенә узгач, һәр­вакыттагыча елмаеп исәнләште, дәрес кирәк-яракларын барлады. Нәзилә килеп, биш минут үттеме-юкмы, бүлмәгә директорның уку-укыту эшләре буенча урынбасары Алия Шәкүровна килеп керде.

Ул Нәзиләгә, килдеңме, ди­гәндәй, каш астыннан гына сөзеп карады да исемен дә атап тормыйча:
— Сезне директор бүлмәсендә көтәләр, хәзер үк керегез, көт­термәгез, — дип әйтеп салды. Тимер салкынлыгы бар иде хатынның тавышында. Соңгы сүзләрне әйткәндә, ирен читләрендә мыскыллы елмаю чагылып үтте.
Алия Шәкүровнаның үзен өнәп бетермәвен белә иде Нәзилә, әмма монысын ук көтмәде. Югыйсә, бернинди начарлыгы да тигәне юк бит аңа. Баштарак үзенчә төрткеле, дорфа итеп җавап кайтарырга теләсә дә, соңгы мизгелдә тыелып калды:
— Яхшы, Алия Шәкүровна, — дию белән генә чикләнде һәм башын югары тотып, укытучылар бүлмәсеннән чыгып китте.
Әмма директор бүлмәсенә җит­кәч, Нәзиләне алыштырып куйгандай булдылар. Ничектер югалып калды, кирәкмәс җирдән каушады ул. Кыюсыз гына ишек шакыды. Эчтән директорның:
— Әйе, керегез, — дигән тавышы ишетелде. Нәзилә, эчкәрәк узарга кыймый, ишек төбендә туктап калды.
— Узыгыз, Нәзилә Хәйдәровна, кыенсынмагыз. — Директор, әдәп йөзеннән, аягүрә торып басты.
— Түргә рәхим итегез, утырыгыз.
Утыргач кына, бүлмәдәге кунак­ларга күтәрелеп карарга базды Нәзилә. Берсе — район мәгариф бү­леге инспекторы, түрдәрәк утырган икәве…
Нәзилә утырган җирдән чайкалып куйгандай булды, үзе дә сизми, кулы белән урындык аркасына ябышты. Кунакларның өченчесе, аңа елмаеп карап торганы… теге чакта Нәзиләне боздан күтәреп торгызган мөлаем ир иде… Әйе, Нәзилә аны бер күрүдә үк хәтерендә калдырды: азрак чалара башласа да, үзенә килешеп торган кара чәчләрен артка тараган. Киң маңгаендагы сырлары, гадәттәгечә буйга түгел, ә аркылыга сузылган, Нәзиләнең андый сырны элек күргәне юк иде әле. Коңгырт-кара күзләре диңгез кебек тирән, ничектер үзләренә тартып тора. Күз карашыннан нур, аерым бер җылылык бөркелә. Чигә турындарак миңе бар, әмма ул йөзне ямьсезләми, ә аңа үзгә бер матурлык өсти. Аскы ирене аз гына салыныбрак тора. Елмаюы азрак моңсу, әмма эчкерсез. Ирләрчә киң иягенең уртасы азрак чокыраеп килгән. Бөтен килеш-килбәтеннән үз-үзенә ышаныч, ихтыяр көче бөркелеп тора…
Ул арада директор кунакларны Нәзилә белән таныштырды:
— Безнең әйдәп баручы укытучыбыз Нәзилә Хәйдәровна шушы була инде.
— Аннары кунаклар ягына борылды, район мәгариф бүлеге инспекторы ягына ым кагып:
— Рәшит Зәкиевичне яхшы беләсез. Районның һәр мәктәбе өчен үз кеше ул, — диде. — Ә менә түрдәге кунакларыбыз — министр­лыктан: Фаил Зиннурович Шәрә­фетдинов белән Касыйм Галимович Биккулов, — дип өстәде. Шуннан соң директор, бурычым үтәлде, дигәндәй, урынына утырды, Нәзилә ягына мәгънәле итеп карап куйды.
Авыр тынлык урнашты. Нәзи­лә өчен минутларга түгел, ә сә­гатьләргә сузылгандай тынлыкны әлеге мөлаем ир — Касыйм Галимович бүлде:
— Игътибарыгыз өчен рәхмәт, Рөс­тәм Насыйрович. Сезнең вакытны артык алмый, без инде эшкә керешик. Ә Нәзилә Хәйдәровнаның эшчәнлеге белән дәрес вакытында үзебез тулырак танышырбыз.
Нәзиләгә алдан юл биреп, кунак­лар класска таба атладылар.

3

Дәрәҗәле комиссия мәктәптә инде өченче көн эшли. Нәзи­лә­не­кеннән тыш, алар тагын берничә дә­­рестә булдылар, укытучылар бе­лән аерым-аерым да очрашып сөй­ләштеләр. Тик ике көн буе көтсә дә, Алия Шәкүровна белән очрашуны кирәк тапмадылар. Түземлеге төкәнеп, тәмам ярсыган мөдир, үзе генә калган вакытын чамалап, директор бүлмәсенә атылып керде.
— Бу нәрсә була инде, Рөстәм Насыйрович. Мин, көн дими, төн дими, эш өчен янып чабам, мәктәптә белем, тәрбия бирү югары булсын, дим, мәктәп хакына шәхси тормышымны да корбан итәм, ә җитди мәсьәлә тугач, мине санга сугучы да юк!..
— Утырыгыз, Алия Шәкүровна. Тынычланыгыз. Комиссия әгъза­ла­ры, кирәк тапсалар, Сезнең белән дә очрашырлар. Иртәгә сәгать унда педколлектив җыелышы, рәхим итегез, әйтәсе фикерләрегез булса, шунда җиткерерсез.
Аклану көткән мөдир коелып төште, графиннан стаканга су салып, кесәсеннән дару алып капты, икенче мизгелдә йөрәген тоткандай итте. Директорның йомшамавын, хәтта исе китмәгәнрәк кыяфәт белән утыруын күргәч, кинәт сикереп торды да чатыр-чотыр сөйли башлады:
— Юк, Рөстәм Насыйрович, мин моны болай гына калдырмыйм. Министрлык вәкилләренең күзләрен ачам әле мин. Теге хатынны да чис­та суга чыгарам. Юк, болай калдырырга педагог намусым кушмый. Мин Сезнең…
Сүзен әйтеп бетерми, мөдир бүлмәдән атылып чыгып китте.
Ачык дәрестән чыкканнарын туры китереп, Алия Шәкүровна комиссия әгъзалары янына килде. Мөдирне күргәч, ачык дәрес алып барган укытучы тизрәк китү җаен карады. Боларның кайсысы комиссия рәисе икән, дип сынап караганнан соң, Алия Шәкүровнаның карашы Касыйм Галимовичка тукталды:
— Вакытыгызны алуым өчен гафу итегез, Сезгә бик мөһим сүзем бар иде, — диде.
— Әйе, тыңлыйм сезне, Алия Шәкүровна.
Аннары Касыйм Галимович, комиссия әгъзаларына мөрәҗәгать итеп:
— Сез чыга торыгыз, мин сезне куып тотармын,— дип өстәде.
— Беләсезме, Касыйм Галимо­вич, Сез монда күргәннәр айс­берг­ның өске ягы, ялтыравык бизәк кенә. Проблеманың асылы исә тирәндәрәк ята.
Мөдир, ничек төгәлрәк аңла­тыйм икән, дигәндәй, бер мизгелгә тукталып калды. Аннары, тиешле сүзләрне табуына куанып, ашыга-кабалана дәвам итте.
— Мәсьәлә менә болайрак тора. Безгә Ижевскидан Нәзилә атлы бер хатын укытучы булып күчеп кайтты. Иреннән аерылган, җилбәзәк хатын булуына аерым тукталып тормыйм. Бу аның күз карашына ук чыккан. Иң аянычы, Нәзилә Беркутова, элекке иренең фамилиясе белән әйтсәк, Нәзилә Николаева, бу начар гадәтен биредә дә дәвам итте. Сез аның киенүенә, төс-кыяфәтенә генә игътибар итегез: кыска итәкле күлмәк, кирәгеннән артык бизәнгән…
— Ничек киенүе, бизәнүе — Нәзилә Хәйдәровнаның шәхси эше,— дип бүлдерде гайбәттән түземлеге төкәнеп барган Касыйм Галимович.
— Мин үзем аның киемендә, үз-үзен тотышында хилафлык тап­­мадым. Дәресләрне дә төпле итеп, үз методикасы буенча алып ба­ра. Укучыларында да Нәзилә Хәйдәровнага карата ихтирам сизелә, биргән җаваплары да нигезле, төпле.
Мондый фикерне көтмәгән иде Алия Шәкүровна. Шуңа үз тактикасын үзгәртергә булды.
— Беләсезме, Касыйм Галимо­вич, бу беренче карашка гына шулай. Николаева үзе хакында уңай фикер тудыра белә ул. Ничек төгәл­рәк әйтим икән: өлкән класста укучы яшүсмерләр аңа хатын-кыз буларак битараф түгел. Игътибар иттегезме икән, Нәзиләне күрүгә, күзләре ничек ялтырый башлый. Аулаграк урыннарда алар аны кочаклый да әле. Николаеваның методикасына килгәндә, гомум программадан бөтенләй читләшкән, материалларны өстән-өстән генә үзләштерүгә корылган…
Бик озак сөйләде мөдир. Үзе, ышандыра алдыммы дигәндәй, Ка­сыйм Галимовичны күзәтте, фи­керләрен хуплауны көтте.
Әмма Касыйм Галимович төшен­гән иде инде: аның каршында җән­җалчы, гаҗәеп амбицияле хатын басып тора. Төбендә нәрсә ята торгандыр, Нәзилә Хәйдәровнадан көнләшү дә сизелә, хәтта аны күралмый дип әйтү дә дөрестер. Хәер, мондый хәлләргә, мондый кешеләргә беренче юлыгуы түгел аның. Өсләреннән шикаять языл­ган педагогларның күбесе намус­лы, тирән белемле кешеләр булып чыга. Бу очракта да шулай, күрәсең.
Касыйм Галимович, үзен мөмкин кадәр итагатьле тотарга тырышып, мөдирне кабат бүлдерергә мәҗбүр булды.
— Рәхмәт, Алия Шәкүровна! Карарбыз, киңәшербез. Сау булыгыз! Сүзнең болай тәмамлануын көтмәгән мөдир тораташтай катып калды. Уйлары буталган, алга таба ни эшләргә кирәклеген белми иде ул бу минутларда. Әнә ничек диде бит Касыйм Галимович: «Карарбыз, киңәшербез». «Тикшерербез, тиешле чаралар күрербез», — димәде. Югыйсә барысы да көн кебек ачык бит. Барысы да…
Алия Шәкүровна, авыр атлап, өйгә юл тотты. Тирә-юнендәге ке­ше­ләргә генә түгел, бар дөнья­сы­на каршы ачу-нәфрәт кайный иде аның күңелендә. «Күрәсең, теге ха­тын Биккуловның да башын әйләндерергә өлгергән: җаен тапкан, сөйләшкән, нәрсәдер вәгъдә иткән… Бәлки танышлардыр да әле, Николаева юкка гына ай саен диярлек Казан юлын таптамыйдыр. Укырга да үзе сорап китте бит, белемен камилләштерә, институт белгечләре белән киңәшеп, методик киңәшләр ала, янәсе.
Юк, ул әле болай җиңел генә бирелмәс. Иртәгә җыелыш, шунда барысын да әйтер. Җыелыш дигәннән, берничә укытучы бе­лән сөйләшеп куярга кирәк булыр. Аннан куркалар, ярар, Алия Шәкүровна, диеп кенә торалар. Арада мөдирнең күләгәсеннән дә курыкканнары бар…»
Мөдиргә элекке тәвәккәллеге әйләнеп кайткан иде. Ул, кырт борылып, шуларның берсенә юл тотты…
Үзләренә кереп килүче Алия Шәкүровнаны күргәч, Наилә югалып ук калды. Мөдирнең холкын яхшы белә иде ул: тикмәгә йөрмәс, бер-бер хәл килеп чыккандыр. Әллә Нәзилә өстеннән язылган шикаятьне аңардан күрәләрме икән?! Бу очракта бернинди катнашы да булмады бит югыйсә. Дөрес, Алия Шәкүровна кушуы буенча андый шикаятьләргә кул куйгалады, мәктәптән кудыру белән янагач, куймый ни хәл итәсең. Тәмамланмаган югары белемең белән өлкән классларны укытып йөрисең, сине җибәртү өчен бармагымны селкетү дә җитә, янәсе. И-их, тәмамлый алмады шул институтны, Радигы тыйды: «Гаиләгә игътибарың бетте, балаларны, терлек-туарны кем карый. Аннары, укып, министр булмассың, бары җитеп торыр», — диде. Өстәвенә: «Анда ирләр белән йөрисеңдер әле, юкка барырга атлыгып тормыйсыңдыр!» — дип тә әйтте. Радигын югалтудан курка иде Наилә, болай да һәр күргән ир-аттан көнләшә, өстәмә сәбәп булмасын, дип фикер йөртте. Хәзер инде өч бала, ул хакта авыз да ачып булмый.
— Өйгә керик әле, җитди йомыш бар, — диде мөдир, капканы ябуга. — Синең язмышыңа да кагыла ул,— дип тә өстәде.
— Әйдәгез, әйдә, Алия Шәкү­ровна. Керәбез, билгеле, узыгыз. Бүген Радигым да, соңлабрак кайтам, дигән иде. — Наилә мөмкин кадәр ягымлырак булырга тырышты, ишекне киереп ачып, башта мөдирне уздырды.
Алия Шәкүровна тәкәллеф-ма­­з­ар саклап тормады: аяк киемен ишек төбендәге паласка сөрткәләде дә, салып та тормый, бусагадан атлады.
— Менә нәрсә, Наилә, — диде мөдир, түргә узып, кәнәфигә утыргач. — Иртәгә хәлиткеч көн, педколлектив җыелышы була. Нәзиләне тикшерәчәкләр, әлбәттә, кискен чаралар да күрелер. Беркөн, әйтеп, кәефеңне бозасым килмәгән иде. «Бу пычрак гайбәтне Наилә генә яза ала, сәбәбе — минем белемемнән көнләшә», — дип, директорга кергән ул, сине мәктәптән кууны таләп иткән, юкса, РОНОга барам, дип янаган.
Моны ишеткәч, Наиләнең башына кайнарлык йөгерде, сулышы кысылды, басып торган җиреннән лап итеп диванга утырды.
— Әле, җитмәсә, укучыларын да синең өскә котырткан: «Наилә апагыз шыр надан, ул укытса, берегез дә ВУЗга керә алмаячак. Әле соң түгел, аны алыштыруны сорап, бер­гәләп директорга керегез», — дигән.
Наилә, чарасыз калып, ялварулы күз карашын мөдиргә текәде. Аның халәтен күреп-күзәтеп торган Алия Шәкүровна:
— Тынычлан, Наилә, сиңа җил-яңгыр тидертмим мин, — дип юаткандай итте. — Бу эшне җайладым да инде мин, директор белән сөйләштем: «Наилә генә түгел, башка укытучылар да Нәзилә турында шулай уйлый. Үзем дә шул фикердә», — дидем. Иртәгә җыелышта барыбыз да шул фикерне куәтләсәк, Рөстәм Насыйрович үзе үк Нәзиләдән котылу җаен караячак.

Ярый, мин киттем, ашыгыч эшләрем бар, сине кайгыртып гына керүем иде.— Мөдир ишеккә атлады. Ишек тоткасына кагылгач, нәрсәдер исенә төшереп, Наиләгә борылды.— Кара әле, Наилә. Бу хакта ахирәтең Нәкыя белән дә сөйләшеп куй әле. Тыңламаса, Алия Шәкүровна кушты, директор да шул фикердә, сиздерәсе генә килмәгән, диген. Йә, ярый, хуш иттек!

— Ярый, ярый, Алия Шәкүровна,— диде Наилә, мөдирнең бер алдына, бер артына төшеп.— Сөйләшәм билгеле. Хәзер үк керәм.

Капка төбенә чыккач, алар икесе ике якка атладылар.

4

 Мәктәпнең педколлектив җыелышы төгәл сәгать унда башланды. Директор, коллективны килгән рәсми кунаклар белән таныштыргач, җыелышның көн тәртибенә күчеп:

— Бүген караласы мәсьәлә бик җитди — мәктәптә укыту-тәрбия эшенең торышы,— диде. Аннары ул һәр укытучының эш күрсәткечләре, һәр сыйныфның өлгереш дәрәҗәсе һәм тәрбия эшенең гомуми торышы хакында кыскача гына әйтеп үтте дә сүзне район мәгариф бүлеге инспекторы Рәшит Зәкиевичкә бирде.

— Мин сезнең мәктәпкә горурланып һәм бер үк вакытта борчылып та килдем,— дип башлады инспектор сүзен.— Горурланам, чөнки бу мәктәпнең бай тарихы, күркәм традицияләре бар. Биредә Халисә Закировна Курамшина һәм Наил Шакир улы Гыйльметдинов кебек районга гына түгел, ә бөтен республикага танылган педагоглар эшләп китте. Хәер, эшләп китте дип әйтү дөрес үк булмас, алар бүгенге көндә дә үзләренең бай тәҗрибәсен яшьләр белән уртаклашып, авыр чакта ярдәм кулын сузып яшиләр. Зур рәхмәт аларга, исән-сау булсыннар! Коллективка һәм мәктәп директоры Рөстәм Насыйровичка да рәхмәт, остазларын онытмыйча, аларның көнкүреш шартларын кайгыртып, киңәш-табыш итешеп эшлиләр. Нәтиҗәләре дә күз алдында: бүген мәктәптә үз укыту методикалары булган тәҗрибәле педагоглар эшли. Алар, әле чагыштырмача яшь булсалар да, үз хезмәтләренең осталары булып танылдылар. Мин моны Мәгариф министрлыгы хезмәткәрләре алдында тулы җаваплылык тоеп әйтәм.

Борчылып та килдем, дигән идем. Нәкъ менә шушы мәктәптән, әйтер идем, районның горурлыгы булып торган мәктәптән министрлыкка шикаять юлланган. Сүз дә юк, һәркемнең, үз фикерен белдереп, теләсә кайсы инстанциягә мөрәҗәгать итәргә хакы бар. Әмма ул бу очракта үз өстенә зур җаваплылык алырга, мөмкин кадәр объектив бәя бирергә тиеш, һәм, әлбәттә, хатның ахырына үз имзасын куярга…

Шикаять аноним булганга, министрлык мәктәптәге укыту-тәрбия эшенең торышы хакында бездән мәгълүмат алу белән генә чикләнгән булыр иде. Әмма сезнең мәктәп – районыбызның горурлыгы, шуңа күрә, мәгариф бүлеге министрлык хезмәткәрләренең бирегә килеп, чын хәлне үз күзләре белән күреп китүләрен үтенде. Аннан биредә кеше язмышы, аның киләчәге хакында сүз баруын да онытырга ярамый.

Мин шикаятьне тулысынча укып чыгуны мөмкин тапмадым, чөнки анда язылган сүзләрне кабатлап, коллективның йөзен кызартасым, педагог намусына тап төшерәсем килми. Шунысын гына әйтеп үтәм: шикаятьтә, мәктәптә укыту-тәрбия эше түбән дәрәҗәдә куелган, әхлакый тотнаксызлык күренешләре күзәтелә, дигән фикер үткәрелә һәм конкрет шәхес тә атала, ул — Нәзилә Хәйдәровна Беркутова.

Фикеремне башкаларга көчләп тагарга теләвем түгел, әмма шәхсән үзем Нәзилә Хәйдәровнаны тәҗрибәле педагог буларак беләм. Дөрес, ул сезнең коллективта яңа кеше, әмма сез аны шәхес буларак миннән яхшырак беләсез. Чөнки Нәзилә Хәйдәровна безнең район кешесе, балалык һәм яшүсмерлек еллары күбегезнең күз алдында үткән, шушы урта мәктәпне тәмамлаган. Шуңа күрә барысын да төптән уйлап, аның шәхесенә һәм хезмәтенә гадел бәя бирерсез дип өметләнәм. Игътибарыгыз өчен рәхмәт!

Бер минутка авыр тынлык урнашты. Укытучылар, чыш-пыш килү түгел, бер-берсенә күтәрелеп карарга да кыймадылар. Тик Алия Шәкүровна гына, башын югары чөеп, тәкәббер кыяфәттә утыра бирде.

Җыелышны алып баручы буларак, яңадан Рөстәм Насыйрович торып басты.

— Мин шикаять авторына һәм анда язылганнарга бәя бирергә җыенмыйм,— диде ул, тыныч-салмак тавыш белән.— Моңа хокукым да юк, чөнки шикаятьтә минем исемем дә телгә алына. Әгәр җитешсезлекләрем бар икән, тартынмыйча әйтегез, төзәтергә тырышырмын, һәрхәлдә, бүгенге сөйләшү мәктәп, коллектив файдасына булсын, мондый күңелсез хәлләр бүтән кабатланмасын иде. Ә хәзер рәхим итегез, һәркем үз фикерен белдерә ала.

Кабат тынлык урнашты. Алия Шәкүровна, усал итеп, Наиләгә карады. «Нәрсә дәшмичә утырасың, киләчәгеңне уйламыйсыңмы әллә?!» — дигәнне аңлата иде бу караш. Мөдирнең без кебек үтәли тишкән карашын тойган Наилә урындыкка сеңәрдәй булып җыерылып килде, әмма торып сүз әйтергә йөрәге җитмәде. Хәер, җилнең кай яктан исүен азрак чамалый башлаган иде инде ул.

Алия Шәкүровна, Наиләдән өмет өзеп, янында утырган Нәкыягә терсәге белән башкаларга сиздерми генә төртте дә:

— Нәкыя сүз әйтергә теләгән иде, тик кыенсынып кына утыра,— диде.

Сүзгә директор кушылды:

— Рәхим итегез, Нәкыя Сәгыйтовн!. Биредә барыбыз да тигез хокуклы.

Нәкыя бер кызарды, бер агарды. Аннары, башка сүз таба алмый:

— Мин ни, соңыннанрак әйтермен инде, Рөстәм Насыйрович,— дию белән чикләнде.

Нәрсә-нәрсә, мондый хәлне көтмәгән иде мөдир. Кемнәр каршы төшә диген әле, күзләренә карарга да кыймаган Наилә белән Нәкыя бит. «Бетерәм, мәктәптән куам»,— дигән ярсулы уйлар бөтерелде аның башында. Әмма бу минутта уйның гына ярдәм итмәвен аңлап, ул кискен карарга килде, торып басты да күз карашы белән бүлмәдәге укытучыларны сөзеп чыкты. Тик сүз әйтергә теләк белдерүче табылмады. Мөдир, сүрелә төшеп, үзе сүз башларга мәҗбүр булды.

— Мөхтәрәм комиссия әгъзалары! Үзегезнең күз алдында, һәркем сүз әйтергә куркып тора.— Алия Шәкүровна һәр сүзенә басым ясап, аерым бер мәгънә бирергә теләп сөйләде. Аңа элекке тәвәккәллеге, барысын да үзе теләгәнчә үзгәртә алуга ышаныч хисе әйләнеп кайткан иде инде,— Чөнки безнең мәктәптә барлык эш Рөстәм Насыйрович диктаты астында эшләнә. Бүгенге җыелыш алдыннан да ул һәрбер укытучы белән сөйләшеп, кисәтеп куйган.— Шул урында тукталып, Алия Шәкүровна директорга зәһәр һәм мыскыллы карашын текәде. Директорны үзе белән сүзгә китереп, тавыш чыгару иде аның исәбе. Әмма Рөстәм Насыйрович үзен гаять тыныч, сабыр тотты. Әйтерсең лә сүз аның хакында түгел, ә бөтенләй башка кеше турында бара иде. Моны күргәч, Алия Шәкүровна тактикасын үзгәртергә булды һәм:

— Дөрес, җитәкче кеше үз кул астындагыларны буйсындыра белергә тиеш. Әмма бу демократияне кысу исәбенә түгел, ә һәркемнең фикерен ихтирам итеп, коллектив алдында авторитет казану исәбенә эшләнергә тиеш,— дип, сүзен мыскыллы-төрткеле тонда дәвам итте.— Әйе, башкаларны үзен ихтирам иткән кебек ихтирам иткән кеше шулай эшләр иде. Мин Рөстәм Насыйровичның Беркутованы ни өчен һәрчак яклап, аралап килүен аңлыйм: Нәзилә чибәр, иреннән аерылган, кыскасы, ирмен дигән кешене ничек инде ымсындырмасын. Адәм баласы бит.

Рәшит Зәкиевич мөдирне бүлдерергә мәҗбүр булды:

— Алия Шәкүровна, шәхесне мыскылламый гына сөйләгез. Мәктәптә, коллегаларыгыз арасында утыруыгызны онытмагыз!

Әмма мөдир тукталып калыр халәттә түгел иде инде. Ул, берегезгә дә исем китми, дигәндәй, элекке тонда дәвам итте:

— Мин шәхесне мыскыл итмим, ә ничек бар – шулай сөйлим. Фактлар да күз алдында. Сезнеңчә ничек, Рөстәм Насыйрович Нәзиләнең утынын юкка гына ярып бирә дип уйлыйсызмы?! Ярдәм итәргә тели икән, ул моны өлкән класс укучыларыннан да эшләтә алыр иде.— Мөдир, Нәзиләнең һәм директорның «кырын эшләрен» фаш итеп, озак сөйләде. Аны берәү дә бүлдермәде. Дөресрәге, җыелышта катнашучыларда аны тыңлау теләге калмаган иде инде. Бары тик әдәп йөзеннән генә каршы эндәшмәделәр.

һәркемнең күңелендә юшкын калдырган чыгыштан соң, яңадан авыр тынлык урнашты. Шунда коллективтагы иң өлкән укытучы, инде алтмыш яшен тутырып килгән Наил Гыйззәтович, тамак кырып, үзенә сүз бирүләрен сорады.

— Рәхим итегез, Наил Гыйззәтович,— диде директор ихтирамлы тонда.

— Хөрмәтле кунаклар, коллегаларым! — Наил Гыйззәтович, сүздән тукталып, укытучыларны күздән кичерде.— Биредә кырык елга якын эшләү чорында мондый күңелсез хәлгә тарыганым юк иде әле. Дөрес, төрлесе булды, әмма барыбер коллективтан читкә чыгармый, аңлаша, уртак фикергә килә идек. Сезне оялтырга теләп әйтүем түгел, Алия Шәкүровна, әмма мин мондый түбәнлеккә төшәрсез дип уйламаган идем. Әйе, Рөстәм Насыйрович ялгышкан, Сезгә ышаныч белдереп, шундый җаваплы урынга — уку-укыту эшләре буенча мөдир итеп куеп ялгышкан. Нәзилә Хәйдәровна алдында гафу үтенерсезме-юкмы, өздереп әйтә алмыйм, әмма үзем, чал башымны иеп, коллегам алдында кичерү сорыйм. Саклый алмадык без Сезне, сеңлем, яла-пычрактан аралый алмадык. Башка иптәшләрең дә шундыйрак фикердәдер дип өметләнәм.

Бүлмәдә аны хуплау сүзләре яңгырады:

— Дөрес!

— Хак сүз сөйлисез, Наил Гыйззәтович!

— Рәхмәт, иптәшләр! — дулкынланудан Наил Гыйззәтовичның күзләренә яшь бәреп чыкты.— Бер генә үтенечем бар, бу хәлдән гыйбрәт алып, алга таба бер-беребезнең кадерен белеп эшләсәк иде.

Шаулатып кул чаптылар. Җыелыш мондый борылыш алыр дип көтмәгән иде Алия Шәкүровна. Ул, сикереп торды да, ишекне каты ябып чыгып китте…

Ахыргы кеше булып сүзне комиссия рәисе Касыйм Галимович алды:

— Өч көн эшләү вакытында безгә ачык дәресләрдә булырга, күп кенә укытучылар, Нәзилә Хәйдәровнаны якыннан белгән кешеләр белән очрашып сөйләшергә туры килде. Барысының да фикере уртак: Нәзилә Хәйдәровнаны намуслы шәхес, югары әзерлекле педагог буларак бәялиләр. Комиссия, тикшерү нәтиҗәләренә анализ ясап, мәктәптә уку-укыту һәм тәрбия эше тиешле дәрәҗәдә, дигән карарга килде. Барыгызга да исәнлек-саулык, хезмәтегездә уңышлар телибез! Шәхси пландагы бер генә теләгебез бар: нинди дә булса гамәл кылганчы, аның нәтиҗәләре һәм конкрет шәхес язмышына йогынты ясавы хакында уйлансак иде…

5

 Комиссия киткәч тә, укытучылар әле ай буе бер-берсенең күзләренә карарга кыймый йөрделәр, һәркем шикаятьчене эзләү башлануын, директорның җыелыш җыюын көтте. Нәзилә аннан, бары тик аннан гына шикләнәдер кебек тоела иде аларга. Әмма Нәзилә берәүгә дә караңгы чырай күрсәтмәде, гадәттәгечә елмаеп исәнләшә, ягымлы тавыш белән сөйләшә иде. Яшьрәк укытучылар Нәзиләгә сокланып караса, өлкәнрәк педагоглар аның һәр теләген үтәргә, теләктәшлек күрсәтергә әзер тордылар.

Моны күреп-сизеп торган директор беркөнне Нәзиләне кабинетына чакыртты. Нәзилә керүгә, урыныннан торып каршы алды, түрдән урын тәкъдим итте. Хәл-әхвәл сорашканнан соң, Рөстәм Насыйрович Нәзиләгә көтелмәгән тәкъдим ясады:

— Нәзилә Хәйдәровна, бәлки ике атнага административ ял алырсыз, теләсәгез, профком санаторийга путевка да юллап бирер,— диде.

Нәзилә итагатьле генә баш тартты:

— Кайгыртуыгыз өчен зур рәхмәт, Рөстәм Насыйрович! Аннары мин тынычландым инде, берәүгә дә үпкә-ачу сакламыйм.

— Ихтыярыгыз, Нәзилә Хәйдәровна. Инде ялга китәргә теләмисез икән, минем Сезгә бер тәкъдимем бар.

— Тыңлыйм, Рөстәм Насыйрович.

— Алия Шәкүровна киләсе атнадан эштән азат итүне сорап гариза кертте. Исәбе — башка мәктәпкә күчү.

— Минем аңа бернинди дә дәгъвам юк, Рөстәм Насыйрович. Китүенең сәбәпчесе бер мин генә булсам, үзем биредән китәргә дә әзер. Ни әйтсәң дә, ул миннән тәҗрибәлерәк педагог.

— Мин калырга үгетләп караган идем анысы. «Биредә бер көн дә кала алмыйм, бу — принципиаль мәсьәлә!»— дип кырт кисте. Аннары бу минем тәкъдимем генә түгел, башка педагоглар да Сезне уку-укыту мөдире вазифасында күрергә телиләр.

— Ышаныч күрсәтүегез өчен зур рәхмәт, Рөстәм Насыйрович! Мин җаваплылыктан курыкмыйм, әмма бу очракта әхлакый яктан дөрес үк булмастыр дип уйлыйм.

— Ул хакта борчылмагыз, Нәзилә Хәйдәровна. Сезне биредә ихтирам итәләр, моны үзегез дә күрдегез. Мин Сезне аңлыйм. Әлбәттә, Сезгә бу адымны ясавы авыр. Борчылмагыз, без әлеге мәсьәләне педсоветка куярбыз. Иптәшләрегез ничек хәл итсә, шулай булыр. Китәргә мөмкин. Сәламәт булыгыз!

— Рәхмәт, Рөстәм Насыйрович, сау булыгыз!

Нәзилә, башын иеп, ишеккә атлады. Ничектер гаепле сизә иде ул үзен бу минутларда.

Ике көннән педсовет җыелды. Чакырылса да, Алия Шәкүровна анда катнашудан баш тартты: «Мин инде китәсе кеше, үз проблемаларыгызны үзегез хәл итегез»,— диде.

Барысы да кереп, утырышып беткәч, Рөстәм Насыйрович сүз башлады:

— Хөрмәтле коллегалар! Бүгенге педсоветның көн тәртибендә бер генә мәсьәлә — уку-укыту бүлеге мөдирен сайлау. Алия Шәкүровна, эштән азат итүне сорап, гариза кертте. Безнең коллективтан китәргә теләвенең сәбәбе — башка мәктәпкә күчү. Күбегезгә мәгълүм, ул безнең мәктәптә пединститут бетереп кайтканнан бирле эшли, шушы игелекле хезмәткә гомерен багышлаган тәҗрибәле педагог. Алия Шәкүровнага, озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен, хезмәт кенәгәсенә язып, рәхмәт белдерергә дигән тәкъдим кертәм. Башка фикерләр булмаса, тавышка куям.

Каршылар? Юк. Битарафлар? Юк. Димәк, карар бертавыштан кабул ителде. Ә хәзер мөдир сайлауга күчик. Кемдә нинди тәкъдимнәр бар?

Тынлык урнашты. Алия Шәкүровнаның характерын яхшы белсәләр дә, мондый ук кискен карарга килер дип берәү дә уйламаган иде. Үпкәләргә, ачуланырга мөмкин, әмма гомере буе эшләгән коллективтан китәргә?!

Рөстәм Насыйрович, укытучыларның нәрсә уйлавын сиземләп, өстәп куйды:

— Мин һәрберегезнең нинди халәттә калуын аңлыйм. Гариза керткәч, Алия Шәкүровнага яхшылап уйларга, ашыкмаска киңәш иттем. Әмма ул: «Бу — принципиаль мәсьәлә!»— дип, ниятен үзгәртмәячәген белдерде.

Наил Гыйззәтович акрын гына торып басты.

— Хөрмәтле коллегаларым! Әлбәттә, Алия Шәкүровнаның гомере буе эшләгән коллективтан китүе кызганыч. Әмма ул шулай хәл иткән икән, безгә аның фикерен ихтирам итүдән башка чара юк. Ә инде мөдир сайлауга килгәндә, мин үзем ул урынга Нәзилә Хәйдәровнаны тәкъдим итәм. Беренчедән, Нәзилә Хәйдәровна тәҗрибәле педагог, әйдәп баручы укытучы. Икенчедән, кешеләр белән дә ипле сөйләшә, итагатьле, кеше кайгысын үзенеке кебек кабул итә торган кеше.

— Дөрес!

— Әйбәт кандидатура! — дип хупладылар аның тәкъдимен урыннан.

Рөстәм Насыйрович утырышны дәвам итте:

— Тагын нинди фикерләр, тәкъдимнәр бар? — Үзгә фикер белдерүче булмады. Нәзиләне һәркем ярата, үз итә иде. Ничек каршы киләсең, Наил Гыйззәтович һәркемнең күңелендәгесен әйтте бит!..— Башка тәкъдимнәр булмаса, тавышка куям: Нәзилә Хәйдәровна кандидатурасын кемнәр яклый? Каршылар? Юк. Битарафлар? Юк. Җаваплы вазифага сайлануыгыз белән котлыйм, Нәзилә Хәйдәровна!

Нәзилә бер мизгелгә югалып калды. Аннары, үзен кулга алып, сүз сорады:

— Мөмкинме, Рөстәм Насыйрович?

— Әйе, әйе. Рәхим итегез, Нәзилә Хәйдәровна!

— Хөрмәтле остазларым, коллегаларым! Минем өчен бу, уттан алып суга салган кебек, көтелмәгән хәл булды. Каушаудан, үз фикеремне әйтергә дә өлгермәдем. Башымда бер генә уй бөтерелде: «Лаекмы соң мин ул урынга?» Әлегә кадәр бу сорауга җавап бирә алмыйм. Шуңа ышанычыгызны аванс итеп кабул итәм. Барыгызга да зур рәхмәт! Сезгә дә олы рәхмәтемне ирештерәм, Наил Гыйззәтович! Йөзегезгә кызыллык китермәскә тырышырмын. Киңәшләрегездән ташламасагыз иде.

Рөстәм Насыйрович утырышка йомгак ясады:

— Хөрмәтле коллегалар! Бүгенге утырыш тәмам. Игътибарыгыз өчен барыгызга да рәхмәт!

Коридорга чыгуга, Нәзиләне иптәшләре уратып алды.

 

***

 

Нәзиләнең яңа вазифа башкаруына — уку-укыту бүлеге мөдире итеп сайлануына бер ел вакыт узды. Эшкә ничектер җиңел кереп китте ул: ни әйтсәң дә, укыту һәм тәрбия процессын бөтен нечкәлегендә тоемлый, коллективтагы һәркемнең нәрсәгә сәләтле икәнлеген яхшы сиземли һәм һәр педагогны басым ясамый гына эшкә тарта белә. Укучыларның ялын оештыруга, төрле түгәрәкләрнең эшчәнлеген җанландырып җибәрүгә дә зур игътибар бирде Нәзилә. Мәктәптәге яшь педагогларның берсе булган Илнурның дзюдо буенча беренче разрядлы спортчы икәнлеген белгәч, аңа укучылар өчен секция ачарга тәкъдим ясады. Энергиясен кая куярга белмәгән егет моны шатланып кабул итте, теләге булган һәр малайны секциягә тартты, инде ярты елдан алар район һәм республика күләмендә үтүче ярышларда катнаша башладылар. Секциягә йөрергә теләк белдереп, хәтта берничә кыз да килгән иде, әмма Илнур моңа кискен каршы төште: «Кызлар кызлар булып калырга, нәфислеген җуймаска тиеш. Әнә, Гөлназ апагыз институтта нәфис гимнастика белән шөгыльләнгән иде, кызлар өчен менә дигән спорт төре, аны бу эшкә үгетләгез». Һәм, укучы кызларның үгетләвен көтмичә, үзе үк Гөлназга сүз кушты:

— Артык эш чыгара дип рәнҗемә, Гөлназ. Кызларны секциямә алырга читенсенүдән түгел. Күрәләтә кызлардан ирләр ясый алмыйм бит инде. Син үзең дә беренче разрядлы спортчы. Бу эшкә тотынмассыңмы икән? Аннары Нәзилә апа үзе дә сине тәкъдим итте.— Һәм Илнур, якын итеп, ягымлы елмаеп, Гөлназның күзләренә карады.

Әйтерсең лә электр тогы узды Гөлназның тәненнән. Ул дерт итеп китте, бит очлары алсуланып янып чыкты. Хәтта колакларына кадәр кызыша башлагандай тоелды аңа. Ә бит Гөлназ институтта бергә укыганда Илнурны һавалырак егеткә саный иде. Ничектер гел шәһәр кызлары янында бөтерелде бу чибәр егет, Гөлназны күңел өчен генә булса да кино, театрларга чакырмады. Терәлеп диярдәй торган күрше авыл кызы булганга санга сукмавы идеме, әллә башка берәр сәбәп булдымы?! Югыйсә, Гөлназ да төшеп калганнардан түгел иде: сылу гәүдә, иңнәрен каплап, дулкынланып торган чем-кара озын чәч, кыйгач кашлар…

Ни дип тә әйтергә белмәде беренче мизгелдә Гөлназ. Әнә ничек ди бит: «Нәзилә апа үзе сине тәкъдим итте»,— ди. Монысы арттыру инде, әлбәттә, Нәзилә апасы Гөлназ белән сөйләшмичә андый сүзне әйтмәс.

— Ярар, алынып карармын, Илнур,— диде кыз, башка сүз таба алмыйча.

Менә шулай мәктәп тормышына яшьлек дәрте өстәлде. Алар янәшәсендә Нәзиләгә дә яшьлеге кире кайткандай булды. Ул яңадан үз тормышы, бәхет турында уйлана башлады: «Бәхет… Булдымы соң Нәзилә тормышында бәхетле көннәр? Әллә яшьлек хыялларына төренгән бер мизгел генә идеме ул, кулларын сузуга очып киткән асыл кош кынамы?! Мөгаен, шулайдыр. Югыйсә, беренче мәхәббәте фаҗига белән төгәлләнер, әрнү-тазапларны оныттыра төшкән гаиләсе таркалыр идеме икән? Инде менә тормыш зирәклеге өстәлгәч очраткан серле ир — Касыйм Галимович та буй җитмәс бер хыял гынамы?!»

Шундый газаплы уйлар бимазалаган кичләрнең берсендә Нәзилә фатирында телефон шалтырады. «Авылдандыр»,— дигән уй узды Нәзиләнең башыннан. Әмма трубкада бер үк вакытта таныш та, ят та булган тавыш яңгырады:

— Исәнмесез, Нәзилә Хәйдәровна! Соңарып булса да гаебемне юарга булдым менә.

— Хәерле кич! Гафу итегез, Сезне танып бетермәдем. Тавышыгыз бик таныш,, әмма кем дип тә әйтергә читенсенеп торам.

— Зинһар кичерегез, Нәзилә Хәйдәровна! Касыйм Биккулов борчый Сезне.

— Касыйм Галимович, Сез?..

— Әйе, Нәзилә Хәйдәровна. Без фәкыйрегез иде бу.

— Юк, юк, Сез түгел, ә мин гафу сорарга тиешмен. Теге чакта Сезгә рәхмәт тә әйтә алмый калдым бит.

— Кичерегез, Нәзилә Хәйдәровна! Ул вакытта Сезнең белән очрашып сөйләшергә теләсәм дә, китәр алдыннан бу уемнан кире кайттым. Сезне һич кенә дә авыр хәлгә куясым килмәде. Мин бу очракта кеше сүзен күздә тотам.

— Гайбәтне тегеләй дә, болай да сөйлиләр инде аны, Касыйм Галимович. Гайбәтчеләрнең кәсебе шул. Соңарып булса да, зур рәхмәт Сезгә. Минем намусымны яклап калуыгыз өчен рәхмәт!

— Рәхмәт әйтерлек берни дә эшли алганым юк әлегә, Нәзилә Хәйдәровна. Бу минем көндәлек эшем, хезмәт бурычым. Башкача гамәл кылсам, намусыма хыянәт итү булыр иде.

— Имгәнә язган көннән башлап, Сез минем яклаучы фәрештәм булдыгыз, Касыйм Галимович!

— Алай дип әйтү гөнаһ булыр, Нәзилә Хәйдәровна. Барысы да Аллаһы Тәгалә рәхмәтендә. Мин бары тик бер сәбәпче генә булдым.— Трубкада бер мизгелгә тынлык урнашты. Аннары Касыйм Галимович сүзен дәвам итте.— Нәзилә ханым… Сезгә шулай дип дәшсәм ярыймы?

— Әйе, әйе, Касыйм Галимович. Нәзилә дип кенә эндәшсәгез дә ярый.

— Бәлки килешеп тә бетми торгандыр, Нәзилә ханым. Мин Сезне кызыгыз белән Яңа ел каршыларга чакырырга теләгән идем.

— Ничегрәк булыр икән соң, Касыйм Галимович. Хатыныгыз көнләшер бит?! — Нәзилә ихлас күңелдән көлеп куйды.

— Хатыным моннан биш ел элек вафат булды, Нәзилә ханым. Ялгызым бер малай белән кыз үстерәм.

— Зинһар кичерегез, Касыйм Галимович. Дорфалыгым, күңелегезне рәнҗетүем өчен мине кичерә күрегез!

— Юк, юк, Нәзилә ханым. Бу һич кенә дә дорфалык түгел. Белмәгән кеше өчен бик табигый хәл.

— Ничек тә җавап бирергә белмим, Касыйм Галимович. Уйларга берничә көн вакыт бирмәссезме икән?

— Әлбәттә, Нәзилә ханым. Каршы килмәсәгез, мин Сезгә бер атнадан шалтыратыр идем.

— Вакыт бирүегез өчен рәхмәт, Касыйм Галимович.

— Өметне өзмәвегез өчен үзегезгә рәхмәт, Нәзилә ханым. Сәламәт булыгыз!

— Сау булыгыз, Касыйм Галимович!

Трубканы куйгач та зиһенен җыя алмый торды Нәзилә. «Тиле! — дип битәрләде ул үзен ахырда.— Күпме көттең бит бу шалтыратуны. Һәм менә, уйларга вакыт бирегез, имеш… Җылырак, үз итеп тә сөйләшә ала идең бит. Җавабыңны салкынлык дип кабул итеп, башка шалтыратмаса? Азмы күз яшьләре түктең, аны уйлап күпме йокысыз төннәр үткәрдең!»

Чарасыз иде бу минутларда Нәзилә. Ирексездән күзләренә кайнар яшьләр бәреп чыкты. Татлы газапның тозлы җимешләре иде алар…

 

6

 

Нәзилә өчен бер атна вакыт айларга тиң булды. Әмма күңеле Казанга коштай талпынса да, акылы аңа ныклап уйларга киңәш итә иде: “Күпме вакыт барлыгын да белгертми торгач, ничек шундый тәкъдим ясарга булды икән Касыйм Галимович?.Һәм, гомумән, Нәзиләдән нәрсә тели ул?

Йә, барды ди Нәзилә Казанга кызы белән, керде ди Касыйм Галимовичның фатирына, ләкин бит әле аның балалары бар. Алар Нәзиләне ничек кабул итәрләр? Ничек тотарга аңа үзен ул балалар белән? Аклый алырмы Нәзилә Касыйм Галимовичның өметен? Нәрсә көтә Нәзиләне алда: тормышында кискен борылышмы, әллә гомерлек үкенечме? Бәлки аңа бу тәкъдимнән баш тартыргадыр, әле соң түгел бит?!.”

Шундый четерекле сораулар алдында калды Нәзиләнең зиһене. Әлеге сорауларга җавап табарга да өлгермәде, Нәзиләне утларга салган хәл килеп чыкты. Эштән соң кызын алырга дип балалар бакчасына керсә, кызы Эльвира юк. «Берәр сәгатьләп элек әтисе кереп алды. «Без хәзер Нәзилә белән яңадан бергә торабыз, ул үзе керә алмады – РОНОда киңәшмәдә, миннән Эльвираны алуны үтенде»,— дигәч, ышанып биреп җибәрдем инде»,— диде тәрбияче хатын, кулларын җәеп.

Чарасыз иде бу минутларда Нәзилә. Инде кая барырга: милициягә хәбәр итәргәме, әллә Игорьның фатирын эзләргәме?!. Ичмасам, аның адресын да белми бит. Килгәләп йөргәндә, адресын да әйткән иде Игорь югыйсә, хәтере ялгышмаса, каядыр тимер юл вокзалы тирәсендә коммуналкада яши бугай. Баштарак кертә иде аны Нәзилә, кызын күрүдән мәхрүм итәсе килмәде. Ә инде көн саен исереп килә башлагач, кырт кисте: башка килеп йөрмә, кискән икмәк кире ябышмый, диде. Инде тавыш чыгара, ишекне дөбердәтә, хәтта аяк белән типкәли башлагач, милиция чакыртырга мәҗбүр булды. Милициядә Игорьны каты кисәттеләр, әгәр тагын борчып йөрсәң, унбиш тәүлеккә генә утыртып калмабыз, җинаять эше дә кузгатырбыз, диделәр. Шуннан бирле күргәне юк иде Нәзиләнең Игорьны.

Нәрсә тели ул Нәзиләдән, аекмы икән, кызган баштан кызын бер-бер хәл эшләтмәсме? Дөрес, тәрбияче хатын ап-аек дигән иде диюен, ләкин озакмы эчкечегә аракы табу…

Кайгыдан үз-үзен белештермәгән Нәзилә, утырган урыныннан кинәт сикереп торды да, тиз-тиз киенә башлады. Исәбе – Игорьның фатирын эзләп табу иде. Инде чыгарга дип ишек тоткасына үрелгәч, көтмәгәндә телефон шалтырады. Трубкада кызы Эльвираның тавышы яңгырады:

— Әнием, мин әтидә, кил, әнием, әти миңа матур күлмәк, зур шоколад алып бирде, без сине көтәбез, кил, әнием, яме!

— Кызым, бәгърем, син кайсы йортта, нинди урамда?

— Тәрәзәдән поездлар узганы күренә, әнием, шоколад кереп алган кибет каршындагы йортта. Беренче ишектән керергә.

— Әтиеңә трубканы бир әле, кызым.

Тамак кырган тавыш ишетелде. Нәзилә, Игорьның сүз әйткәнен дә көтми, тезеп китте:

— Нишләвең бу, Игорь? Үз акылындамы син? Нәрсәгә өметләнәсең? Мине куркытыргамы исәбең?

— Син нәрсә, Нәзилә! Бернинди куркыту юк. Мин хәзер бер грамм да эчмим. Дәваланып чыктым, бетте, тәмам өздем хәзер. Кил, зинһар, сөйләшик. Тик милициягә хәбәр итә күрмә?!

Трубканы урынына куярга да онытып, Нәзилә урамга атылды. Бары тик бүлмәдә «пип-пип» иткән тавыш кына ишетелеп калды.

Игорьны күргәч, үз күзләренә үзе ышанмый торды Нәзилә. Бу кадәр таушалган, картайган йөзле итеп күз алдына китермәгән иде ул аны: маңгаен, битен җыерчыклар чуарлаган, күз төпләрендә зәңгәрсу капчыклар салынып тора. Болай да кечкенә күзләре тагын да кысыла төшкән. Элек күк йөзедәй зәңгәрсу төсе хәзер күп юудан уңган күлмәк тукымасын хәтерләтә. Чигә чәчләре тәмам коелып, башы пеләшләнә башлаган. Бер сүз белән әйткәндә, аның алдында элекке гайрәтле ярсу ир урынына мескен бер кеше басып тора иде.

— Исәнме, Нәзилә.— Һәм Игорь, ни эшләвен белештерми, Нәзилә алдында тезләнде дә, аякларын кочып, сабый баладай үксеп елап җибәрде.— Зинһар, кичер мине! Усаллык белән эшләмәдем. Яңадан бергә булыйк, ташлама, зинһар, мине. Бетәм бит.

Ни әйтергә, ни эшләргә дә белми тораташтай катып калды Нәзилә. Тик кызы итәгенә килеп сарылгач кына исенә килде.

— Әни, әнием, мин куркам! Әти нигә елый, нигә шулай картайган ул. Күзләре дә әллә ничек карый. Әнием, әйдә, өйгә кайтыйк, үзебезнең өйгә!

— Хәзер, кызым, хәзер, бәгырькәем!— Аннары ул Игорьга эндәште:

— Тор, Игорь, түбәнсенмә. Кирәкми миңа синең тукран тәүбәләрең!

— Юк, Нәзилә, төзәлдем инде мин. Зинһар, кичер мине! Балабыз хакына…

Теләмәсә дә:

— Ярар, уйлап карармын,— дияргә мәҗбүр булды Нәзилә. Аннары, кызын җитәкләп, урамга атлады. Игорь аны ялварулы карашы белән озатып калды.

Өйгә кайтып, кызы белән йокларга яткач та, тынычлана алмады Нәзилә. Йокысы инде тәмам качкан иде. Башында бер уй бөтерелде: нишләргә аңа, Игорьның хәзер эчмим дигән сүзенә ышанып, кызы хакына яңадан бергә яши башларгамы, әллә… Тукта, дәваланып чыктым, диде түгелме соң? Әйе, әйе. Димәк, иртәгә үк наркологик диспансерга барырга, дәвалаган врачы белән сөйләшеп карарга кирәк.

Нәзилә бары тик таң алдыннан гына тынычлана төшеп, йокыга китте.

Иртән кызын бакчага илтүгә, диспансерга юл тотты ул. Бәхеткә, Игорьны дәвалаган врач Илдар Сәлахович урынында булып чыкты.

— Утырыгыз, Нәзилә Хәйдәровна. Нинди йомыш китерде Сезне безгә? Әллә берәр укучыгыз…

— Юк, юк, Илдар Сәлахович. Андый хәлнең булганы юк, Аллага шөкер! Минем… элекке ирем Игорь Степанович Николаев хакында белешәсем килгән иде.

— Мин Сезне бик ихтирам итәм, Нәзилә Хәйдәровна! Шуңа, яшереп тормыйча, турысын әйтәм. Егерме ел эшләү чорында дәвалау 100% нәтиҗә биргән авыруны күргәнем булмады. Дөрес, кешенең үзеннән дә күп нәрсә тора. Әмма бу очракта… Кызганыч ки, Игорь эчкече генә түгел, наркоман да бит әле.

Нәзиләнең башына кайнар дулкын йөгерде. Ул утырган җирендә чайкалып куйды.

Илдар Сәлахович, стаканга су салып, Нәзиләгә сузды.

— Кичерегез, Нәзилә ханым! Мин Сезне азмы-күпме хәбәрдар дип уйлаган идем. Бәлки, Сезгә йөрәк даруы бирергәдер?

— Юк, юк, рәхмәт, Илдар Сәлахович! Узды инде. Чын дөресен әйтүегез өчен рәхмәт Сезгә.

Нәзилә, камырга әйләнгән аякларын тоймый, ишеккә атлады. Нәрсәдер өзелгәндәй, сулкылдап куйгандай булды аның күңелендә: өметме, әллә үкенечме… Күпмедер гаепле дә сизә иде ул үзен бу минутларда: Игорьны аякка бастыру өчен барысын да эшләдеме соң ул?! Аны туры юлга кертү өчен көрәшеп карадымы? Анык кына җавап таба алмады бу сорауларга Нәзилә. Дөрес, кызы хакына түзәргә тырышты. Игорьны аек вакытында үгетләп тә карады. Тик мөмкин булганнарның барысын да эшләдеме соң ул?! Менә шунысы үкенечле, шул сорау үзәкне өзә иде. Вөҗдан хөкеме алдында чарасыз иде Нәзилә.

Җитмәсә, үч иткән кебек, хәтерендә Игорь белән үткәргән бәхетле мизгелләр яңарды: кояшлы июль ае, Нәзилә белән Игорьның яңарак кына өйләнешкән көннәре. «Баллы ай»ны кайда үткәрергә дип баш ватмады алар, Нәзиләнең туган авылына кайттылар. Зәңгәр Кама буйларын, Салагыш болыннарын, билдән печән үскән утрауларны өзелеп сагынган иде Нәзилә. Шушы гүзәллекне Игорьга да күрсәтәсе килде. Иренең күңеленә дә хуш килде Нәзиләнең туган ягы: һәркөн иртүк торып, елга буенда балык тотты, кайсыбер көннәрдә үзе белән хатынын да алып, учак тергезеп уха пешерделәр. Инде кояш югары күтәрелеп, көн кыздыра башлагач, балалар кебек су чәчрәтә-чәчрәтә, су керделәр. Игорьга иң ошаганы — елга киң җәелгән җирләрдәге утраулар булды. Кояшның кызуы сүрелә төшкәч, көймә борынына хатынын утыртып, киң алдырып ишкәк ишә иде ул. Әле утрауга килеп җитәр-җитмәс үк, Нәзилә суга сикереп төшә дә, утрауга йөгерә. Игорь көймәне бау белән казыкка бәйләгәнче, ул инде печән арасында юкка чыга. Башта үҗәтлек белән ун-унбиш минут эзләп караса да, Игорь аны таба алмый гаҗиз була.

— Нәзилә-ә-ә! – ип, төрле якка карап кычкырып та карый Игорь һәм кинәт… әллә каян арттан килеп чыгып, Нәзилә аны кочаклап ала. Шуннан соң печән арасында әүмәкләшү китә. Инде тәмам аргач, торып утыралар да, офыкта кызарып баеган кояшка карап, тынып калалар. Тик күккә караңгылык пәрдәсе эленә башлагач кына, көймәгә утырып, кайту ягына борыла алар.

Нәзилә, истәлекләрдән арынып, тирән итеп көрсенеп куйды: «Кайчан, нәрсәдә ялгышты алар? Нилектән эчә башлады Игорь, кем сәбәпче булды? Җилбәзәк хатыннармы, әллә соң ул үземе?! Югыйсә, бөтен барлыгы белән яратты ул ирен — онытылып, мәхәббәттән исереп, шашып яратты… Нинди гайбәт, кемнәр сүзе ике арага кара елан булып сузылып ятты. Нәкъ менә шул онытылып сөюе, чамасыз иркә-назлары Игорь күңелендәге көнчелек утын көйрәтеп җибәрмәде микән? «Болай оста итеп үзлегеңнән ярата алмас идең, кем өйрәтте, кемнәргә арзанлы түшәк булдың?!» — дип, эчеп кайтып теңкәсенә тия, эндәшмәгәч, ярсып кыйный башлый иде бит Игорь. Хәер, көнләшкән кеше сәбәбен таба инде ул, һичьюгы үз уйлап чыгарып, булмаган нәрсәне дә бар итеп күрә башлый.

Бәхетнең канаты барлыгын белмәде шул Нәзилә, белгән булса, кадерен белеп, аз-азлап кына тотар иде».

«Бүген дә йокы эләкмәс ахры»,— дип уйлап куйды ул ахырда һәм кызының өстендәге юрганын рәтләде дә, торып, шүрлектән фотоальбом алды, өстәл янына утырды. Фотосурәтләрдән аңа балачагы, студент еллары бага иде…

7

 Касыйм Галимович сүзендә торды, нәкъ бер атна булды дигән кичтә Нәзилә фатирында телефон шалтырады. «Ул»,— дигән уй яшен ташыдай яктыртып узды аның зиһенен. Әле трубканы алганчы ук, йөрәге ярсып кага башлады.

— Хәерле кич, Нәзилә ханым! Каршы килмәсәгез, мин Сезгә шулай эндәшер идем.

— Кичләр хәерле кебек, Касыйм Галимович! Ничек эндәшүгә килгәндә, күңелегезгә якын булганча эндәшегез.

— Рәхмәт, Нәзилә ханым! Миңа да Касыйм дип кенә эндәшсәгез, күңеллерәк булыр иде.

— Гафу итегез, Касыйм Галимович! Азрак ияләшим инде. Ничектер, әлегә тел әйләнми.

— Сез түгел, мин үзем гафу үтенергә тиешмен, Нәзилә ханым. Әрсезлек дип кабул итмәгез, зинһар! – Азрак тынып торгач, Касыйм Галимович сорап куйды:

— Төпченү дип кабул итмәгез, зинһар, Нәзилә ханым! Тавышыгыз борчулы тоела. Бер-бер хәл булмагандыр бит? Мөмкин булса, әйтегез, бәлки ярдәмем тияр?

— Кайгыртуыгыз өчен рәхмәт, Касыйм Галимович! Гадәти тормыш мәшәкатьләре инде.

— Борчуымның сәбәбенә килгәндә, узган юлы әйткән тәкъдимемә җавабыгызны бирсәгез иде, Нәзилә ханым.

— Исән булсак, кызым белән килербез, Касыйм Галимович.

— Сезне кайсы поезд белән көтәргә, Нәзилә ханым. Вокзалга каршы алырга килер идем.

— Без Ижевск-Мәскәү поезды белән 31е көнне килербез инде, Касыйм Галимович. Тик мәшәкатьләнмәсәгез иде. Адресыгызны әйтсәгез, үзебез эзләп табарбыз.

— Бернинди мәшәкать юк, Нәзилә ханым! Минем өчен бу куанычлы хәл генә. Адресымны язып алсагыз, әйтеп торыр идем.

— Хәзер, Касыйм Галимович. Ручка белән кәгазь алыйм да. Әйе, тыңлыйм. Әйтегез.

— Достоевский урамы, 27 нче йорт, 38 нче фатир. Әгәр шалтыратырга кирәк булса, телефон номерым: 64-47-68. Кичке җидедән соң өйдә булам.

— Рәхмәт, Касыйм Галимович!

— Сау булыгыз, Нәзилә ханым!

— Сәламәт булыгыз, Касыйм Галимович! Игътибарыгыз өчен тагын бер кат рәхмәт Сезгә.

Яңа елга кадәр ике атна вакыт булса да, Нәзилә нәрсәләр киясен, нинди күчтәнәчләр аласын уйлый башлады: «Артык ачык төсләр, кыска күлмәк килешеп бетмәс,— дип фикер йөртте ул.— Азрак рәсми дә һәм бер үк вакытта бәйрәмчәрәк тә булганы кулайрак килер. Улы белән кызына аерым бүләк алу да килешеп бетмәс. Өстәвенә, ул аларның ничә яшьтә булуын да белми. Шул бәйрәм күчтәнәчләре белән чикләнергә туры килер. Ә менә кызына бәйрәмгә махсус күлмәк тектерми булмас. Бәйрәм һәм гаилә тоннары өстенлек итәргә тиеш ул күлмәктә.

Бер үк вакытта артык купшылык та бәрелеп тормасын. Йә, ярый, анысын гына булдырыр анысы. Әлегә кадәр зәвыктан зарланганы булмады, Аллага шөкер».

Ун көн дигәндә, бөтен әзерлек эшләрен төгәлләгән иде Нәзилә. Ике көне исә вак-төяк мәшәкатьләр белән узды. «Бәйрәм арасында урыннар тыгыз булыр»,— дип, билетка заказ бирергә дә онытмады ул.

Юлга чыгар алдыннан йокларга иртәрәк ятсалар да, күзенә тиз генә йокы кермәде Нәзиләнең. «Нәрсә көтә аны алда? Һәм, гомумән, нинди максат белән чакыра аны Касыйм Галимович?» Ничектер юл чатындарак калган кебек сизде үзен Нәзилә: бер якта – югалту һәм табышлардан торган үткәне, икенче якта – билгесез киләчәк… Үткән өчен инде үкенүдән мәгънә юк, ә менә икенчесе… икенчесе куркыта һәм шул ук вакытта ымсындыра да иде Нәзиләне. «Ничек кенә булмасын, кеше үткәне белән түгел, ә киләчәккә өмет белән яшәргә тиеш»,— дип юатырга тырышты ул үзен. Һәм, уйларының очына чыга алмый, йокыга талуын сизми дә калды Нәзилә. Төшендә ул туган якның сихри табигатендә адашып калган яшьлегенә кайтты. Аңа унҗиде яшь, мәктәпне тәмамлап, кулына аттестат алган көн икән. Менә ул, куаныч-шатлыгыннан нишләргә белми, офыккача сузылган чәчәкле яшел болын буйлап йөгерә. Таң атып килә. Әле бал кортлары, чикерткәләр, тургайлар да уянып җитмәгән, табигать татлы йокыда. Кинәт елга буендагы әрәмәдә, күзенә ялгыш кына йокы эленгән сандугач дерт итеп уянды да, өздереп сайрый башлады. Нәзилә туктап калды. Дөнья искиткеч матур, ничек инде йоклап ятарга мөмкин, дигәндәй, гаҗәпләнү дә, соклану да бар кебек аның моңында. Әллә инде бар табигать өчен зекер әйтүеме бу аның?!. Нәзиләнең дә, аңа кушылып, җырлыйсы, шатлыгыннан тирә-юньгә аваз саласы килә: «Ялгышасың, сандугачкаем, мин бит йокламыйм, синең кебек үк, яңа көн тууга куанам!» Тик сандугачны үпкәләтәсе килми аның. Үләннәргә, чәчкә таҗларына кунган күз яшедәй саф чык тамчыларын уятасы килми. Яфрак асларына яшеренеп ял иткән чикерткәләр дә үпкәләр төсле. Их, шушы болын буйлап чабасы да чабасы иде!.. Шулчак алда күккә аллы-гөлле ике күбәләк күтәрелде. Алар, бер югары менеп, бер түбән төшеп, тирбәлә-тирбәлә аңа таба оча башладылар. Ул да түгел, Нәзилә белән тигезләшеп, аның уң иңбашына кундылар да тынып калдылар.

Төше шул җирдә өзелеп, Нәзилә уянып китте. Тик селкенәсе, торасы килмәде аның. Ул яңадан күзләрен йомды. Өзелгән төше кабат яңарыр кебек тоелды Нәзиләгә. Әмма татлы төшләрнең дәвамы булмый шул. «Кызык, әбием, төсле төшләр сабый чакта гына керә, дигән иде». Шундый уй узды аның башыннан.

30 декабрь кичендә Нәзилә кызы Эльвира белән Ижевск-Мәскәү поездына утырды. Билетны плацкарт вагонга алган иде: вагон буенча кешеләр үтеп-китеп йөргәнгә, тынычсыз тынычсызын, әмма аның каравы ышанычлырак, берәр салган ир-ат бәйләнер дип куркасы юк. Әйберләрне аскы ятак астындагы урынга урнаштыргач, кызы белән җиңелчә генә тамак ялгап алдылар, термостан чәй эчтеләр. Фирма поезды булганга, вагон бик чиста, идәнгә келәм җәелгән, тәрәзә пәрдәләре туйдагы кәләш кебек купшы, крахмалланган чиста урын-җир алдан ук пөхтә итеп җәеп куелган. Әлбәттә, өй шартлары ук түгел түгелен, әмма башка поездлардагы кебек, вагонга керүгә, кәеф китми инде.

Кызын аскы ятакка яткырып, тыныч йокы теләп битеннән үпте дә, үзе икенче кат ятагына урнашты Нәзилә. Тик, күпме тырышса да, күзенә йокы кермәде. «Кызык бу тормыш дигәнең,— дип фикер йөртте ул,— сине вакыты белән җиз иләктән или, өметне җуяр хәлләргә куя, әмма барысы да бетте, караңгы бушлык кына калды, дигәндә генә, алда тар гына яктылык тасмасы шәйләнә башлый. Менә тасма киңәя, зурая бара, ул да түгел, күңелнең ерак бер почмагында өмет уты кабыза, тора-бара бөтен халәтеңне яктылык биләп ала. «Балам хакына булса да яшәргә кирәк»,— дип, тормышка ябышып яткан ялгыз анага инде тирә-юньдәге кешеләр ягымлырак, шәфкатьлерәк күренә башлый. Ә инде юлыңда таяныр кеше булып тоелган ир-ат та очраса, түбәң күккә тигәндәй була».

Шундый халәттә калган иде Нәзилә, һәрхәлдә, Касыйм Галимовичның яхшы кеше булуын җаны-тәне белән тели иде. Югыйсә, бары тик ике генә мәртәбә күрде бит ул аны, Нәзиләне өметләндерерлек бер сүз дә әйтмәде бит Касыйм Галимович. Бәлки әле ул Нәзиләне сынап карар өчен, яки гадәти бер яхшылык эшләү максаты белән генә кунакка чакыргандыр. Ә син менә инде -үзеңне кияү куенына кергән кәләш кебек хис итә башладың. Касыйм Галимович якын иткән очракта да, башка ананың бәгырь кисәге булган ике баласы бар бит әле аның… Ахыр килеп, үз баласы – Эльвирасы. Ике оя, ике сыңар канат, балаларның өмет тулы һәм берүк вакытта сынаулы карашлары. Ай-Һай, якын итәрме алар Нәзиләне, аклый алырмы ул аларның өметен?!

Гаилә учагын яңадан тергезү хыялы белән яшәгән Нәзилә өчен гаять четерекле һәм авыр сорау иде бу…

8

 Иртән торгач, Эльвира вагон тәрәзәсеннән тирә-юньне карап бара башлады. Аның Казанда бер мәртәбә дә булганы юк иде әле. Ул әнисеннән һәм татар теле укытучысыннан Казанның Татарстан һәм барлык татарларның башкаласы булуын, анда миллионнан артык кеше яшәвен ишетеп белә инде. Эльвираның күз алдына Казан зур-зур завод морҗалары, күпкатлы йортлары белән килеп баса. Казан Кремлен рәсемнәрдән күргәне бар барын, әнисе аңа Сөембикә манарасы хакында риваять тә сөйләгән иде, тик менә манараның биеклеген, очына беркетелгән аеның зурлыгын һич кенә дә күз алдына китерә алмый.

Менә вагон радиосыннан, поезд Казан станциясенә җитеп килә, дигән белдерү яңгырады. Моны ишетүгә, Эльвираның йөрәге дөп-дөп кага башлады. Хәер, бер Эльвираныкы гынамы икән?! Нәзилә дә бу минутларда бик дулкынлана, Касыйм Галимович белән очрашу мизгелен күзалларга тырыша иде.

Ул да түгел, поезд, сузып кычкыртты да, кызыл вокзал бинасы янында туктап калды.

— Әни, әнием,— дип, бер урында сикергәләде Эльвира,— әйдә тизрәк, поезд китеп бармасын.

— Борчылма, кызым,— дип юатырга тырышты аны Нәзилә,— монда поезд озак — унбиш минут тора әле.

Вагоннан төшеп, берничә адым атлауга, алар каршында Касыйм Галимович пәйда булды:

— Исәнмесез! Гафу итегез мине, зинһар,— диде ул, Нәзиләнең сумкаларын алып,— сезнең вагоннан төшүегезне шәйләми калдым! — Аннары, чүмәште дә, икенче кулы белән Эльвираны кочаклап аркасыннан сөйде: – Менә нинди зур кыз икәнсең инде син, Эльвира. Ә мин сине бәләкәй итеп күз алдына китергән идем.– Һәм, шаян елмаеп, шаяртасы итте: – Әллә йоклаганда шулай зур үсеп куйдың инде.

Эльвира, оялып, башын аска иде.

Моны күреп, Касыйм Галимович сүзне башкага борды:

— Ничек килеп җиттегез, юлда уңайсыз булмадымы?

— Рәхмәт, соравыгыз өчен! — диде Нәзилә.— Төн тыныч узды. Тик менә Сезгә генә мәшәкать ясадык.

— Кадерле кунакларны каршылау куаныч кына инде ул, Нәзилә ханым. Шулай бит?

Моңа каршы ни дип тә җавап бирергә белмәде Нәзилә. Бары тик:

— Рәхмәт инде, Касыйм Галимович! — дию белән генә чикләнде.

Вокзал ягына чыгуга, Касыйм Галимович соңгы марка «Волга» автомобиле янына туктады. Арткы ишекне ачып, кунакларны эчкә уздырды. Аннары багажникка сумкаларны ипләп кенә урнаштырды да руль артына утырды.

— Аллага тапшырып кузгалдык алайса.

Машина, урыныннан салмак кына кузгалып, шәһәр үзәгенә таба юл тотты.

— Әнием, ә Кремль кайда соң? — Эльвира, кызыксынуын җиңә алмый, маңгае белән тәрәзәгә ябышкан иде.

— Борчылма, Эльвира. Менә кайтып ял иткәч, мин сезне анда махсус алып барырмын,— дип юатты аны Касыйм Галимович.

Машина, «Татарстан» кунакханәсе яныннан узып, азрак барды да уңга борылды. Биш минут та узмады, ул күпкатлы матур йорт янына туктады.

Касыйм Галимович, машинадан егетләрчә җитезлек белән чыгып, арткы ишекне ачты, башта Эльвирага, аннары Нәзиләгә машинадан төшәргә булышты.

— Менә без кайтып та җиттек. Поезд тоткарланганга, безне өйдә көтә-көтә арганнардыр инде. Хәер, көттергән кунак тагын да кадерлерәк була ул.

Урта подъезддан кереп, лифт белән дүртенче катка күтәрелделәр. Ишекне ачуга, аларны ун-унбер яшьләрдәге кыз белән унөч-ундүрт яшьләрдәге яшүсмер малай каршы алды.

— Безнең хуҗа белән хуҗабикә шушы була инде,— диде Касыйм Галимович шаян тонда. Аннары, җитдиләнә төшеп, алар белән таныштырды: – Бу – минем сигезенче сыйныфта укучы улым Гадел. Кызым Сания быел гимназиянең бишенче сыйныфында белем ала.

Шуннан соң ул, кунаклар ягына борылып, ихластан елмайды.

— Мин мактап сөйләгән Нәзилә апагыз шушы була инде. Ә менә безнең иң зур кунагыбызның исеме Эльвира. Ул өченче сыйныфта укый, матур-матур шигырьләр дә яза.

Эльвира, колак очларына кадәр кызарып, башын аска иде. Касыйм Галимович үзен чын джентльменнарча тотты. Киемнәрне урнаштырып, кунакларны залга чакырды:

— Рәхим итегез, кадерле кунаклар, түргә узыгыз! – Ул, ягымлы елмаеп, кунакларга кәнәфидә урын тәкъдим итте.

— Рәхмәт, Касыйм Галимович! Каршы килмәсәгез, без менә бирегә  урындыкка утырырбыз инде.

— Юк, һич ризалыгым юк! – диде Касыйм Галимович, үпкәләгән булып.— Кунакларны ишек төбенә утырту – зур гөнаһ.

Нәзилә белән Эльвирага ризалашудан башка чара калмады. Касыйм Галимович кызы белән улы ягына борылды:

— Йә, сезнең хәлләрегез ничек?

— Әйбәт, әти,— диде моңа каршы Гадел.— Рөхсәт итсәгез, без өстәлгә чәй китерер идек.

— Рөхсәт, әлбәттә, рөхсәт. Күрәм, сез монда кул кушырып утырмагансыз. Менә хәзер табыныбыз да түгәрәк булды.– Касыйм Галимович, Нәзилә белән Эльвирага якын-үз итеп карап, ягымлы елмайды.

Нәзилә белән Эльвира бу гади, эчкерсез кешеләргә тиз ияләштеләр. Касыйм Галимович белән Гадел кунакларга сый-хөрмәт күрсәттеләр, аларны бер генә минутка да игътибарсыз калдырмадылар.

Өстәл яныннан торып, азрак ял иткәч, Касыйм Галимович вәгъдәсен искә төшерде:

— Эльвирабызның Кремльне күрәсе килгән иде. Кәефегез булса, бәлки шунда барырбыз?

— Сезне гел борчу килешеп бетәрме икән соң, Касыйм Галимович?

— Киресенчә, Нәзилә ханым, безнең бүген иң шатлыклы көнебез.— Аннары ул Эльвира белән Саниягә эндәште: — Йә, ничек, кызлар, барабызмы?

— Барыйк, әтием! – Сания белән Эльвира бер-берсенә карап елмаештылар. Сания өстәп куйды: – Эльвирага Казандагы иң зур чыршыны да күрсәтербез. Кремльгә каршы якта гына бит ул.

— Ярый, кызлар, димәк, барабыз! Кайтканда Милли-мәдәни үзәк каршындагы чыршыны, боздан ясалган сыннарны да карап үтәрбез.– Аннары ул Гаделгә борылды: – Улым, син фотоаппаратны да ал, бергә фоторәсемгә төшәрбез.

Нәзилә Касыйм Галимович янына алгы утыргычка урнашты, Гадел, кызларны алдан уздырып, артка кереп утырды. Машина кузгалып, биш-алты минут үтүгә, барып та җиттеләр. Машинаны Кремль астында – Миславский урамында калдырып, баскыч буйлап өскә күтәрелделәр. Кремль капкасына якынлашканда, сәгать суга башлады.

— Әнием, кара әле, безнең өйдәге сәгать кебек суга,— диде Эльвира, гаҗәпләнүен яшерә алмый,— әмма тагын да көчлерәк, матуррак тавышлы!

— Әйе шул, кызым! — Нәзилә, яратып, аны кочагына алды.

Эльвира, оялып, әнисенең кочагыннан тиз генә шуып чыкты да Сания янына барып басты. Кызлар, җитәкләшеп, капкадан эчкә уздылар. Биредә Эльвира өчен үзгә бер дөнья ачылды. Башта Кол Шәриф мәчетен манзара кылдылар. Яшькелт ут яктысы мәчеткә аерым бер серлелек биреп тора иде. Эльвирага ул хан сараен хәтерләтте. Менә-менә ишек ачылып китәр дә, аннан Сөембикә ханбикә килеп чыгар кебек тоелды аңа. Биредә алар фоторәсемгә төштеләр.

Сөембикә манарасы янында озаграк басып тордылар. Эльвираның хәтерендә әнисе сөйләгән риваять яңарды.

Касыйм Галимович Эльвирадан күзен ала алмый карап торды. «Әнисенә бигрәкләр дә охшаган. Бәхетле, игелекле бала була күрсен!» — дип уйлап куйды ул. Аннары Эльвираның игътибарын матур бер бинага юнәлтте:

— Ә менә биредә Татарстан Республикасы Президенты утыра. Бу бина элекке губернатор сараена охшатып төзелгән.

Ярминкә мәйданындагы чыршы белән хозурланганнан соң, алар кайту ягына – машина торган җиргә атладылар. Ирек мәйданына җиткәч, Касыйм Галимович машинаны сулга борды. Каршыда әкияттәгедәй манзара ачылды. Бәллүрдәй җемелдәгән боз сыннар сихри матурлыкны тагын да көчәйтә төшә иде. Үзләре янына Кар кызы килеп басуын сизми дә калды кызлар.

— Кызлар, әйдәгез, чыршы әйләнәсенә. Сезне Кыш бабай көтә! — диде ул, ягымлы елмаеп, һәм, кызларны җитәкләп, Кыш бабай янына озатып куйды.

— Ягез, кызлар, һөнәрләрегезне күрсәтегез әле!

Кыш бабай кадәр Кыш бабай сорагач, ничек баш тартасың инде. Җитмәсә, аларга дистәләрчә бала сынап карап тора. Сания матур җыр башкарды, ә Эльвира шигырь сөйләде. Кыш бабай икесенә дә бүләккә сувенирлар бирде. Кызлар бүләкләрдән бик канәгать калдылар.

Алар өйгә арып-талып, әмма күтәренке кәеф белән кичке 9да гына кайтып керделәр. Чәй эчкәч, Гадел әтисеннән бер сыйныфта укучы, күрше подъездда яшәүче дусты янына керергә рөхсәт сорады. Сыйныфташлары белән бергә Яңа ел каршыларга ниятлиләр икән.

— Ярый, улым,— диде Касыйм Галимович,— сиңа да, иптәшләреңә дә ышанганга, рөхсәт итәм.— Әмма төнлә тегендә-монда чыгып йөрмәгез, иртәгә иртәнге сигездә өйдә бул.

Гадел рәхмәт әйтеп чыгып киткәч, кухняга Нәзилә хуҗа булды. Хәер, алай ук дип әйтү дөрес үк булмас, аш-суга, бәйрәм табыны әзерләүгә Касыйм Галимович та оста икән. Ә инде бәрәңге, кишер, чөгендер әрчү кебек эшләргә Сания белән Эльвира алынды. Кызларның да теләген искә алып, өстәлне ике бүлмәгә әзерләде алар: олылар үзләренә залны кулай күрсәләр, кызлар Сания бүлмәсендә утырырга булдылар. Сәбәбе – кызларның телевизордан үзләре теләгән программаны карыйсылары килә икән. Сания бүлмәсенә төсле телевизорны кертеп, олылар кухнядагы аклы-каралы сурәтле телевизор белән канәгатьләнергә булдылар.

Өстәлләре әзер булгач, кызларны ай күрде, кояш алды диярсең, тик ара-тирә генә аларньщ чыр-чу килеп көлгән тавышлары ишетелә иде.

Залга икәү генә хуҗа булып калгач, Касыйм Галимович әйтә куйды:

— Ә мин соңгы көнгә кадәр Сезнең киләсегезгә ышанып җитмәгән идем, Нәзилә ханым.

Нәзилә эчкерсез елмайды:

— Мин үзем дә Сезгә килүемә ышанып җитә алмыйм, Касыйм Галимович! Югыйсә, Сезнең белән өченче мәртәбә генә очрашуым бит. Өстәвенә, алдагы икесе бөтенләй көтмәгәндә, гадәти булмаган ситуациядә иде.

— Бәндә сагышлый, Ходай багышлый, диләрме әле?! Безнең өчен генә көтелмәгән булгандыр ул, Нәзилә ханым.

— Ничек дип тә әйтә алмыйм, Касыйм Галимович. Иң авыр вакытларда Сез минем арка таянычым булдыгыз. Моның өчен мин Сезгә чиксез рәхмәтле.

— Минем урында һәркем шулай эшләр иде, Нәзилә ханым. Очрашуыбыз очраклы гына булса да, ничектер бер күрүдә күңелгә кереп калдыгыз…

Шулчак телевизордан Кремль курантлары тавышы ишетелде. Касыйм Галимович, шампанское шешәсен ачып, бокалларга шәраб салды.

— Яңа ел мөбарәк булсын, Нәзилә ханым!

— Рәхмәт, Касыйм Галимович. Сезне дә Яңа ел белән!

Эчеп куйдылар. Касыйм Галимович бокалларга яңадан шәраб өстәде.

— Киләчәктә күңелле шартларда гына очрашырга насыйп булсын, Нәзилә ханым. Ә бу тостны мин Сезнең хөрмәткә тәкъдим итәм.

— Рәхмәт, Касыйм Галимович, зурлавыгыз өчен рәхмәт!

Нәзилә шәрабны аз гына йотып куйды. Бүлмәдә берничә минутка тынлык урнашты. Икесе дә сүз башларга кыймый тордылар. Касыйм Галимович, торып, музыка җибәрде. Бүлмәгә ягымлы, җитез вальс аһәңнәре агыла башлады.

— Сезне биергә чакырырга мөмкинме, Нәзилә ханым?

— Әйе, Касыйм Галимович.— Нәзилә, нәзакәтле хәрәкәт белән, аның сузылган кулына бармак очларын гына тидереп торып басты.

Касыйм Галимович оста һәм җиңел бии иде. Гаҗәеп рәхәт иде аның белән биюе. Нәзилә унсигез яшьлек чагына кайткандай булды, вакыты-вакыты белән чәчкәләр өстендә очкан күбәләк халәтендә калды. Инде очып китәм дигәндә генә, Касыйм Галимович аны йомшак кына итеп тотып кала һәм менә алар яңадан вальс ритмына бөтерелә башлыйлар.

— Очып китәм бит, Касыйм Галимович!

— Мин Сезне беркая да җибәрмим, Нәзилә ханым! – Нәм Нәзилә Касыйм Галимович кочагында калуын сизми дә калды.

— Кирәкми, Касыйм Галимович, зинһар, кирәкми. Сез бит мине бөтенләй белмисез.

— Кичерегез, зинһар, Нәзилә ханым! Бер минутка онытылып киттем.

— Безнең кызлар нишли икән, Касыйм Галимович?

— Әйдәгез, барып карыйбыз.

Алар ачык ишектән Сания бүлмәсенә күз салдылар. Кызлар, тәмам арып, җәелгән урында йокыга талганнар иде. Аяк очларына гына басып керделәр дә, кызларның өсләренә ябылган юрганны рәтләп, утны сүндереп залга чыктылар.

— Безгә дә йокларга вакыттыр инде, Касыйм Галимович.

— Игътибарсызлыгым өчен гафу итегез, Нәзилә ханым. Юлда килеп аргансыздыр инде. Урын-җир әйберләре стенканың иң аскы бүлемендә. Тыныч йокы Сезгә!

— Рәхмәт, Касыйм Галимович! Имин төн насыйп булсын.

9

 Нәзилә йокыдан уянганда, Касыйм Галимович кухняда чәй әзерләп йөри иде. Нәзилә, юынып, өстен-башын рәтләде. Бераздан акрын гына ишек шакыдылар.

— Әйе, керегез.

Ишектә арбалы кечкенә өстәл белән Касыйм Галимович күренде. Өстәлгә җиләк-җимеш һәм ике чынаяк кофе куелган иде.

— Хәерле иртә, Нәзилә ханым! Бик иртә уянгансыз.

— Ә Сез йоклап та тормагансыз, ахры, Касыйм Галимович?

— Йокладым, Нәзилә ханым. Кем әйтмешли, сабый йокысы белән татлы төшләр күреп йокладым.

— Алай ук булмагандыр инде.– Нәзилә, чишмә челтерәгән тавыш белән, рәхәтләнеп көлде.

— һич арттырусыз, Нәзилә ханым. Ә Сез ничек йокладыгыз?

— Үзегезчә җавап бирим инде. Өстемдә фәрештәләр канат җәеп торгандай булды.– Икесе дә эчкерсез елмайдылар.

Күрше бүлмәдә кызларның көлә-көлә сөйләшкән тавышлары ишетелде. Берничә минуттан үзләре дә залга чыктылар.

— Исәнмесез!

— Хәерле иртә!

— И-и, уңган кызларыбыз торган икән. Хәерле иртә сезгә! Йә, ничек, йокыгыз туйдымы?

— Туйды, әти! – Монысын Сания әйтте. Ә Эльвира, аның җилкәсе артына качып, оялып кына дәшми-тынмый басып тора иде.

— Хәзер, кызлар, чәй эчәбез! — Касыйм Галимович кухняга чыгып китте. Аңа Нәзилә дә иярде.

Көлешә-көлешә, гөрләшеп чәй эчтеләр.

Сания, иелеп, әтисенең колагына пышылдады:

— Әтием, мин матур төш күргән идем. Сөйләсәм ярыймы?

— Әйе, кызым, рәхим ит! Нәзилә апаң белән Эльвирага да кызыклы булыр.

— Мин Эльвирага сөйләргә өлгердем инде, әтием. Ә Нәзилә ападан оялам.

— Күр инде, онытканмын да! – дип, Нәзилә шулчак урыныннан сикереп торды.– Мин бит духовкага торт пешерергә куйган идем.

— Әнием, мин дә карыйм әле,— диде Эльвира.

Алар чыгып киткәч, Касыйм Галимович кызы янына күчеп утырды.

— Сөйлә, кызым.

— Әтием, мин төшемдә әниемне күрдем. Бик матур, бәйрәм киемнәреннән иде ул. Артында Нәзилә апа да басып тора иде. «Әнием, мин сине бик сагындым, нигә озак кайтмый тордың?» – дип, мин аның муенына сарылдым. «Бик еракта идем шул мин, кызым. Шуңа кайта алмадым»,– диде әнием, башымнан сыйпап. Аннары Нәзилә апага борылды да: «Бу апа синең яңа әниең була»,– диде. Шул җирдә төшем өзелеп, уянып киттем.

— Кызым! – Касыйм Галимович Санияне кочагына алды, йөзен аның чәчләренә яшерде.

— Син елыйсың, әтием. Нәрсә булды?

— Болай гына ул, кызым, болай гына.

— Нәзилә апа яхшы кеше бит, әтием, әйеме?

— Әйе, кызым.

— Ә син нигә аңа бу турыда әйтмисең?

— Әйтермен, кызым, әйтермен. Син миңа азрак уйларга вакыт бир инде, яме?!

— Ярый, әтием. Бигрәкләр дә әниемә охшаган инде Нәзилә апа. Елмаюларына кадәр әниемнеке.

— Шулай, кызым, шулай. Ул сезгә яхшы әни булыр иде.– Аннары ата, авыр көрсенеп, сүзне башкага күчерде.– Йә, ничек, Эльвира ошадымы сиңа?

— Ошады, әтием. Без аның белән дуслаштык инде. Бер-беребезгә серләребезне сөйләдек.

— Сезнең серләрегез дә бармыни, кызым?

— Булгалый инде. Барысын да әтигә сөйләп булмый бит. Әни булса, аңа сөйләр идем.

— Минем дә әниеңә генә сөйләр сүзләрем була шул, кызым. Ә хәзер, әйдә, кухняга чыгыйк. Нәзилә апаң нинди торт пешерә икән.

Нәкъ вакытында өлгерделәр: алар кергәндә, Нәзилә тортны духовкадан алып ята иде. Аннары ул, махсус җайланма белән, торт өстенә бизәкләр өстәде, уртага суыту камерасыннан алынган кып-кызыл җиләкләр тезде.

Саниягә бу торт җиләкле урман аланын хәтерләтте. һәр елны, җәйге ял вакытында алар, авылга кайтып, кышка җитәрлек җиләк, төрле гөмбәләр җыялар иде. Әтисе ул гөмбәләрне бик оста тозлый, ә җиләкләрне суыту камерасына куя. Боз булып катсалар да, алардан җәйге урман, чәчәкле алан исе килә. Бик ярата иде аларны әнисе, авырып ятканда да сорады: «Бер-ике җиләк ашасам, терелеп китәрмен күк тоела», – диде. Әнисен савыктыру өчен ниләр генә эшләмәде әтисе: базардан моңарчы исемен дә ишетмәгән җимешләр алып кайтты, хәтта Мәскәүгә алып барып, атаклы табибларга да күрсәтте. Әмма әнисе савыкмады, йөзе көннән-көн сулып, аларны калдырып китеп барды…

Саниянең күңелсез уйларын Нәзилә апасының тавышы бүлде.

— Без бу тортның иң тәмле, җиләкле җирләрен кисеп, Саниягә бирербез инде, Касыйм Галимович?

— Әлбәттә, Нәзилә ханым, Саниягә һәм Эльвирага. Алар үзләре дә җиләк кебек матурлар бит.

Нәзилә белән Касыйм бер-берсенә карап елмаештылар. Шулвакыт өйгә Гадел кайтып керде.

— Бик вакытлы өлгердең, улым, хәзер торт белән чәй эчәрбез.

— Рәхмәт, әти, Яңа ел белән сезне!

— Рәхмәт, улым. Сине дә Яңа ел белән! Йә, кичәгез ничек узды?

— Әйбәт. Башкалар йоклап калды, ә мин менә сүземдә торыйм дидем.

— Шулай, улым, егет сүзе бер булырга тиеш!

Чәй янында Нәзилә китү турында сүз кузгатты:

— Безгә бүген китәргә кирәк иде, Касыйм Галимович.

— Ачулансагыз ачуланырсыз, Нәзилә ханым. Без бүген сезне беркая да җибәрмибез! Кичке концертка билет алынган. Шулай бит, Гадел?

— Шулай, әти. Бүгенгә калыгыз инде, зинһар, Нәзилә апа! Мин сезне әле күрергә дә өлгермәдем.

— Китмәгез инде, Нәзилә апа,— дип, сүзгә Сания дә кушылды.– Без әле Эльвира белән туйганчы сөйләшә дә алмадык.

Нәзиләгә ризалашудан башка чара калмады.

Концерт бик күңелле узды. Нәзиләнең яшьлегендәге җырларны да, заманчаларын да башкарды артистлар. Әле сәхнәдә беренче адымнарын гына ясаган сәләтле яшьләр дә чыгыш ясады. Өйгә бик канәгать калып, төн урталарында гына кайтып керделәр.

Икенче көнне иртән кибетләрдә йөрделәр, Нәзиләнең ай-ваена карамый, төргәк-төргәк бүләкләр алдылар.

— Сиңа түгел ич ул, Нәзилә, ә Эльвирага,— диде Касыйм Галимович, карулашырга урын калдырмыйча.— Кайткач, Казан истәлеге итеп кияр.

Эльвира, киемнәрне киеп карый-карый арып бетте хәтта. Аңа бүләкләрне Сания дә сайлашты. Әлбәттә, Саниянең үзен дә онытмадылар. Моны Нәзилә эшләде. Кыз аңа шулкадәр ияләште, үз итте ки, «әни» дип эндәшүен сизми дә калды. Нәзилә, башкалардан яшереп кенә, күз яшен сөртте.

Өйгә кайтып, әйберләрне урнаштыра башлагач, Нәзилә: «Ничек кайтып җитәрбез!» — дип, чын-чынлап хафага төште. Ахырда, Әгерҗедәге сеңлесенә шалтыратып, каршы алуын үтенде.

Нәзиләләрне озатырга өчәүләп төштеләр. Касыйм Галимович белән Гадел әйберләрне вагонга кертеп урнаштыргач та, Сания белән Эльвира аерылыша алмый тордылар:

— Эльвира, хат яз, яме?

— Язармын, Сания. Син дә җавапны озаклама, ярыймы?

— Ярый, Эльвира. Мин сиңа Наталья Орейроның фотосын да җибәрермен.

Нәзилә Санияне кочагына алды.

— Язгы каникулда әтиең белән безгә кунакка килегез, Сания. Без сезне зарыгып көтәрбез.

— Киләбезме, әтием?

— Карарбыз, кызым, карарбыз!

Алар сөйләшкән арада, Гадел каядыр юкка чыккан иде. Касыйм Галимович белән Сания вагоннан чыгарга торганда гына, бик матур розалар букеты күтәреп, Гадел керде:

— Үзегез кебек бу матур чәчәкләр әтием белән икебездән, Нәзилә аша! Җәен без сезне яңадан көтәбез.

— Зур рәхмәт сезгә! Кунак итүегез, якын кешеләрегездәй каршы алып, кадерләп озатуыгыз өчен рәхмәт.

— Сез безнең иң кадерле кешеләребез, Нәзилә! Хәерле-имин юл сезгә!

Поезд китеп күздән югалганчы, Сания аларга кул болгады.

10

 Касыйм Галимович сүзендә торды. Каникулның икенче көнендә алар Сания белән икәүләп Нәзиләләргә килеп керделәр. Дөрес, бу Нәзилә өчен көтелмәгән хәл булмады: Касыйм Галимович, өч көн алдан шалтыратып, киләсе көнен хәбәр иткән иде.

Чәй эчүгә, кызлар, рөхсәт сорап, урамга чыгып йөгерделәр. Хәл-әхвәл сорашкач, Касыйм Галимович фикерен турыдан әйтте:

— Мин Сезнең кулыгызны сорарга килгән идем, Нәзилә. Каршы килмәсәгез иде, зинһар!

— Мин ни дип тә әйтергә белмим инде, Касыйм Галимович.

— Син диеп кенә эндәшсәң иде, Нәзилә. Без ят кешеләр түгел бит. Мин дә, Нәзилә, дип кенә әйтер идем.

— Ничектер көтмәгәндәрәк булды шул, Касыйм. Хәтта башым әйләнеп китте. Мин сезгә… сиңа бик рәхмәтле, кызым да якын-үз итте. Кунактан кайткач, күзләремә тутырып карады да: «Нинди яхшы әти, безне үзенә алмасмы икән?» — дип сорады.

— Минекеләргә дә син бер күрүдә ошадың, Нәзилә. Кызым Сания: «Бигрәкләр дә әниемә охшаган инде Нәзилә апа! Елмаюларына кадәр әниемнеке»,– диде. Улым да сине бик ихтирам итә.

Нәзиләнең, бу сүзләрдән күңеле тулып, күзләренә ирексездән яшь бәреп чыкты.

— Ялгыз сагышым син минем! — Касыйм Галимович, юатырга теләп, кулъяулыгы белән аның күз яшьләрен сөртте, иңнәреннән җиңелчә кочаклады.

— Ялгыз түгел инде хәзер, — дип, Нәзилә ирнең күкрәгенә сыенды.

Бу минутларда алар бер-берсенең йөрәк тибешен генә ишетәләр иде…