Янә белем тупладык
11-14 майда Ижауда “Бергә” күпмилләтле яшьләр үзәге” дигән төбәкара уку-укыту сессиясе узды. Аны Удмуртия Республикасының милли-мәдәни оешмаларының “Бергә” яшьләр ассоциациясе,”Халыклар дуслыгы йорты”, Милли сәясәт министрлыгы һәм милли эшләр буенча Федераль агентлык оештырды.
Сессия илебезнең 10 регионыннан: Мәскәү шәһәреннән, Татарстан, Башкортстан, Коми республикаларыннан, Мари Иленнән, Пермь краеннан, Свердловск, Новосибирск өлкәләреннән, Ямало-Ненец автоном округыннан һәм Удмуртиянең 17 муниципаль берәмлегеннән катнашучыларны җыйды.
Программа күпкырлы һәм эчтәлекле булды. 3 көн эчендә безгә барысына да өлгерергә кирәк иде. Катнашучылар үз проектларын тәкъдим иттеләр. Без — “Иман” татар яшьләре берлеге вәкилләре — “Татар кызы”, “Чәкчәк” бәйрәме, “Мин татарча сөйләшәм” акциясе, яшьләр слеты, әти-әниләр көне һәм башка чараларыбыз турында сөйләп, тәҗрибә уртаклаштык. Катнашучылар өчен лекцияләр үткәрелде, әлеге лекцияләрдән алган белемгә нигезләнеп, үзебез дә проектлар яздык. Төрле тематикага багышланган фильмнар карап, анда чагылган проблемалар турында сөйләштек, башка яшьләр белән таныштык.
Укыту програмфмасы барган һәр мәйданчыкта да безнең белән үз эшләренең осталары булган белгечләр эшләде. Айказ Микаелян — милли эшләр буенча Федераль агентлыкның дини һәм милли җирлектә экстремизмга каршы профилактика һәм милли бердәмлекне ныгыту идарәсенең әйдәп баручы белгече. Ул безгә гомумроссия гражданнар тәңгәллеге турында сөйләде. Арсен Кайгермазов — “Бердәм Кавказ яшьләр ассамблеясы”ның медиа директоры. Ул сессия дәвамында барлык мәсьәләләр буенча безнең координатор булды. Данил Ходырев — Удмуртия Республикасы Башлыгы һәм Хөкүмәт хакимиятенең эчке сәясәт идарәсе белгече — “Иҗтимагый эшләр һәм яшьләр өчен кадрлар лифты” укыту мәйданчыгында безнең модератор булды. Дөнья халыклары мәдәниятен өйрәнүче “Проект Этнология” үзәге директоры һәм Мәскәү социаль һәм икътисади фәннәр буенча югары мәктәп укытучысы, тарих фәннәре кандидаты Иван Гринько җитәкчелегендә “Проектлар белән идарә итү” интерактив лекцияләр мәйданчыгында проектлар яздык.
Сессия кысаларында истә калган иң кызыклы чараларның тагын берсе — “Этнобелгеч” интеллектуаль уены булды. Ул “Нәрсә? Кайда? Кайчан?” уены форматында барды. Барлыгы 10 команда катнашты, алар арасында “Иман” татар яшьләре берлеге командасы җиңү яулады. Шулай ук кичләрен безгә Россия халыклары биюләрен һәм уеннарын өйрәттеләр. Сессия этнодискотека белән тәмамланды.
Мондый форумнар, әлбәттә, яшьләр өчен бик кызыклы һәм кирәкле дип саныйм. Мин үзем өчен күп мәгълүмат тупладым, проектлар белән тагы да яхшырак эшләргә өйрәндем. Коми-пермяк һәм коми-зырян халкы белән таныштым. Аларның мәдәнияте белән удмурт мәдәнияте арасында охшашлыклар да күрдем. Форум башка милләтләр белән дус һәм тату яшәргә өйрәтә.
Гөлфия Әхтәмова, “Иман” татар яшьләре берлеге рәисе.




