Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Ярдәм итү — үзе бер бәхет
26.04.2017

Ярдәм итү — үзе бер бәхет

Яз — табигать уянган вакыт. Ә “Иман” татар яшьләре берлеге өчен яз “Хәйрия атналыгы” кысаларында «Әти-әниләре баш тарткан балаларга ярдәм ит» акциясе үткәрелү дигән сүз. Быел без, Ижау халкы ярдәме белән, алтынчы тапкыр шәһәрнең 4нче хастаханәсендә ятучы, аналары баш тарткан балаларга ярдәм иттек.

Биредә ятучы балалар өчен подгузниклар, дымлы салфеткалар, присыпкалар кирәк иде. Акция турында социаль челтәрләр, “Яңарыш” газетасы аша хәбәр иттек. Ярдәм итәргә теләгән һәркем безнең оешманың активистлары белән элемтәгә кереп, балалар өчен шәхси гигиена әйберләре тапшырдылар яки акча күчерделәр. Барлыгы 11350 сум акча җыелды, әлеге акчаларга без сабыйларга кирәкле әйберләрне сатып алдык.
Шунысы шатландыра: быел хастаханәдә ике генә бала иде, әлеге әйберләр аларга ярты елга җитәчәк. Акциядә катнашкан һәр кешегә бик зур рәхмәтләребезне әйтәбез!

Гөлфия Әхтәмова, Ижау шәһәре.