Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Дин һәм әхлак - Ярдәм – янәшә
2.03.2023

Ярдәм – янәшә

«Беркөнне шәһәребезнең Үзәк мәчетеннән чыкканда, шундый вакыйгага тап булдым: иман йорты янында гына мохтаҗларны сыендыру һәм ашату ноктасы урнашкан. Капка янына бер өлкән яшьтәге бабай килде. Тик аны никтер борып җибәрделәр. Ярдәм итү ноктасы булгач, мин бу хәлгә нык аптырадым».

Редакциябезгә менә шундый хат килгәч, без «Язмышлар» социаль тер­нәкләндерү үзәге җитәкчесе Илшат Гыйльфановка мөрәҗәгать иттек.

— Илшат, әлегә хәлгә ачыклык кертеп, ярдәмнең, гомумән, кемнәргә күрсәтелүен аңлатыгыз әле.

— Хәзерге вакытта безнең карамакта 100гә якын кеше исәпләнә. Тормышта төрле авыр хәлләргә юлыккан һәркемгә дә ярдәм кулы сузарга тырышабыз. Кемдер эчкечелек аркасында эшен, гаиләсен, тору урынын югалта. Башка шәһәрдән эшкә дип килеп, алданучылар да бар. Язмышлар бик төрле. Инде безнең янга ярдәм сорап килгәннәр икән, кире бормыйбыз. Төп кагыйдә — исерек һәм наркотик матдәләр кулланып кил­гәннәргә бернинди дә ярдәм күрсәтелми. Безнең үзәктә вакытлыча яшәргә калганнар икән, бу кагыйдә шулай ук үтәлергә тиеш. Дөрес, беренче очракта кисәтү генә ясыйбыз, кешегә төзәлергә мөмкинлек бирәбез. Ә бу бабайга килгәндә, ул барлык таләпләрне, кагыйдәләрне бозучы булды. Без аңа вакытлыча яшәү урыны бирдек. Ләкин ул кичләрен, бөтен кеше йокларга яткач, хәмер куллана, кече йомышларын да бүлмәсендә генә үти, чүплектән кирәксез әйберләр ташый башлый. Сөйләшүләр, кисәтүләр берничек тә ярдәм итмәгәч, аның белән саубуллашырга туры килде. Шунысын да әйтергә кирәк: башта кагыйдәләрне бозучылар белән аерылышу авыр иде. Болай да тормышның төбенә төшкәннәр, авыр хәлдә калганнар: «Хәзер без дә баш тартсак, аларга кем ярдәм итәр соң?» — дип уйлана идек. Ләкин эчкечелек аркасында алар янгын да чыгарырга, сугышырга да мөмкиннәр. Үзәкнең эшен куркыныч астына куясы килми.

— Ярдәм сорап килүчеләр, кемнәр алар?

— Ир-атлар күбрәк булса да, соңгы арада хатын-кызларның да саны артуы борчый. Араларында бик яшьләре дә бар. Берсендә дусты белән 30 яшьлек бер кыз килеп керде. Әнисе эчкечелектән үлгән, ул әбисе белән бабасы тәрбиясендә бик яхшы шартларда үскән. Кияүгә чыгып, бала да тапкан. Рәхәтләнеп яшә дә бит, ләкин шешәгә үрелгән. Гаиләсе таркалып, төрле ирләр белән чуала башлаган, 5 бала тапкан. Аларның барысы да ятимнәр йортында яки башка гаиләләрдә тәрбияләнә. Хәер, ана тиешле кеше сабыйларының язмышлары турында уйлап та карамый. Без аңа ярдәм итәргә, туры юлга бастырырга тырышып карадык. Аек чагында бик тә башлы, дөрес фикер йөртә белә торган хатын, ә эчкәч кеше кыяфәтен югалта иде. Яңа тормыш башларга күндерә алмадык. Бөтен максаты эчү, җиңел тормыш алып бару иде. Аның белән бергә килгән дустының эчүчелектән үлүен ишеттек. Үзе исә хәзер каядыр яши. Гомумән, кеше үзе төзәлергә теләмәсә, аңа берничек тә ярдәм итеп булмый. Алар өчен бу яшәү рәвешенә әйләнгән инде. Араларында төрле һөнәр ияләре, алтын куллы осталар бар. Рәхәтләнеп яшә дә бит!.. Тик алар үз тормышларын үзләре җимерәләр. Һәм менә шундыйларның синең ярдәмеңнән дә баш тартулары икеләтә авыр.

— Араларында төзәлеп, рәхмәт әйтүчеләр дә юк түгелдер…

— Әйе, андыйлар да бар. Мәсәлән, моннан 5 ел элек безнең үзәккә Артур исемле егет килде. Иң истә калганы: аның йөз-кыяфәтендә бернинди дә хис-тойгы юк иде. Эчкечелек аркасында ул гаиләсен, йортын, эшен югалткан. Иң зур теләге шушы баткак­лыктан чыгып, янә хатыны, балалары белән мөнәсәбәтләрне торгызу иде. Һәм ул бер ел дәвамында шушы максатына ирешү өчен тырышты. Эчүен ташлады, эшкә урнашырга ярдәм иттек. Айга берничә тапкыр балалары белән очраша башлады. Башта хатыны әлеге күрешүләр өчен 15 минут кына вакыт рөхсәт итсә, аның төзәлүен аңлап, балаларын әтиләре белән көне буена да җибәрә иде. Сабыйлары белән мөнәсәбәтләрне ныгыткач, хатыны белән дә дуслашты. Барысы да яхшы кебек иде. Тик көтмәгәндә аның гаиләсенә кайгы килә, әнисе урынына калган, тәрбияләп үстергән әбисе мәңгелеккә китеп бара. Әлеге хәсрәтне күтәрә алмыйча, Артур янә шешәгә үрелә. Ләкин вакытында үз хатасын аңлый. Миңа ул төн уртасында шалтыратты, янә ярдәм итүебезне сорады. Әлбәттә, без аны ташламадык. Ул вакытта аңа үзен кулга алырга ике көн җитте. Тормышы яңадан башланды. Бүген аның яраткан гаиләсе, эше бар. Машина, фатир алдылар, тиздән бәбиләре туарга тиеш. Хәзер Артурның башка беркайчан да ялгыш адымга бармаячагына чын күңелдән ышанасы килә. Тагын бер гаилә безгә бик озак вакыт дәвамында шалтыратып, рәхмәт сүзләре әйтте. Ир белән хатын поездда кайтканда, аларның бөтен акчаларын (вахта эшеннән кайтулары була), документларын урлыйлар. Ул август ае иде, балаларны да мәктәпкә җыярга кирәк. Бу гаилә хәтта туганнарына да үзләренең нинди хәлгә төшүләрен әйтмиләр. Без аларны вакытлыча эшкә урнаштырып, документларын торгыз­дык. Туган якларына кайтырга акча туплангач, саубуллаштык. Кайтып җиткәч, алар безгә шалтыратып, балаларын мәктәпкә әзерли алуларын, үзләренең эшкә урнашуларын хәбәр иттеләр. Хәзер дә шалтыратып, тормышларындагы яңалыклары белән уртаклашып торалар. Теге вакытта ярдәм итүебез өчен зур рәхмәтләрен әйтәләр.

— Сезнең үзәк киңәеп, эшегезне үстерү өстендә даими эшлисез.

— Без башка шәһәрләрдә эшләүче оешмалардан үрнәк алабыз. Әлегә ашату нокталары Ижауда ике урында эшли. Хәзер Пугачево поселогында 50-60 кешегә исәпләнгән социаль кунакханә төзибез. Анда картлык көннәрендә ялгыз калган өлкәннәрне, инвалидларны кабул итәчәкбез. Зур аш-су бүлмәсе, һәр бүлмәдә диярлек бәдрәф, юыну урыны булачак. Чыгымны күбрәк үзебез күтәрсәк тә, ярдәм итүче эшмәкәрләр дә, волонтерлар да бар. Мәсәлән, төзелеш башында ук бер кыз шалтыратып: «Мин штукатур-маляр, сезгә ярдәм итәсем килә», — диде. Башта моны шаяру дип кабул иттек. Ләкин ул, чыннан да, көн саен Ижаудан килеп, штукатур-маляр эшләрен башкара. Мондый ярдәмчеләребез булганда, эшләребез тагы да алга барыр, күбрәк мохтаҗларга ярдәм кулы суза алырбыз, дип ышанам.

— Әңгәмәгез өчен бик зур рәхмәт!

Эльвира Хуҗина.