Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Ятып калганчы, атып кал
28.02.2013

Ятып калганчы, атып кал

Узган ел кыш башында тайгалакта егылып кулымны сындырдым. Ике ай шифаханәнең “Травматология” бүлегендә дәваланып йөрдем.  Чират көткәндә кайберәүләр белән сөйләшеп тә алдык. Мин алардан: “Юлларга хезмәт күрсәтүче оешмаларга дәгъва (претензия) язасызмы?” – дип сорадым. Барысы да: “Ул оешмаларны барыбер җиңеп булмая­чак.  Нерв, вакыт, акча туздырып йөрмибез”, — дип җавап бирделәр.

Миндә: “Бу эшнең ахыры шулай өметсез микәнни?” – дигән сорау туды. Физик һәм рухи җәфалануларымны 20 мең сумга бәяләп, мин егыл­ган урын өчен җаваплы Ленин районы Төзекләндерү  комбинаты (Комбинат благоустройс­тва Ленинского района) директорына дәгъва белдереп хат яздым. Аннан: “Сезнең нәкъ шул урында егылып имгәнгәнегез исбатланмаган. Дәгъвагыз канәгатьләндерелми. Хокукларыгызны яклап, судка бирә аласыз,” – дигән җавап килде.

Юрист белән киңәшләшкәннән соң судка бирер өчен документларның җитмәве ачыкланды. Мәсәлән, 26 ноябрь көнне таеп егылганымны исбатлау өчен, шаһит күрсәтмәләрен алырга (минем егылып ятканны беркем дә күрмәде), медицина картасын китерергә, дәвалауга тоткан чыгымнарны расларга һәм башкалар кирәк иде. Судка дәгъва гаризасын биргәндә госпошлина квитанциясен теркәргә кирәк. Минем очракта ул 800 сум тәшкил итә иде. Шушы урында уңай чишелеше өметсез булган эшне туктатырга булдым.

Әйе, әңгәмәдәшләремнең сүзе хак булып чыкты. Бу эшне ахырына җиткерергә үҗәтлек, күпмедер усаллык та кирәк. Хезмәт күрсәтүче оешмаларны җавапка тарта алсак, алар кешеләргә хөрмәт белән карарлар иде. Эшем уңышсыз чыкса да, үкенмим. Хокукларымны яклауда азмы-күпме чыныгу алдым.

“Яңарыш” укучыларына файдалы мәгълүмат җиткерәсем килә. Шевченко урамы, 25нче йортта урнашкан Ленин районы социаль үзәгендә бушлай хезмәт күрсәтүче юрист эшли. 61-43-96 телефоны белән алдан шалтыратып очрашу вакытын билгеләргә кирәк. Барыгыз да исән-сау булыгыз!

Гөлфия Ибраева, Ижау шәһәре