Яшьлегемә кайтып килдем әле

Яшәве җиңел түгелдер
Давылда, бураннарда.
Су басып, илгә сибелгән
Авылдаш, туганнарга.
Әйе, җиңел түгел шул. Су астында калган Рыс авылында туып-үскән якташым Ринат Батталовның бу шигъри юллары салагышлыларга да турыдан-туры кагыла бит. Авылның түбән өлешендә яшәүчеләр күченергә мәҗбүр булдылар. Кемдер биегрәк урынга күчте, кемдер бәхет эзләп авылдан чыгып китте. Күпләребезнең инде кайтып керер нигезе дә, сыеныр туганнары да юк авылда. Менә шушы бушлыкны тутырып, авыр сагыш, сагыну хисләре белән төрле төбәкләрдә яшәүче авылдашлар, Сабан туенда кайтып, бер очрашабыз, җырлашабыз, елашабыз. Ә бу очрашу Сабан туе да, гадәттәге сыйныфташлар очрашуы да түгел, ә 40 елга якын вакыт узганнан соң сагыш-сагынудан инде сабырлыклары тәмам беткән, бер-берсенең исемен, төсен хәтердән җуйганга борчылып кайткан авылдашларның табигый җыелулары иде. Инде шактый вакыт үтсә дә, мин һаман әле күңелем белән бу очрашуга, Упкан күл буена кат-кат әйләнеп кайтам.
Упкан күл. Гөрләтеп тормыш алып барган Салагыш авылы кешеләренең йөрәгенә шом салып, 1974 елда барлыкка килгән ул. Бу тирәдә яшәүчеләрнең йорт-кураларын да үзенә тарткан. Кендек каны тамган нигезләрен, бакчаларын, тирә-юньдәге талларны, кычыткан катыш алабута баскан урыннарны үзенә суырып алган, йоткан. Хәзер бу күл төбендә бик тирәндә табан балыклары үрчегән, диләр. Күлнең төбе юк, җир упканнан соң баткан агачларның юан тамырларын җир астыннан Иж елгасына агып чыга, дип сөйлиләр.
Упкан күл буена тезелеп утырган ак яулыклы әбиләрнең, түбәтәйле бабайларның йөзләре җитди. Татлы ризыклар белән тулы өстәл аларны көтсә дә, әлегә ашыкмыйлар, уй-хисләре белән узган елларда йөриләр алар. Күл өстендәге вак дулкыннарга бакканнар да тирән уйга чумганнар.
Авылдашыбыз Әсхәт Фәхриевнең тырышлыгы белән кычыткан катыш алабута баскан яр буен чистартканнар. Шактый өлкән яшьтә булуларына карамастан, оештыру сәләтләре, осталыклары ташып торган Сания апа Гыйләҗетдинова һәм Лениза Шәрипова кайткан өлкәннәрнең, яшьләрнең һәрберсенең күңелләренә хуш килерлек сүзләр таба белделәр. Бәхетле, тигез парлар, гомерләрен халыкка хезмәт итүгә багышлаган, күп еллар Салагыш авылы мәдәният йортында эшләгән Лилия һәм Сәетҗан Хикмәтуллиннар моңлы җырларын башкардылар. Якын дустым Лениза Шәрипова шунда мине кочып алды. Күз яшьләремне тыя алмадым, мәктәбем, укытучыларым бер-бер артлы күз алдымнан узды. Авылым урамнары, авылымның гөрләп торган гүзәл чаклары кабат кайтты кебек. Ленизаның: “Дустым, Хөрмәзия!” — дип дәшүе җаныма күптәннән таныш, мин күптәннән көткән бер сихри моң булып ятты. Әй, дустым Лениза! Син дә туган йортыңнан чыгып китәргә мәҗбүр булган моңлы кош шул. Хәтеремдә, Казан дәүләт университетын тәмамлап, туган авылга – Салагышка кайттың. Әниең Закирә апа юлыннан китеп, гомереңне балаларга белем бирүгә багышладың. “Мәгариф отличнигы”, “Хезмәт ветераны” исемнәренә лаек булдың. Салагыш урта мәктәбе директоры булып күп еллар эшләгән тормыш иптәшең Харисны югалттың. Ике бала белән ялгызың калсаң да авырлыклар алдында башың имәдең, сынмадың-сыгылмадың, сабыйларыңны ялгызың үстереп тормыш юлына бастырдың.
Лениза дустым авылдашларны авылым тарихы белән таныштырды. Эчтәлекле, җаннарына хуш килердәй җылы сүзләр табып сөйләде ул.
Элек бу көнне карга боткалары пешерә иделәр, зур бәйрәм була иде. Шул вакытларга кайттым кебек. Гүзәл Чулман ярында җәйрәп яткан, хәзер инде су астында калган Салагыш болынында печән җыюлар, анда зур казаннарда пешкән тәмле шулпалар, карлыган яфраклары белән кайнатылган хуш исле чәйләрнең тәме һаман да тел төбендә. Упкан күл буенда да нәкъ шулай ук әзерләнгән итле шулпа, күмер белән кайнатылган ак самавырдагы чәйнең хуш исләре тирә-якка таралган. Әнә зур мискә күтәреп яр буеннан Гөлбестан күтәрелә, ә Галимә ак самавыр белән төрле татлы ризыклар тулы өстәлләргә юнәлә. Очрашуыбызның мәңгелек истәлеге итеп Ләрисә Тимергалиеваның улы безгә тасмага язылган хатирә бүләк итте. Рәхмәт сиңа, Алик!
Моңлы көй агыла – “Салагыш болыннары”.
Йөрәгемдә алып китәм
Сине Салагыш җире.
Чәчәкле болыннарыңа
Кайтып килермен кире.
Амин шулай булсын иде, ул болыннарны кайтып күрергә язсын иде. Тик…
Беркемгә дә туган җиреннән аерылырга язмасын иде.
Хөрмәзия Шәрифуллина, Иж-Бәйки авылы



