Яшьлегем сукмаклары
Кулымда — “Яшьлегем сукмаклары” исемле барысы 96 биттән генә торган юка гына китап. Аның авторы — данлыклы язучы да түгел, ә Әгерҗе районының Барҗы авылында туып үскән, хәзерге вакытта үзенең гаиләсе белән Кичкетаң авылында яшәүче Рәмзия Җиһангәрәева. Китапның яртысы шигырьләрдән тора. Алар рифмага туры китерелеп кенә түгел, ә тормыштагы мисалларга нигезләнеп язылганнар.
Рәмзия авылда туып үсте. Чит җирләргә китеп бәхет эзләмәде. Авылдашы Наил белән кушылып, тормыш итүләре — аларның зур бәхетләре булды. Бер ул, бер кыз тәрбияләп үстерделәр. Балалары икесе дә югары белем алып, полиция хезмәткәрләре булып эшлиләр, дәрәҗәләре зур, халык белән уртак тел таба беләләр. Рәмзия ханым үзендә булган кешелеклелек сыйфатларын балаларына да бирә белгән. Дүрт оныгы бар. Аларны үстерүдә Рәмзия әбиләренең өлеше зур икәнлеген “Бала көен көйлимен” шигыренең бер куплетын укып та аңларга була:
“Алар белән
җыр көйлимен,
Әкиятләр сөйлимен.
Алар сикерсә — сикерәм,
Алар йөрсә — йөримен.
Яшәрепләр беттем инде —
Бала көен көйлимен”.
Түбән Кама су саклагычы төзелү нәтиҗәсендә, Рәмзиянең туган авылы тарала. Сагыну сагышын үз шигырьләренә сала ул. Гаилә корып, Кичкетаң авылында яши башлагач, «Кичкетаңым — гүзәл төбәк» дигән шигырь яза. Авылның гүзәллегенә гашыйк булып, халыкның холкын аңлап, кайгы-хәсрәтләрен уртаклашып,
кирәк чакта ярдәм кулы сузып, бик мәрхәмәтле кеше булып яши бирә. Авылда сатучы булып эшләде, радиотапшыруларны алып барды. Ә ул мәдәният йортында эшләгәндә, авылда халык театры оешты. Спектакльдә Рәмзия төп рольләрне башкаручы булды. Җырга-биюгә бик оста, эшендә үрнәк, гаиләдә бик тә кирәк булган ханым үзенең дә, иренең дә туганнарына хөрмәтне киметми. Барысына да ярдәм итә, аралашып яши. Өлкән яшькә җитеп урын өстендә яткан әтисенең хәлен белергә дә энесе Рафаэль белән көн саен барып йөрделәр. Хәзерге вакытта ялгыз калган әнисенә кадер-хөрмәт күрсәтәләр.
Рәмзияне бар яктан да уңган дип әйтү, бер дә ялган булмас. Аның ял итеп утырырга вакыты да юк. Өстәлендә берсеннән-берсе тәмле, үзе пешергән камыр ризыклары була. Тегү машинасына да ял итәргә ирек бирми, күлмәкләрне генә түгел, тунны да үзе тегеп кия. Иренә, балаларына, оныкларына да җылы кофталарны үзе бәйли. Кирәк булганда чигәргә дә, мамык шәлләр бәйләргә дә җитешә. Сарае тулы терлекләр, йорт кошларының да төрлесе бар. Кыш көне үзе җыйган тал ботакларыннан кәрзиннәр үрә, ә җәй көне аларга матур гөлләр утырта. Бакчасы шау чәчәктә, табигатьне бик ярата ул. Аның бу мәхәббәтен шигырьләреннән күрергә була.
Китапның икенче яртысы хикәяләрдән тора. Алар да гади генә түгел, барысы да Барҗы һәм Салагыш авылларындагы чынбарлыкка нигезләнеп язылганнар. Аларның күбесен күз яшьләреннән башка укып булмый. Үзе күргәннәрне һәм әнисе Рәисә апа тарафыннан сөйләнгән вакыйгаларны Рәмзия төн йокыларын йокламыйча язган. Аның шигырьләрен, хикәяләрен “Яңарыш” һәм “Әгерҗе хәбәрләре” газетасында бастыралар. Җиденче дистәне ваклаган булуга да карамастан, тормышыннан канәгать булып, иҗади эшләрен дәвам итсен, яңадан-яңа язмалары тусын.
Лаеклы ялга чыккач, 10 чакрым ераклыктагы Кырынды авылына йөреп, дини дәресләр алырга да вакыт тапты ул. Киләчәктә дә иҗади уңышларга ирешеп, гаилә бәхетенә сөенеп, сәламәтлек белән яшәү насыйп булсын.
Асия Әхмәтова, Ижау шәһәре.



