“Яшьлек” ансамбле булдырды!
Сарапул шәһәре иҗтимагый үзәге өчен февраль ае кызу ай булды. Узган атнада “Яшьлек” ансамбле азык-төлек җитештерү техникумы студентлары алдында чәкчәк пешерү буенча мастер-класс үткәрде.
Бу күңелле чара халкыбыз җырлары белән үрелеп барды. Ә техникумга киләсе килеп кенә тора. Бу килүебез дә беренче генә тапкыр түгел. Директоры да безнең милләттәшебез — Фәридә Третьякова. Ул — Шәһәр думасы депутаты. Килгән саен безне якты йөз белән каршы ала. Студентлар да безне бик җылы кабул иттеләр.
13 февральдә 20 кешедән торган “Яшьлек” ансамбле Уральский поселогына концерт белән барып, милләттәшләребезне сөендердек. Ансамбль җитәкчесе Зәринә Вәкилова — бик таләпчән оештыручы. Баянчыбыз Фәнил Шәйхетдинов инде ике дистә ел халкыбызга армый-талмый хезмәт итә. Милләттәшләребез безгә: “Рәхмәт”, — әйтеп озатып калдылар.
16 февральдә “Электрон” мәдәният йорты китапханәсендә Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулу уңаеннан шигърият кичәсе узды. Анда Лилия Төхвәтуллина (7 яшь), Ләйлә Ситдыйкова (18 яшь), Илназ Сапяров (17 яшь), милләтебез өчен янып-көюче Зөлфәт әфәнде Арсланов Муса Җәлил шигырьләрен укыдылар. Бу кичәне “Шәһәр яңалыклары” җирле телевидениесе аша да халкыбызга күрсәттеләр.
17 февральдә шәһәребезнең 40нчы балалар бакчасына барып, ансамбль татар халкының мәдәнияте, йолалары, җырлары, киемнәре белән таныштырып кайттылар. Балалар бик игътибар белән тыңладылар. Безнең түбәтәйләрне киеп фотоларга төштеләр. Башка милләт вәкилләре белән якыннан танышу дус-тату яшәргә ярдәм итә.
Хәзерге көннәрдә шәһәребездә “Милли әдәбият укыйбыз” дип исемләнгән акция уза. Шул нисбәттән 20 февральдә Надежда Крупская исемендәге китапханә бинасында бер төркем милләттәшләребез шигырьләр укып, җырлар җырлап бик матур кичә үткәрделәр. Бу китапханәдә балалар һәм өлкәннәр өчен татар телендә китаплар күп, ләкин укучылар аз.
“Яшьлек” ансамбле гел эзләнүдә, халкыбызның онытыла барган йолаларына, җырларына яңа сулыш өреп, тамашачылар хөкеменә тәкъдим итә, шулай итеп мәдәниятебезне саклап калырга тырыша.
Март аеның беренче атнасы да яңалыкларга бай булды: 6 мартта Сарапул шәһәрендә оешкан милли-мәдәни автономиягә яңа рәис — Фаил Исламгалиев сайланды.
Асия Әхмәдиева, Сарапул шәһәре.




