Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Яшьләрне зур төзелешләр көтә
17.06.2016

Яшьләрне зур төзелешләр көтә

Күптән түгел студент төзелеш отрядының хезмәт сезоны башлануга багышлаган митинг булып узды. Ижау шәһәренең “Мәңгегә Россия белән” дип аталган монумент янында узган, инде традициягә әверелгән тантаналы чарага студент төзелеш отрядларының көрәшчеләре, командирлары, ветераннары, уку йорт­ларыннан вәкилләр, хезмәт белән тәэмин итүче оешмалар җыелган иде. Тантанага Республика Башлыгы Александр Соловьев та килде.

Россия студент отряды — ул 1950нче елларда ук оешкан эшчеләр отряды. Шушы көннәрдән бирле миллионлаган яшь кызлар-егетләр аның аша узган. Студентлар завод­лар, шәһәрләр, тимер юлы төзелешләрендә эшли, сәламәтләндерү лагерьларында балалар тәрбияли, поезд, электричкаларда пассажирларга хезмәт күрсәтә. Шулай ук авыл хуҗалыгы, хокук саклау, медик­лар отрядлары барлыкка килде һәм уңышлы гына эшлиләр.
Удмуртиядә 1700 кешене берләштергән 82 студент отряды эшли. Шуларның 52се (1520 студент) “Россия Студент отряды”ның гомумроссия иҗтимагый яшьләр оешмасының Удмуртия бүлекчәсендә исәптә тора. Студентлар отрядлары Республика һәм ил күләмендә узган бик күп чараларда, проектларда катнашалар. Удмуртия студотрядлары Ил буенча иң яхшылардан санала. 2015 елда Республика Башлыгы Указы белән Удмуртия студентлар отряды коллективы УР Мактау тактасына кертелә.
— Барыгызны да, бигрәк тә студентлар отряды хәрәкәтенең ветераннарын яңа сезон ачылу белән тәбрик итәргә рөхсәт итегез, — дип мөрәҗәгать итте Александр Соловьев тантаналы митингта катнашучыларга. — Әйе, тагын бер уку елы артта калды. Безнең студент отрядлары янә старт ала. Узган 2015 елда сез бик зур тырышлык куйдыгыз. Россия һәм туган респуб­ликабыз географиясен тагын да ныграк үзләштердегез. Ә иң мөһиме — объектларда үзегездән соң матур эз калдырдыгыз. Быел да эшләрегез уңышлы барыр дип ышанам. Сезне тө­зелеш объектларында, тимер юлда, авыл хуҗалыгында, балалар үзәкләрендә эшләү көтә. Удмуртиядә формалашкан 82 студентлар отряды — бу зур көч. Россиянең зур төзелешләрендә безнең яшьләребезнең кул көче кирәк булу — безнең өчен горурлык. Быел Кама аша күпер төзелешендә дә сезнең ярдәм кирәк. Әлеге күпер Кама елгасының ике ярын тоташтырды инде һәм төзелеш тәмамлану алдында. Удмуртиянең студентлар отряды Штабы безнең үтенечне кире какмавына мин бик шат. Күпер төзелешендә 75 студент катнашачак. Алар ышанычны акларлар дип уйлыйм. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк: яңа күпердән автомобиль хәрәкәте инде сентябрьдә ачылачак. Сүземне тәмамлап, әйтәсе килгән сүзем шул: “Хәерле юл сезгә, студентлар! Сүзегез белән дә, хезмәтегез белән дә Ватаныбызны яклагыз, патриотизм турында онытмагыз!” Александр Соловьев Студентлар төзелеш отрядлары командирларына “Чирәм җир — 2016”га юлламалар тапшырды һәм тагын бер кат тантаналы көн белән котлады.
Чыннан да, студентлар отрядына кергән яшьләрне котларга кирәк бүген. Мондый хезмәт итү мөмкинлеге булу алар өчен бик файдалы. Алар биредә эшләп хезмәт хакы гына алып калмый, бергәләп эшләгән хезмәтнең тәмен татый, җаваплылыкка өйрәнә, үзләренә дуслар таба, эш тәҗрибәсе туплый.

Элмира Нигъмәтҗан.