Яшьләр көне — яңа форматта
24 июньнән 28 июньгә кадәр Ижауда республикакүләм “Яшьләр көне” фестивале узачак.
Яшьләр көне кысаларында Ижауда берьюлы 28 проект тормышка ашырылачак. Бу чара бөтен республика күләмендә беренче тапкыр уздырылып, җәйнең иң искиткеч зур чарасы булачак.
“Яшьләр көне” — яшь буынның барлык кызыксынуларын, аларның мөмкинлекләрен, сәламәт һәм актив яшәү рәвешен алга этәрү өчен менә дигән бәйрәм.
Төп мәйданчык — Киров исемендәге парк. Биредә 27 июньдә массакүләм Фитнес-фестиваль кысаларында йога, төрле юнәлештәге гимнастика булачак. Сәламәт туклану турында файдалы мәгълүматны да биредә алырга була. Шулай ук гаилә кроссы булуы көтелә. Оештыручылар бу көнне республика гаиләләре өчен кәрәзле телефоннар ыргыту кебек кызыклы конкурслар оештырылачак диләр. Ә 28 июньдә — зур гаилә пикнигы. Бу көнне гаилә белән ачык болында ял итү каралган. Интеллектуаль уеннарда, өстәл уеннарында, төрле мастер-классларда катнашырга, бергәләп китаплар укырга, кул эшләре белән шөгыльләнергә мөмкин булачак.
28 июньдә шәһәр пляжында берьюлы 1000 данә һава еланы очыртылачак.
27 июньдә Ижау буасы ярыннан скайраннинг дип аталган яңа спорт төрендә үзеңне сынап карарга була. Бу йөгерешнең маршруты: Ижау буасы баскычлары — Монумент янындагы мәйдан — баскычлардан үзәк мәйдан — Опера һәм балет театры. Скайраннинг — (туры тәрҗемәсе — һавада йөгерү) тизлек белән тауларга, югары баскычларга, күктерәүләргә менү, ягьни авышлыкка йөгереп менү дигән сүз. Мондый спорт төрен 90нчы еллар башында Италиядән альпинист Марино Джакометти уйлап чыгарган. Скайраннинг белән һәр кеше шөгыльләнә ала, бары тик бер шарт — бик яхшы физик әзерлек булуы мөһим.
“Навеки с Россией!” Монументы янындагы мәйдан биш көнгә музыка, биюләр һәм гаҗәеп энергия үзәгенә әвереләчәк. 24 июньдә — “Музэнерготур”, 25 июньдә — “Cover rock show”, 26 июньдә — “Сlub-party”, 27 июндә — “Электрон Ижау”, 28 июньдә — “Indie love”.
“Республиканың инновацион мәдәнияте заманча яшьләр тарафыннан иҗат ителә. Нәкъ “Яшьләр көне” фестивале дә шул дәрәҗәдә узарга тиеш!” — диләр оештыручылар. Алар исә — Удмуртиянең физик культура, спорт һәм яшьләр сәясәте министрлыгы, Ижау хакимиятенең яшьләр эше буенча идарәсе.
Фестивальлнең тулы программасы белән www.vk.com/molodezh18 төркемендә танышырга була.



