Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Яшьләр көрәшеп чыныга
25.10.2012

Яшьләр көрәшеп чыныга

Яшьләр көрәшеп чыныга

Яшьләр көрәшеп чыныга

Тирсә авылында ООО «Ак Барс — Әгерҗе» агрофирмасы бүләгенә татар-башкорт көрәше беренчелеге узды. Бәйгедә 18 яше тулган Әгерҗе районының төрле авылларыннан, Удмуртиянең Сарапул шәһәреннән 50гә якын көрәшче килгән иде. Алар 5 төрле авырлык категориясе буенча көч сынашты. «Ак Барс — Әгерҗе» холдингы бүләгенә көрәш бәйгесе Әгерҗе районында беренче тапкыр уздырыла. Әлеге көрәштә җиңүчеләр октябрь ахырында Казанда узачак Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрне көненә багышланган көрәш бәйгесендә катнашачак.

Баш хаким Альфред Сабирҗанов: «Бәйгене уздыруның төп максаты — районда татар-башкорт халкының милли көрәшен, шул исәптән сәламәт яшәү рәвешен дә пропагандалау, авыл җирлегендә иң көчле көрәшчеләрне билгеләү. Шулай ук без авыл яшьләренең спорт осталыкларын да күтәрергә телибез. Милли көрәшне яңарту телебезне, гореф-гадәтләребезне саклап калу кебек үк мөһим», — дип әйтеп үтте. Ижау көрәшчеләренең бәйгегә килә алмауларына көенүен дә яшермәде ул. Көрәш башланып китәр алдыннан Әгерҗе районының башкарма комитеты рәисе Валерий Макаров: «Спорт белән шөгыльләнгән егетләр киләчәктә яхшы гаилә башлыгы да, илебез сагында торучылар да, халкыбызның горур уллары да булырлар дип ышанам. Көрәш ул — татар халкының милли спорт төре дә. Димәк, сез гореф-гадәтләребезне саклап калуга да зур өлеш кертәсез», — дип, яшь спортчыларның рухларын күтәрде. Көрәш барышында һәр катнашучы да үзенең осталыгын күрсәтергә, җиңү яуларга тырышты. Ә абсолют батыр булып Исәнбай авылыннан Альмир Шәрәфиев калды.

Варкләд-Бодья авылында яңа клуб

Көрәш бәйгесендә катнашканнан соң, Варкләд-Бодья авылына юл тоттык. Авыл Әгерҗе районының иң матур төбәгендә урнашкан. Биредә 111 хуҗалык бар, якынча 330 кеше яши. Үзләренең башлангыч мәктәпләре, балалар бакчасы, медпунктлары эшли. Авыл халкының җыр-моңга гашыйк икәнен дә искәртеп узу кирәктер. Шунлыктан, үзешчән ансамбльләргә репетицияләр уздыру, чыгыш ясау өчен мәдәни учаклары булмау халык күңелен борчып торган. Быел исә аларның бу хыяллары тормышка ашкан. Без килгән көнне авылның нәкъ үзәгендә өр-яңа таш клубны ачу тантанасы узды. Төзелеш агымдагы елның февраль аенда Татарстан Республикасында алып барыла торган «Авыл клубы» программасы кысаларында башланган. Әлеге программаның максаты — авыл җирлегендә мәдәниятне, сәнгатьне үстерү. Ә аның өчен барлык таләпләрне булдырырга, халык мәнфәгатьләрен кайгыртырга кирәк.

Яңа проект буенча төзелгән әлеге бина үз эченә 280 тамашачыны сыйдыра ала. Төзелешне ТР «Главинвестстрой» идарәсе җитәкләгән. Мәдәният йортын ачу тантанасында Валерий Макаров: «Яңа клуб ачылгач, авылда да яңа талантлар, сәхнә осталары табылыр. Хәзер инде эшләп кенә түгел, җырлап-биеп, бәйрәмнәрне уздырып яшәргә мөмкинлегегез бар», — дип, үз теләкләрен җиткерде. Варкләд-Бодья авылында тулысынча удмурт халкы яшәсә дә, концерт барышында татар телендә җырлар яңгыравы аеруча күңелле булды. Ә яңа бина «ТР торак пунктларында иң яхшы объект» бәйгесендә катнашачак.

 

Эльвира Хуҗина