Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Яшьләр спортка килә
9.06.2016

Яшьләр спортка килә

Соңгы елларда яшьләр спортка тартыла башлады. Сәламәт яшәү рәвеше үзенә күрә бер модага дә әверелде. 18 яшьлек Рәфис Мифтаховның да тормыш девизы: “Спорт — ул сәламәтлек!”

Рәфис — Тирсә авылы егете. Ижауның сә­нәгать һәм икътисад көллиятенең хо­кук саклау бүлеге факульте­тында белем ала. Спортка мәктәптә укыганда ук тартыла. 11 яшендә ирекле көрәш белән шөгыльләнә башлый, тагын бер елдан кул көрәше түгәрәгенә дә языла. Соңгысы белән ул һөнәри рәвештә шөгыльләнә. Дүрт тапкыр Удмуртия беренчелегендә җиңү яулый. Татарстанда һәм Удмуртиядә уза торган чемпионатларда алдынгылыкны бирми. Үзе белән таныштырган арада күпсанлы медальләрен дә күрсәтте яңа танышым. “Менә монысы минем өчен иң кадерлесе. Быел кул көрәше буенча Россия беренчелегендә өченче урын яулаган өчен бирделәр әлеге медальне. Мин бу җиңүгә 5 ел әзерләндем”, — диде ул.
Бүген Рәфис спорт мастеры кандидаты. Бер ел кул көрәше буенча тренер булып эшли. “Үзем белгәнне башкаларга да өйрәтәсем килде”, — ди ул. Кул көрәше белән шөгыльләнү өчен бина табып, үзе янына яшьләрне җыя. Башта аның янына төрле яшьтәге уннан артык малай йөри. Соңыннан үз укучыларының санын өчкә генә калдыра. “Кул көрәшенә өйрәнергә теләүчеләр күп. Тик мин сан артыннан кумыйм, максатым һөнәри яктан көчле спортчылар тәрбияләү”, — ди Рәфис. Моның шулай булуына шик юк, аның укучыларының берсе быел Удмуртия беренчелегендә җиңү яулаган. “Мин чын күңелемнән шөгыльләнсәм дә, күп нәрсә тренердан тора. Ул — үз эшенең остасы, безне аңлый, ярдәм итә”, — диде 14 яшьлек Максим Роговец.
Рәфиснең хыяллары да, киләчәккә планнары да зурдан. Удмуртиядә милли көрәш Федерациясен торгызырга, көрәш белән шөгыльләнү түгәрәге оештырырга тели ул. “Республикада милли көрәшне торгызырга бөтен мөмкинлекләр дә бар дип уйлыйм. Йөрергә, шөгыльләнергә теләк белдерүчеләр күп. Тренерлар да бар, зал һәм матди яктан ярдәм генә кирәк”, — ди ул. Аның бу теләген Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе дә, татар иҗтимагый үзәге дә хуплый. Алга таба бу хыялның тормышка ашуына ышанасы килә.

Эльвира Хуҗина.