Яшьләр шатлык өләштеләр
Тылсымчылар әкият илендә генә түгел, безнең арабызда да яши икән бит. “Кем алар, кая?” дип сорарсыз. Тылсымга ия дип, изгелекле, башкаларга ярдәм кулы сузарга, күңел җылысын бирергә әзер кешеләр турында әйтүем. Яңа елга атлап кергәндә Ижау, Сарапул, Воткинск шәһәрләрендә волонтер яшьләр “Шатлыклы картлык” дип аталган хәйрия акцияcе уздырды.
Узган ел Дарья Богатырева социаль челтәр аша Мәскәү шәһәрендә уздырылган мондый акция турында укыган да үз җирлегебездә дә шундый изгелекле эшне оештыруга тотынган. Бу эшкә үзенең дусларын, танышларын да җәлеп иткән. Алар үзләренә Ижау шәһәрендәге картлар йортында яшәүчеләр өчен 150 бүләк җыярга дигән максат куя. Барсы да алар планлаштырганча килеп чыга.
Оештыручылар сөйләве буенча, быел исә әлеге хәрәкәттә катнашучылар 3 тапкырга күбрәк бүләк җыйганнар, бу эшне оештыручылар саны да арткан. транспорт белән ярдәм итүчеләр дә, бүләкләрне тутыру, бүлү, төрү, ташу эшен башкаручылар да табылган. Бүләкләр күп җыелу сәбәпле, Ижауның картлар йортында яшәүчеләргә генә түгел, башка районнардагыларга да ярдәм итү мөмкинлекләре туган. 500 бүләк Воткинск шәһәрендәге картлар йортына, Сарапул районының Уральский авылында урнашкан Шәфкать йортына (Дом милосердия) җибәрелгән.
Әлеге чарада Удмуртия предприятиеләре хезмәткәрләре, студентлар, мәктәп укучылары, балалар бакчалары да катнашкан. “Уралдомстрой”, “Контур-фото”, “Жилищный капитал», «Фармакон» оешмалары, визажист Наталья Ихсанова, “Церих” компаниясе, Яшь эшмәкәрләр үзәге, шәһәребезнең салымнар консультациясе һәм башкалар аеруча зур матди өлеш керткән.
Тагын шуны да әйтеп үтәргә кирәк, әлеге акциянең максаты бүләкләр тапшыру гына түгел иде, күңел җылысына, игътибарга мохтаҗ ветераннар өчен концерт кую, кәефләрен күтәрү өчен дә волонтерлар зур тырышлык куйды.
Удмурт дәүләт университеты студентлары театральләшкән тамаша күрсәтте, 73, 74нче мәктәп укучылары җыр-биюләрен бүләк итте, ә 24нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр исә үз куллары белән эшләгән бәйрәм открыткаларын тапшырып, өлкәннәрне Яңа ел бәйрәме белән котлады.
“Бүләкләрне без алдан ук матурлап төреп, ир-аткамы, хатын-кызгамы икәнен билгеләп алып бардык. Бу бүләкләрне алганда өлкәннәрнең сабый баладай сөенгәнен, рәхмәтләр укыганын күрсәгез! – ди әлеге чараның төп оештыручысы Дарья Богатырева. — Әлеге акциядә шәһәр халкы бик теләп катнашты. Изгелек эшләргә омтылып торучы кешеләрнең күп булуы бик сөендерә. Мондый акцияне ешрак, әйтик, 8 март, 23нче февраль бәйрәмнәре уңаеннан оештырырга тәкъдим итүчеләр дә булды. Әлбәттә, без бу тәкъдимнәрне тормышка ашыру өстендә эшләячәкбез”.
Һөнәре буенча Дарья хенд-мейд дизайнер. Ул төрле сувенирлар ясау белән шөгыльләнә, остаханәләр оештыра. Аның кулы белән ясалган откырткалар, альбомнар, төрле туй җиһазлары, бизәнү әйберләре чын сәнгать җимеше һәм ижаулылар аларны бик теләп сатып ала. Дарья илебезнең 16 шәһәр катнашлыгындагы регионара блогер премиясе номинанты, “Шәһәр шәхесе-2013” бәйгесендә призлы урынга ия булган. Ул чын сәнгатьнең асылын матур сувенир иҗат итү осталыгына ия булуда гына түгел, ә тирә-юньдәгеләргә шатлык бүләк итә алуда күрә.
Хәйрия акцияcен оештырганда Дарья үз артыннан 200дән артык кешене җәлеп итә алган. Алар арасында татар яшьләре дә бар. Мин аларның берничәсе белән әңгәмә корып, әлеге акция турындагы фикерләрен белдем.

Рушана Сарагулова: “Акция турында Интернеттагы видеоны карап белдем. Бу изге эшне башкаручыларга карап бик сокландым. Үзем дә аларга кушылырга булдым. Башта хезмәт урынымда картлар йортында яшәүче өлкәннәргә, инвалидларга бәйрәм уңаеннан бүләкләр җыюым турында хәбәр иттем. Җыйган бүләкләр бик күп булмаса да, алар барсы да чын күңелдән иде. Үзем һәм тормыш иптәшем исеменнән бүләк сатып алу өчен “Мир фарфора” кибетенә сугылгач, андагы мөселман киемнәре сатучы ханым да үз исеменнән бүләк тапшырырга кушты. Безгә әти-әниләребез, туганнар да кушылды.
Минем уйлавымча, кешенең һәр кылган гамәле үзенә кире әйләнеп кайта, шуңа күрә изге эшләргә вакытыбызны һәм көчебезне беркайчан да кызганмаска кирәк”.
Зөлфия Мөэминова: “Мин әлеге акциядә бүләкләрне җыйнау, төрләргә бүлү, төрүдә катнаштым. Акция барышында тирә-ягыбызда изге кешеләр күп булуына инандым. Әйе, изгелек эшләү өчен әллә нинди җитди сәбәпләр кирәкми. Бер-беребезгә игътибарлырак булсак, авыр чакта ташламасак, яшәү күпкә яктырак, ямьлерәк булыр”.
Гүзәл Исхакова, Ижау шәһәре.



