16.02.2012
Яшь белгечләргә — матди ярдәм
Республикада авыл хуҗалыгы белгечлеге алып, авылга эшкә кайткан белгечләргә бер тапкыр пособие бирүне дәвам итә. Әлеге чара махсус программа нигезендә 2015 елга кадәр дәвам итәчәк. Бүген югары уку йортын тәмамлап авылга кайткан яшь белгечкә — 50 мең сум, өч елдан соң тагын шул ук күләмдә акча бирелә.
Ә урта махсус уку йортларын тәмамлаган белгечләргә 45 мең сум күләмендә пособие түләнә. Читтән торып укыган белгечләр, механизаторлар 17 мең сум күләмендә ярдәм алачак.



