Яшь көршчеләр барланды

Көз җитеп, укулар башлану белән спорт ярышлары да старт алды. Шуларның берсе – 27нче училище кубогына көрәш бәйгесе. Бу бәйгенең биредә үткәрелүе һич тә очраклы түгел: монда спортка игътибар зур, ә көрәш буенча Әлмәт физкультура техникумын тәмамлап кайткан яшь белгеч Алмаз Сәләхиев эшли башлады.
Сабантуйны атлыгып көтеп алган чабыш атларыдай, көрәш бәйгеләрен түземсезләнеп көтеп алган яшь көрәшчеләр иртә таңнан училище спорт залына җыелдылар. Исәнбай, Тәбәрле, Көчек, Тирсә авылларыннан килгән яшьтәшләре янына балалар-яшүсмерләр мәктәбендә шөгыльләнүчеләр һәм 27нче училищеда һөнәр үзләштерүче яшь көрәшчеләр дә өстәлде. Иң нык дулкынланучылар, әлбәттә, яшь спортчыларны бил алышырга өйрәткән Сирень, Альфред, Рәшит, Рәүфәт, Рамил, Илнур абыйлары иде.
Бәйгене карарга килгән район башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Макаров яшь көрәшчеләргә матур җиңүләр теләде. Училище директоры Равил Бадахшин киләчәктә һәр уку елы башлангач та училище кубогына көрәш ярышлары үткәрәчәкләрен хәбәр итте. Ул Валерий Владимирович Макаровка һәм көрәшне үстерүгә зур хезмәт куйган тренер Альфред Сабирҗановка истәлекле бүләкләр тапшырды.
Көрәш әләмен күтәрү хокукы күп бәйгеләрдә җиңү яулаган Көчек егете, хәзер училищеда һөнәр үзләштерүче Илсур Фәттаховка бирелде. Язгөлем Гыймазетдинованың матур итеп училищеның гимнын башкаруы көрәшчеләрнең кәефен күтәреп җибәрде.
Тугыз үлчәү авырлыгында үткәрелүче бу ярышларны 40 кг га кадәр үлчәү авырлыгындагы яшь көрәшчеләр башлап җибәрде. Келәмгә бер-бер артлы 14-18 яшьлек егетләр чыгып, үз осталыкларын күрсәттеләр. Ярыш кызганнан-кыза барды.
Ниһаять, җиңүчеләр билгеле булды. Бүгенге бәйге җиңүчеләре исемлегендә Исәнбайдан Рушан Хәбиров, Айнур Галимуллин, Рүзил Гобәйдуллин, Ранис Хәбиров, Тәбәрледән Ринас Уразманов, Данияр Гәрәев, Көчектән Илһам Хуҗин, балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбеннән Хуршет Кенджаев, 27нче училищедан Дмитрий Дудло исемнәре барлыкка килде.
Абсолют батыр булу өчен көрәштә Исәнбай авылыннан Ранис Хәбиров (фотода) калды. Аңа Валерий Макаров 5 мең сум күләмендә акчалата бүләк тапшырды. Призлы урын яулаучыларга да бүләкләр мулдан булды. Аларны “Ак Барс — Әгерҗе” агрофирмасы директоры, районның Көрәш федерациясе җитәкчесе Илгиз Салихов 1000, 500, 300 сум күләмендә акчалата бүләк биреп сөендерде. Училище директоры Равил Бадахшин да җиңүчеләрне котлап, аларга көрәш символикасы төшерелгән савытлар, грамоталар, медальләр тапшырды.
Шунысы куанычлы: бу көнне яшь көрәшчеләрне җиңүгә рухландырган, ел әйләнәсе алар белән ныклап шөгыльләнгән, зур хезмәт куйган тренерлар да игътибардан читтә калмады. Илгиз Хәйдәр улы Салихов аларга уңышлар теләп һәм рәхмәт әйтеп, премияләр тапшырды.
Алдагы тормышыгызда һәм ярышларда тагын да зуррак җиңүләр юлдаш булсын сезгә, яшь көрәшчеләр!
Асия Корбангалиева, Әгерҗе шәһәре



