Яшь лидерлар көч сынаша
Декабрь аенда Идел буе округының Түбән Новгород һәм Самара шәһәрләрендә «Россия лидерлары» бәйгесенең ярымфиналы узды.
«Россия лидерлары» — яңа буын җитәкчеләр өчен ачык бәйге. Конкурска барлыгы 199 076 кеше гариза биргән булган. Шуларның 148 069ы – ир-ат (74%), 51 007 (26%)ы – хатын-кыз. Бу чарада төбәкләр арасыннан Түбән Новгород (4 983 кеше), Самара (4 433кеше) өлкәләре, Татарстан (4 473 кеше), Башкортстан (4 146 кеше) республикалары, Пермь крае (2 833 кеше) аеруча активлык күрсәтә. Ярымфиналистлар саны буенча Удмуртия 3нче урында, ярымфиналда республикабыздан 20 кеше катнашты. Финалга ике кеше – Максим Галимов һәм Алексей Моров үтте. Максим “Мастер” IT-компаниясендә эшли, Алексей Моров – республикада танылган бизнес-тренер.
2018 елның февраль аенда Мәскәүдә узачак финалга ил күләмендә 300 кеше генә чыккан.
Шуларның 100е генә җиңүгә ирешеп, 1 миллион сум акчага лаек булачак. Бу акчага җиңүче үзе сайлаган программа буенча белем алачак. Аларның һәрберсе танылган лидерлар, дәүләт идарә итү вәкилләре арасыннан профессионал остаз сайлап ала алачак. Оештыручыларның максаты – җиңүчеләрне барлап, яхшы нәтиҗәләр күрсәткән һәр катнашучыга киләчәктә үсү мөмкинчелеге бирү. Ярымфиналистлар территориаль һәм федераль югарылыктагы башкарма хакимият органнары җитәкчеләре, аларның урынбасарлары вазифаларын башкаручыларның резерв исемлегендә торачак.
Ләйсән Әхмәтова әзерләде.




