Яшь нефтьче
Азат Дәүләтов студент булып укып йөргәндә үк эшли башлаган. Бүгенге көндә ул — яшь белгеч, «Скважиналарга капиталь ремонт ясау» ябык акционерлар җәмгыятенең остасы. Күптән түгел Азат Красноярск шәһәрендә «Роснефть» компаниясенең бишенче фәнни-техник конференция кысаларында оештырылган конкурста катнашып, икенче урын алып кайткан.
Үзенең конкурста җиңгән хезмәте турында ул бик фәнни тел белән аңлатып бирде: «Минем эшем «Икепакерлы җиһаз белән изоляция-төзәтү эшләренең нәтиҗәлелеген арттыру» дип атала. Удмуртиянең файдалы казылмалар табылган иң мөһим урыннарында су яки газ бәреп чыгу сәбәпле, эксплуатация ясау колоннасы бозылу эшне катлауландыра. Мин уйлап тапкан ысул колоннаның ныклыгын тәэмин итә һәм эшне берникадәр җиңеләйтә», — дип, алга таба аны ничек куллану тәртибе хакында сөйләп үтте.
Азат Дәүләтов уйлап тапкан эш ысулы үзе эшләгән предприятие өчен бик отышлы икән. Аның ярдәмендә предприятие табышы күп тапкырга арткан.
Әлеге ачыш, әлбәттә, Азатка җиңел бирелмәгән. Моңа УдДУда яхшы билгеләргә генә укып алган тирән белеме дә, эш тәҗрибәсе туплавы, тырышлыгы һәм үзенә таләпчән булуы да ярдәм иткәндер. Татар яшьләре арасында республикабызның төрле тармакларында хезмәт итеп, тырышлыклары белән генә түгел, инновацион технологияләр уйлап чыгару сәләтенә дә ия булучы егетләр булуы сөенечле күренеш.
Моннан тыш Азат үзе сайлаган һөнәренә генә өстенлек биреп калмый, милләтенә, әти-әнисе бүләк иткән зур байлык – туган теленә дә ихтирамлы. Мин аның хакында «Яңарыш»ка язма әзерләвем турында аңлатып мөрәҗәгать иткәч: «Яңарыш»мы? Без гаиләбез белән аны күптәннән яздырып алабыз», — дип, егетнең йөзләре яктырып китте. Шушы сүзләрне ишеткәч, мин үзем дә: «Азат хакында язма әзерләвем юкка түгел икән, әти-әнисе, якыннарын да сөендерермен», — дип шатланып куйдым.
Гүзәл Максимова, Ижау шәһәре



