Яшәү рәвеше – тизлектә
Соңгы елларда яшьләр арасында спортның, сәламәт яшәү рәвешенең “мода”га керүе сөендерә. Спортчы яшьләр арасында милләттәшләребезнең дә шактый күп булуы – икеләтә куаныч.
Мотокросс белән шөгыльләнүче Ижау егете Тимур Моратов турында газетабызда язган бар иде инде. 25 яшьлек милләттәшебезнең 21 елы мотоцикллар белән бәйле. Әлеге спорт төренә Тимурны әтисе бакчага йөргәндә үк алып килгән. Бүген ул мотокросс буенча спорт мастеры, 9 тапкыр Россия чемпионы. “Мотокросс – минем тормышым”, — ди Тимур. — Әлеге спорт ир-атның холкын камилләштерә. Физик яктан да үз-үзеңне яхшы хис итәргә ярдәм итә, организм ныклы адреналин ала. Бу спорт төре яшьләр өчен бик файдалы”.
Күптән түгел Тимур янә җиңү яулады. 10нчы сентябрьдә “Радужный” микрорайонында мотокросс буенча Удмуртия Республикасы Чемпионаты финалы булып узды. Әлеге спорт бәйгесендә Удмуртиядән, Пермь өлкәсеннән, Татарстаннан килгән 100дән артык спортчылар катнашты.
Мотокросс белән шөгыльләнүчеләр сигез класс буенча көч сынаштылар. Аларга өстән явып торган көзге яңгыр да, пычрак юллар да комачауламады. Тимур әлеге мотокросста “Open” классы буенча беренчелекне алды.



