«Яңарыш»ның беренче театры
Көзләр җиткәч, эшләр беткәч, “Спартак” халык иҗат йортында “Яңарыш” газетасы хезмәткәрләре үзләренең газета укучыларына Туфан Миңнуллинның “Алты кызга бер кияү” спектаклен уйнап, бушлай бүләк иттеләр.
Театрны бик сагынгангамы, бушлай булгангамы, әллә үзебезнекеләр уйнагангамы халык агылып килде спектакльне карарга. Түземсезлек белән көткән спектакль башланып китте. Башта әзрәк кыюсызрак кебек башланса да, соңыннан шаккатырдылар бит артистларыбыз…
Кайчан әзерләнгәннәр, ничек җитешкәннәр? Барысы да гаиләле, балалар да үстерәләр бит. Рольләр дә шул кадәре дөрес бүленгән, үзләренә килешеп тора. Чын артистлардан бер дә аермасы юк. “Яңарыш” кызларыннан кала, төп рольне башкаручы Илдус Хуҗин, баш бухгалтер ролендәге Венера Гатауллина да гаҗәп оста уйнадылар. Илдус Хуҗин, гомумән, шаккатырды. Үзе шундый оста итеп рольне башкарды. Үзе гармунда уйный, үзе бик матур итеп җырлый да икән. Киемнәре дә бик матур, килешле. (Кайвакыт Казан артистларының да киемнәре я тар була, я асылынып тора әле). Белмим, кемгә ничектер? Миңа барысы да ошады. Бу театрны оештыру идеясен бирүчеләргә, ярдәм итүчеләргә, кызларыбыз: Рәфилә, Гүзәл, Эльмира, Альбина, Эльвираларга бик зур рәхмәт, “Афәрин!”- дип, алга таба иҗади уңышлар теләп калам. Бу театр беренчесе булып калмасын, дәвамлы булсын иде. Театр беткәч, халык таралганда да нәкъ шундый сүзләр ишетелде.
Минемчә, тагын шундый спектакльләр куелса, гел бушлай булмаска тиеш. Барыбер матди чыгымнарсыз булмый бит инде. Декорация өчен, костюмнар өчен, репетициягә йөрү өчен юл чыгымнары h.б.
Бу көнне фойеда “Яңарыш”ка ташламалы язылу мөмкинлеге дә бар иде. Кризис вакытында, бар нәрсәгә хаклар артып торганда, иске хак белән газетага язылу үзе бер күңелле күренеш иде.
Һәрвакытта үз укучыларын кайгыртучы милли басмабызга зур рәхмәт.
Гөлисә Зарипова, Ижау шәһәре.




