Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - “Яңарыш” кавыштырды
31.07.2014

“Яңарыш” кавыштырды

2014 елның март аена кадәр мин инде үз ярымны таба алмам, ялгыз калырмын дип уйлаган идем. Язмыш шулай насыйп иткәндер күрәсең, миңа парымны табарга “Яңарыш” газетасы ярдәм итте. Ә тарихы болайрак…
Әнием Зиләрә Флүр кызы һәм тормыш ип­тәшемнең әнисе Флү­рә Миннәхмәт кызы — “Яңарыш” газетасының даими укучылары. Бервакыт алар газетада татар егетләре һәм кызлары өчен танышу кичәсе булуы турында укып, безгә әйтергә булганнар. Рафаэль, әнисенең киңәше белән, 2013 елның февраль аенда узган “Син — минеке, мин-синеке” кичәсендә катнаша. Ә мин берүзем генә барырга батырчылык итмәдем. Тик шулай да “ВКонтакте” социаль челтәрендә “Син-минеке, мин — синеке” төркеменә кердем. Оеш­тыручы кызлар Рафаэльгә минем фотоны күрсәтеп, аралашып карарга тәкъдим иткәннәр. Озак та уйлап тормыйча, без языша башладык. Ә инде бераздан Киров исемендәге паркта очрашырга дип сөйләштек.
Майның җылы, матур, кояшлы көне иде. Рафаэль белән очраштык. Аралаша торгач, безнең үзара күп кенә охшаш якларыбыз, уртак кызыксынуларыбыз барлыгы ачыкланды. Икебез дә эш дип янып-көеп, шәхси тормышны артка калдырганбыз. Буш вакытларымда мин сәяхәт иттем, кул эшләре белән шөгыльләндем. Ә Рафаэль футбол, велоспорт, йөзү белән мәшгуль булган. Без аның белән яшьтәшләр, уртак танышларыбыз да бар икән. Ә иң кызыгы: икебезнең дә мәхәббәт өлкәсендә көенечләребез бар. Беренче очрашуыбыздан соң, Рафаэль миңа гашыйк булган. Ә мин әле үз халәтемне, үз хисләремне аңлый алмыйча аны бик озак күзләп йөрдем. Җәйге кичке күрешүләр, велосипедта йөрүләребез барыбер үзенекен итте… Мин дә гашыйк булдым.
Октябрь аенда без Рафаэль белән Гарәп Әмирлекләренә сәяхәткә киттек. Бу көннәребез шәрыкъ әкиятләрендәге кебек бер мизгелдә узды. Рафаэль миңа шул вакытта хатыны булырга тәкъдим ясады.
2014 елның 7 гыйнваренда никах укытып, 15 мартта яшь гаиләбезне законлы рәвештә теркәдек. Менә шулайГабдрахмановлар гаиләсе туды. Аннан без тормыш иптәшем белән Тайланд утрауларына туй сәяхәтендә булып кайттык.
Бер ел эчендә ике татар гаиләсе тормышында күпме күңелле миз­гелләр, яңалыклар булды. Ә барысы да “Яңарыш” газетасыннан башланып киткән иде…
Әлеге кичәләрне оештыручыларга рәхмәтләребезне җиткереп, безнең кебек бәхетле татар гаиләләре артуын телим.

Лилия Габдрахманова,
Ижау шәһәре.