Яңарыш кыйбласын югалтмасын
Җәмәгатьчелек һәм укучылар яратып кабул иткән «Яңарыш» газетасының апрель аенда меңенче саны чыга. Удмуртия җирлегендә татар басмасы үзенең 1000нче саны чыгуга ирешә алган икән, димәк, бу безнең горурлыгыбыз. Ул чыга башлаган еллардагы авырлыкларга карамыйча бүгенге көнгә кадәр яши алган. Бу — зур казаныш. «Яңарыш» үзе үсү белән яшь белгечләргә тәҗрибә туплар өчен, тәҗрибә мәктәбе буларак та хезмәт итте. Күп еллар эшләгән хезмәткәрләр арасында штаттан тыш хәбәрче булып йөргән яшьләр — бүген чын журналистлар булып өлгерделәр. Үзләре редакциядә хезмәт итәләр. Мисал өчен, бу урында игътибарга лаеклы бер генә исемне аерып әйтү дә урынлы булыр. Элмира Нигъмәтҗан газета чыга башлаган көннәрдә матур шигырьләре белән милләттәшләребезне штаттан тыш хәбәрче булып сөендерсә, хәзерге көндә сәләтле, югары белемле журналист. Әйе, газета эчтәлегенең байлыгы, халыкча, югары сыйфатлы булуы белән абруйлы.
«Яңарыш» — атнага бер мәртәбә вакытында милләттәшләребезнең көтеп алынган кунагы булыптатар мөхитенең рухи байлыгын тагы да баета, сүз тылсымчыларын үз тирәсенә туплый. Удмуртия җирлегендә генә калмыйча, киң колач җәеп, татарлар яшәгән төрле төбәкләрдә үзен таныта.
Әйтергә кирәк, баш мөхәррирләре алышынуга карамастан, газета кыйбласына тугрылыклы кала. Дини темаларга багышланган тирән эчтәлекле язмалар, зур проблемаларны күтәргән актуаль мәкаләләр, чын сәнгатьчә язылган әсәрләр, шигырьләр, хикәяләр, сорауларга бирелгән җаваплар, күптән узган чорларны сагынып язылган моңлы язмалар, киләчәкне кайгырткан борчулар, якты өмет белән өртелгән хыяллар, авыл тормышы, милләтебезнең бүгенге хәлен кайгырту, күренекле шәхесләр хакында ихтирам белән язылган материаллар газетада мул урын алып тора.
Һәр дәвернең үзенә бер табигый матурлыгы бар. Тагын шуны да әйтеп үтәсе килә: «Яңарыш» милләтебезгәалга таба да зур рухи азык биреп, матур омтылыш белән, тагы да уңышлы, тагы да озын гомерле булып яшәсен өчен, аның укучысы да кирәк. «Яңарыш»ның үсешендә шәхсән үземнең дә бик аз гына булса да өлешем булуына шатланам. Тамчыдан күл җыела, диләр. Шактый еллар үзебезнең төбәктәге милләттәшләремне газеталы итәм. Зур рәхмәт сезгә туганнарым кебек күргән олы җанлы, ярдәмчел кешеләр! Редакция хезмәткәрләре, актив хәбәрчеләр, меңнәрчә газет алдырып укучылар! Алдагы елларда да барыбыз да исән-сау булып, газета укучыларыбызның саны артып торсын, ихлас күңелдән барыгызга да уңышлар телим!
Зөһрә Камалиева, Ижау шәһәре



