«Яңарыш» — күргәзмәдә!

Узган атнада Ижау шәһәренең “Удмуртия” күргәзмә үзәгендә “ИнфоТех” һәм “Реклама. Полиграфия. Дизайн.” дип исемләнгән күргәзмә булып узды. Күргәзмәнең төп максаты — типографияләрне, газета-журналларны, реклама агентлыкларын һәм белем бирү йортларын очраштыру иде.
Әлеге ике төр күргәзмәне кушу бик актуаль, чөнки бүгенге көндә җәмгыятьтә мәгълүмати технологияләр көннән-көн ешрак кулланыла. Күргәзмәдә җитештерүчеләргә үз партнерларын табарга, үз техникаларын, хезмәтләрен тәкъдим итү мөмкинчелекләре тудырылды. Дүрт көн дәвамында күргәзмәдә катнашучылар Удмуртиянең һәм Россиянең башка өлкәләреннән килгән эре компанияләр белән очрашып, тәҗрибә уртаклаша, һөнәри белемнәрен арттыра, үзләрен кызыксындырган күп төрле сорауларга җавап таба алдылар. Күргәзмәдә Удмуртиядә танылып өлгергән «Пешта», «Парацельс Принт», “МарШак” кебек типографияләр; стендлар, истәлекле бүләкләр ясау өчен яңа технологияләр тәкъдим итүче «Стенд Ап», «Тригон» реклама агентлыклары; «Продвижение» компанияләре төрле өлкәдә иң алга киткән IT-җиһазлар, яңа технологияләр булдыручы оешмалар катнашты. “Яңарыш”ыбыз да «Деловой квадрат», «Сильные кадры», «Строительство и дизайн» кебек журналлар, «Удмуртская правда», «МК в Ижевске», «Ваши 7 вечеров» кебек басмалар белән беррәттән, күргәзмәдә катнашып, тәҗрибә уртаклашты. Шундый югарылыкта узган чарада чирканчык алып, “Яңарыш” беренче тапкыр төрле милләт вәкилләренә, төрле буын кешеләренә, башка республикалар вәкилләренә үз барлыгын белгертте.
Ләйсән Әхмәтова



