Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Яңа ел белән, дуслар!
30.12.2020

Яңа ел белән, дуслар!

Әлфирә Низамова
Теләкләр

Яңа еллар! Җанда туып килә
Яңа өмет, яңа хыяллар…
Бар кешелек өчен теләк телим,
Тыныч булсын, берүк, дөньялар!

Бәхет-шатлык алып килсен безгә
Һәр туган көнебез, һәр сәгать!
Җир шарына хуҗа булсын иде
Сәламәтлек, дуслык, мәхәббәт!

Яшәүгә нур өстәп, ямь биреп,
Дөньяга сабыйлар тусыннар!
Балалар – бәхетле, оныклар
Иманлы, тәүфыйклы булсыннар!

Күзләрдән ачы яшь таммасын,
Күңелләр катмасын сулыгып…
Сулкылдап йөрәкләр, әрнүдән
Җаннан кан төшмәсен өзелеп…

Якыннар, газизләр китмәсен,
Татымыйк югалту ачысын…
Тапмасын, яшерик еракка
Әҗәлнең иң үткен кайчысын.

Яшәргә өйрәник яңача,
Язмышны үзгәртми, шул килеш!
Яшәргә өйрәник яңача…
Үзебез үзгәрик, без – тиеш!

Борчулар, мәшәкать югалсын,
Исәнлек, саулыклар ныгысын!
Кылыйк без игелек, яхшылык,
Кочыйк без дөньяны, җылынсын!

Учларга алыйк та җир шарын,
Дәвалыйк меңләгән ярасын…
Мең теләк сыйдырган бер мизгел —
Иске ел… Яңа ел арасы…
Исәнбай авылы.

Раилә Бариева
Яңа елга керәбез

Яңа елны каршы алыйк үгез белән,
Алдагысын кемнәр белгән, кемнәр күргән?!
Соңламасын, яусын иде ак карлары,
Тулы булсын келәтләре, амбарлары.

Үгезгә хас гайрәтләнү мөгез белән,
Үгезләрнең үз холкы үзе белән.
Шуны белеп, тыйнак, ипле, матур яшик,
Татулыкта дус-туганнар, күрше-күлән.

Үгезләрнең ярсый торган гадәте бар,
Һәрбер елның яхшы — яман сәгате бар.
Берничек тә белеп булмый үгез холкын,
Бер чиргә дә бирешмәсен иде халкым.

Бик күп эшләр башкарырбыз исән булсак,
Гаиләбездә дөрләп янсын сөю-учак.
Йөзләребез елмаюдан балкып торсын,
Яңа еллар куанычлы елдан булсын!

Һәрбер йортка бәхет керсен ишек шакып,
Үгезнең дә юлы булсын һәрчак такыр.
Үгез елы бәрәкәтле елдан булсын,
Сабыйлар да бер-бер артлы туып торсын.

Үгезгә дә игътибарлы булу кирәк,
Ел буена була бит ул безнең терәк.
Күп бәхетләр, күп шатлыклар алып килсен,
Илләребез тыныч торсын, имин булсын!
Уразай авылы.

Саҗидә Аширова
Утыр тәхеткә, Үгез!

Үгез елына керәбез,
Ул явыз түгел кебек.
Чыршы бәйрәменә быел
Хәтта кирәкми битлек.

Нигә әле тычканыбыз
Калдырып китте битлек,
Изге иде уйларыбыз,
Эшләмәдек бит этлек?!

Дөньялар буталып тора,
Кан коела үчлектән.
Әллә инде Җир шарыбыз
Ычкынган күчәреннән?

Үгезгә дәгъва кылабыз,
Тәртип салыр бар җирдә.
Бу таҗлы галиҗәнапны
Сөзеп чыгарыр җирдән.

Үгезебез тугры калыр
Тынычлык һәм бәхеткә.
Ышанычны аклар Үгез,
Утырсын ул тәхеткә.

Асия Корбангалиева
Үгез елы килә
(мәкальләргә таянып)

Үгез елы! Кыю үгез!
Син безгә килеп җиттең.
Атласаң, җирләр селкенә,
Мөгрәсәң, күкләр күкри.

Үгез горур кыяфәтле,
Нык бәдәндә көч-куәт.
Йорт хайваннары патшасы!
Бу баһадирда гайрәт!

Үгез галиҗанәплары –
Тормыш көче символы,
Ирләр хакимлегенең ул
Ап-ачык бер мисалы.

Котыртмасаң син үгезне,
Ул күндәм, тыныч була.
Ул мөгезле, һич онытма!
Бик кирәк саклану да.

Үзен-үзе белмәгәнне
Үгез сөзеп үтерер.
Ә боендырыкка үгез
Муенын үзе бирер.

Берсе мөгезенә суксаң,
Меңнеке шакылдаган.
Иртәгә дигән үгезнең
Мөгезләре чыкмаган.

Булмаган үгезне көтеп,
Бозаудан мәхрүм калма.
Әле чалмаган үгезгә
Ашыгып казан асма.

Ярамый үчектерергә
Мүкләк үгезне хәтта.
Юаш булса да, бар анда
Ярсый торган гадәт тә.

Үгез үлгән кураларда
Кәҗә баш булып тора.
Үгез савып, сөт бирергә
Теләүчеләр дә була.

Мәкальләр дә, әйтемнәр дә
Үгез турында бик күп.
Халык әйтсә, хак әйтә ул,
Аны халык әйткән бит!
Әгерҗе шәһәре.
*Боендырык – үгез камыты.

Винер Садыйков
Тормышлар имин булсын!

Кыш бабайга хатлар язам,
Саулык, ак бәхет сорап.
Үгез елын көч һәм куәт
Билгесе итеп юрап.

Иң зур байлык — сәламәтлек,
Тынычлык кирәк безгә.
“Имин көннәр китер безгә,
Барлык ышаныч синдә.

Килгән елга өметләр зур,
Кыш бабай, син беләсең.
Соңга калмый һәрбер елда
Һәрбер өйгә керәсең.

Күсегә әйт, шуны белсен:
Башка явыз килмәсен.
Капкын тора һәрбер өйдә,
Астан кисеп йөрмәсен.

Һәр йортта чыршы бизәлсен.
Бәйрәмчә кәеф булсын.
Яшәү нурлы, өстәлләр мул,
Күңелләр җырга тулсын!
Ижау шәһәре.

Раушания Байтимерова
Хаталарны төзәтик!

Матур гына килеп җитте
Көтеп алган кышкы салкын.
Борчуларны җыеп алып,
Китеп барсын явыз тычкан.

Әллә инде ялгышыпмы,
Ел башыннан аны сүктек?
Китерергә теләмичә,
Үзебезгә дошман иттек.

Киләсе ел — Үгез елы,
Мәрхәмәтле булыр, бәлки.
Мөгезенә элеп чөймәс,
Котыртмаса аны беркем.

Чир-чорлары, бәла-каза,
Усаллыклар кимеп китсә,
Печәнен дә, саламын да
Һәркайсыбыз төяп килсә.

Иркәләрбез җайлап кына,
Мөгез артын кашып торып,
Яшәтербез көйләп кенә,
Муен астын сыйпаштырып.

Тәмле телне жәлләмичә,
Матур гына сөйләшербез.
Узган елгы хаталарны,
Ялгышларны төзәтербез.

Бик мул итеп чын күңелдән
Өләшербез бүләкләрне.
Һәркем көтә Яңа елда
Бары изге теләкләрне.

Еллар инде тыныч килсен,
Шатланышып гомер итик.
Алда көтсен безне дуслык,
Тыныч тормыш һәм иминлек!
Әгерҗе шәһәре.

Лүзия Мәрданова
Яңа ел төнендә

Менә тагын Яңа ел да килеп җитте,
Иске елны озатабыз куанышып.
Чыр-чу килә бала-чага төн йокламый,
Тау шуалар, тәгәриләр чуалышып.

Яшь-җилкенчәк тә калышмый балалардан
Аяк өсте җитәкләшеп таудан төшә.
Кыюрак бабайлар да шуа, аннан
Билен тотып чак-чак тора, кет-кет көлә.

Зур чыршыда төрле-төрле утлар яна,
Йолдызлар да елмаялар кебек безгә.
Бәрәкәтле булса иде киләчәк ел,
Төкле аягың белән уз, әйдә, түргә!

Күңел тыныч, тән сәламәт, еллар имин
Булсын диеп, өметләнеп яши һәркем.
Оныкларны сөеп, шатлык-куанычта
Яшәү насыйп итсен безгә һәркөн.
Ижау шәһәре.