Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Алтын йомгак - Яңа сүзләр өйрәндем
30.08.2018

Яңа сүзләр өйрәндем

Ел саен жәйге каникулны авылда уздырырга яратам. Быел Раил энем белән июнь башында ук кайттык. Әбиебез безне һәрвакыт сөенеп каршы ала. Аның хуҗалыгы зур. Әби тавык-чебиләр, казлар тота. Бозау белән сыеры да бар. Жәй айларын­да әбигә каз куарга, чүп утарга, утын, печән әзерләргә булыштык. Эш күп булса да, авылда рәхәт. Саф һавасы, жиләкле таулары, иген тулы кырлары, челтерәп аккан чишмәләре онытылмаслык! Бу җәйдә әби белән күбрәк татарча сөйләшергә тырыштык. “Бал корты”, “бөркү”, “печәнлек”, “пумала”, “кое” кебек яңа сүзләрне өйрәнеп кайттым.

Азалия Насыйбуллина, Можга шәһәре, 3нче мәктәп. Фотосурәттә автор.