31.08.2012
Яңа уку елына Президент бүләге
Республикада беренче сыйныфка баручы һәр бала 2002 елдан бирле Президент Александр Волков ярдәмендә Удмуртия Дәүләт циркы тамашасын карый ала иде. Быел Александр Волков беренче сыйныфка баручыларга тагын бер бүләк – Зоопаркка билетлар да бүләк итәчәк.
Яңа уку елында беренче сыйныфка 17 меңнән артык бала барачак. “Беренче сыйныфка барачак балаларның саны елдан — ел артуы шатландыра. Аларның саны 2014 елда – 19 600, 2015 елда – 20 400, 2016 елда – 21 100, 2017 елда 22 000 булачак”, — ди регион башлыгы.



