Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Милли тормыш - Җанга тигән сораулар кабат күтәрелде…
19.01.2023

Җанга тигән сораулар кабат күтәрелде…

Бөтендөнья татар конгрессы 2018 елдан бирле Россиянең Федераль округларында татар оешмалары җитәкчеләре белән очрашулар уздыра. 12-13 гыйнвар көннәрендә Ижауда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев җитәкчелегендә шуларның чираттагысы узды.

13 гыйнвар көнне Васил Шәйхразыев Удмуртия Башлыгы һәм хөкүмәте хакимияте җитәкчесе Максим Шумихин һәм Ижау шәһәре башлыгы Олег Бекмеметьев белән очрашты. Максим Шумихин Ва­сил Шәйхразыевка, Бөтендөнья татар конгрессына Удмуртиядәге татар оеш­маларына, мәгариф һәм мәдәният учакларына күрсәткән ярдәме өчен рәхмәтләрен җиткерде.
Очрашу вакытында төрле сораулар каралды. Берничә елга сузылган «Спартак» халык иҗатын төзекләндерү проблемасына килгәндә, Ижау шәһәре башлыгы Олег Бекмеметьев төзекләндерү эшләре буенча проект-смета документларының әзер булуын, алда тарихи-мәдәни экспертиза көтелүен әйтте. Ә Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмзия Габбасова әлеге бина янындагы скверга Габдулла Тукай һәйкәле кую теләге булуын әйтте. Габдулла Тукай исемендә 6 нчы гимназияне капиталь төзекләндерү мәсьәләсенә дә тукталдылар җитәкчеләр. Олег Бекмеметьев бүгенге көндә проект-смета документларының әзерләнүен, бу эшнең 1 апрельгә төгәлләнергә тиешлеген билгеләп үтте. Дәүләт Советы депутаты Наил Мухамедзянов гимназиягә баручы юлларның төзекләндерелүен, гимназия бинасының тышкы ягындагы баскычларны яңарту эшләренең төгәлләнеп килүен билгеләп үтте. Максим Шумихин гимназиядәге музейның заман таләбенә туры килмәвенә басым ясады. Васил Шәйхразыев әлеге музейны заманча үзгәртеп коруда ярдәм итү өчен белгеч җибәрергә вәгъдә итте.
Фаиз хәзрәт республика һәм шәһәр җитәкчеләре белән тыгыз элемтәдә тору­ларын әйтеп, Александровское зи­ратында өмә уздырганда ярдәме өчен Олег Бек­ме­метьевка рәхмәтләрен белдерде. Васил Гаптелгаяз улы: «Әлбәттә, шәһәр башлыгына ярдәм итүе өчен зур рәхмәт. Ләкин ата-бабаларыбызның каберләрен карау ул – безнең төп бурыч. Шуңа күрә өмәләрдә барлык милләттәшләребез дә катнашсын иде», – дип теләген җиткерде.
Татар иҗтимагый үзәге җитәкчесе Илсур Миңнемуллин Россия Федерациясенең төп халыклары телләренең халыкара унъеллыгы уңаеннан республикабыз чаралары пла­нында 2025-2026 нчы елларда Удмуртиядә Федераль Сабантуйны уздыру каралганын һәм аның Удмуртия Хөкүмәте карары белән раслануын хәбәр итте. Бу хакта фикер алышулар вакытында Васил Шәйхразыев: «Теләгегез булса, бәйрәмне Удмуртиядә уздыруга без каршы түгел», – диде. Ә Максим Шумихин карар кабул иткәнче әлеге бәйрәм чыгымнарын ныклап исәпләргә кирәклеген белдерде.
Әлеге очрашу ике республика арасында булган элемтәләрне тагын да ныгытыр, Удмуртия татарларын озак еллар борчыган мәсьәләләрнең чишелешләре тиздән та­былыр дип ышанасы килә.

Гүзәл Шакирова.